Якут Михаил Поликарпов: "Мөселманнар тату яшәргә тиеш"

Михаил Поликарпов – якут егете, мөселман. Егеткә 29 яшь. Ислам динен ныклап өйрәнү өчен махсус Казанга килгән. Бүгенге көндә Россия Ислам университетының беренче курсында белем ала.

БӘЙЛЕ
2010 Окт 04

Михаил Поликарпов – якут егете, мөселман. Егеткә 29 яшь. Ислам динен ныклап өйрәнү өчен махсус Казанга килгән. Бүгенге көндә Россия Ислам университетының беренче курсында белем ала. Диннең нигезләренә төшенү, шәригатьчә яши башлар өчен Михаилга барлык юллар да ачык булмаган. Казан шәһәре исә аның барлык теләкләренә дә ачкыч тапкан. Белем алу максаты белән генә килгән егет «Киләчәктә Казанда калу теләгегез юкмы?» дигән сорауга «Кем белә бит, киләчәк Аллаһ кулында» – дип елмаеп куя.

– Михаил, сез берничә ел элек Ислам динен кабул иткәнсез. Бу дингә нинди юллар аша килдегез?

– Мин күп еллар динсез булып яшәдем. Ләкин яши-яши тормышның мәгънәсе хакында уйлана башладым. Акрынлап христиан дине нигезләренә төшендем. Әмма бу диндә мине аптырашта калдырган тәртипләр яшәп килә. Мәсәлән, алкоголь куллану. Спиртлы эчемлекләрне мин элек тә кулланмый идем, әмма диндә бу гамәлнең тыелмавы мине шаккатырды.

Бервакыт ничектер минем кулыма Ислам дине турында язылган китап килеп керде. Әлеге китапта мөселманнарның көнгә биш тапкыр намаз укулары хакында язылган иде. Нәрсә хәрам, нәрсә хәләл икәнлеге аермачык күрсәтелгән бу дин мине шунда ук үзенә җәлеп итте. Мин озакламый мәчеткә йөри башладым, Ислам динен кабул иттем. Дин әһелләре минем бу эшемне бик хупладылар.

– Әйтүегезчә, сезнең әти-әниләрегез мөселманнар түгел. Бу гамәлегез аларга ничек тәэсир итте?

– Әлбәттә, мөселман булып китүемне уңай бәяләмәделәр. Бигрәк тә намаз укыганда, ураза тотканда кыенлыклар килеп чыга иде. Аллаһ ризалыгы өчен көннәр буе ач торуым аларны борчуга салды. Әмма башка мөселманнар үткән кыенлыклар белән чагыштырганда, бу зур каршылык түгел. Мин әлеге сынауны үтә алдым.

– Якутиядә халык күбрәк нинди дин тота?

– Кызганычка каршы, халыкның күбесе – атеизм тарафдарлары. Совет чорында алар диннән, Аллаһтан ераклашканнар. Кайберләре үзләрен христиан дип саныйлар.

Мөселманнарга килгәндә, аларның саны 20 меңгә якын. Әмма күбесе динне формаль яктан гына тота. Ягъни Аллаһ кушкан кагыйдәләргә буйсынып яшәмиләр. Якут милләтеннән берничә дистә мөселманнар бар.

– Җитәкчеләрнең Ислам дине вәкилләренә мөнәсәбәте ничек?

– Бүгенге көндә мөселманнарның хокукларын кысу күренеше күзәтелми. Җөмһүриятебездә 3 мәчет эшләп килә. Әгәр каршылык булса, бу мәчетләр төзелә дә алмаслар иде бит.

– Сез берничә ел элек Казахстанда укыгансыз. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында укуыгызны дәвам итмәгәнсез. Сез укыган уку йортында дини белем бирелә идеме?

– Юк, бу дөньяви белем бирү йорты иде. Иптәшләрем арасында мөселманнар саны күп булса да, аларның күбесе - диннән шактый еракта. Миңа алар белән бергә яшәве, укуы чиксез кыен булды. Алга таба укумны дәвам итә алмадым, киттем.

– Башка регионнарда яшәүче мөселманнар белән Татарстанда яшәүче мөселманнар хакында нәрсә әйтә аласыз? Аерып торучы сәбәпләр бармы? Күзәтүләрегез белән уртаклашсагыз иде.

– Булган күзәтүләремнән чыгып мин шуны әйтә алам: Татарстанда яшәүче мөселманнар шәригать кануннарына күбрәк буйсыналар. Ягъни яшәешләрен Аллаһ кушканча алып барырга тырышалар. Дин бу төбәктә башка регионнарга караганда шактый алга киткән.

– Бүгенге көндә терактлар күбәйгәннән-күбәя бара. Ничек уйлыйсыз: бу эшне мөселманнар эшлиме? Гомумән, террор белән ничек көрәшергә мөмкин?

– Иң беренче бу терактларның килеп чыгу сәбәбе булып халыкның белемсезлеге тора. Кайбер мөселманнар аның ярамаган эш икәнен аңламыйлар, башка кешеләр тәэсиренә биреләләр. Бу бигрәк тә тәҗрибәсез яшьләр өчен куркыныч. Хәзерге көндә сәләфиләр күбәеп киттеләр. Алар бары үзләрен генә хаклы дип саныйлар һәм шуны исбатлар өчен төрле юлларга баралар. Әлеге хәлне булдырмау өчен кеше Ислам дине кануннарын яхшы белергә тиеш.

– Сез чын мөселман нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?

– Чын мөселман Аллаһ үтәргә кушкан гамәлләрне үтәп, һич булмаса шуңа омтылып яшәргә тиеш. Бүгенге көндә мөселманнар арасында мине борчыган бер күренеш бар - ул мөэминнәрнең үзара бәхәскә керүе. Хәтта кул күтәрүгә дә барып җиткән очраклар булуы мәгълүм. Ни кызганчыч, һәркайсы үзен генә хаклы дип уйлап, башкаларның фикеренә колак салмый. Нәтиҗәдә фетнә туа. Кеше барыбер үз фикерендә калачак. Минем уйлавымча, мөселманнар дус, тату яшәргә тиеш. Бу исә – иң мөһиме.

Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе