Ренат Ибраһимов хаҗ кылды

Танылган эстрада һәм опера җырчысы Ренат Ибраһимов узган ел ахырында изге җирләрдә булып, хаҗ кылып кайтты. Изге сәфәргә чыгарга аңа нәрсә этәргеч бирде

БӘЙЛЕ
2010 Фев 05

Танылган эстрада һәм опера җырчысы Ренат Ибраһимов узган ел ахырында изге җирләрдә булып, хаҗ кылып кайтты. Изге сәфәргә чыгарга аңа нәрсә этәргеч бирде һәм дингә карашы ничек?

Аның хәбәрчебез белән әңгәмәсе әнә шул хакта.

– Хәерле көн, Ренат әфәнде! Башта кыскача гына үзегез турында сөйләсәгез иде.

– Мин татар гаиләсендә туып үстем. Әнием чыгышы белән Татарстанның Кукмара районыннан, әти исә Башкортстанның Туймазы районыннан.

– Сез хаҗ сәфәрен оештыру эшләреннән канәгать калдыгызмы?

– Минем фикеремчә, шулкадәрле авыр шартларда күпләгән кешеләрнең сәфәрен оештыруның уңай үрнәге бу. Берничә миллион мөселманның барлык көнкүреш, транспорт, иминлек мәсьәләләрен хәл итү җиңел эш түгел дип саныйм.

– Сезне хаҗ кылу сәфәренә чыгарга нәрсә этәрде?

– Ислам диненә мин җитди төстә күптән түгел генә кайттым. Уразаны 5 ел элек тота башладым, 2 елга якын инде Коръән һәм намаз укыйм, зәкят сәдакасын түләргә тырышам. Аннары хаҗ кылу турында уйланырга керештем һәм үземә Мәккә, Мәдинәдә булырга дигән бурыч куйдым. Мондый мөмкинлек барлыкка килгәч, аны кулдан ычкындырмаска карар кылдым, нәтиҗәдә, бирегә килеп эләктем. Миңа нәкъ әнә шул хаҗ көннәрендә 62 яшь тулды. Бу да изге сәфәргә чыгу өчен кузгатып җибәрде.

– Мәккәдә алган тәүге тәэсирләрегез белән дә уртаклашсагыз иде.

– Биредә фәкать уңай тәэсирләр алдым. Мәккәдә хаҗиларны яхшы кабул итүгә юнәлдерелгән барлык инфраструктура бик актив рәвештә үсеш кичерә. Бу изге гамәлгә зур акчалар тотылганы күренеп тора. «Әл-Хәрәм» мәчетен киңәйтү нәтиҗәсендә хаҗиларның да саны артыр дип уйлыйм. Ник дигәндә, һәр ел саен хаҗ кылырга теләк белдерүчеләрнең саны күбәя бара. Төзелеш корылмаларының күплеге, кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән палаталар шәһәрчеге, сыйфатлы юллларның булуы шулай уйларга нигез бирә. Мөселманнар үзләрен яхшы хис итсеннәр өчен биредә барлык шартлар да тудырылган.

– Сез рухи яктан нинди тәэсирләр алдыгыз?

– Хаҗның йогынтысы шулкадәрле көчле ки, биредә кеше рухи яктан яңадан туа. Миндә дә үземне 12-13 яшьтәге сыман хис итү барлыкка килде. Әйтерсең, әгъзаларым яңарыш кичерде. Хаҗ йоласы безгә Аллаһ юлына тагын да ныграк кереп китәр өчен ярдәмен бирер дип ышанам.

– Гарәфәт тавында басып тору, Мина үзәнлегендә булу Сезгә авыр тоелмадымы?

– Юк, бу йолаларны үтәү һич тә кыен булмады. Дөресен генә әйткәндә, мин биредә шулкадәрле зур канәгатьләнү хисләре кичерәм, бөтенесен дә тирән аңлап бетермәсәм дә.

– Киләчәктә дә хаҗ кылырга теләр идегезме?

– Әлбәттә. Киләсе елда мин хатыным белән гомрә хаҗын кылырга ниятлим. Шулай ук гомрәгә үземнең күп санлы дусларымны алып килергә телим. Олы хаҗны кылганчы кече хаҗдан – гомрәдән башлау җиңелрәк дип саныйм, без аларның мөселманнар булуын һәм җәмгыятькә күбрәк файда китерүләрен телибез. Хәзер без катлаулы заманда яшибез. Күп кенә кешеләр шәригать кануннары буенча яшәмиләр, гап-гади хакыйкатьне бозып көн күргәнгә гомерләре кыскара. Ә инде мөселман булган инсанның гөнаһлары, зыянлы гадәтләре аз булганга андый кешедән җәмгыятькә файда күбрәк дип уйлыйм.

– Сез аларга «Идел-Хаҗ» компаниясе аша хаҗ кылырга киңәш бирер идегезме?

– Миңа «Идел-Хаҗ» ярдәмендә хаҗ кылу ошады. Дөрес, мин аны башка компанияләр, алардагы шартлар белән чагыштыра алмыйм, чөнки бу беренче сәфәрем. Дөнья рәхәтлекләренә бик исем китми, алардан аскетларча баш тартырга мөмкинмен. Шуңа күрә ниндидер көнкүреш кыенлыкларына игътибар итмим, аларга тыныч карыйм. Минем өчен алар мөһим түгел, миңа рухи халәтем кадерлерәк.

– Сезгә төркем җитәкчеләренең мөнәсәбәте нинди булды?

– Төркемебез җитәкчесе искитмәле кеше иде. Ул Мөхәммәд исемле, тумышы белән Ливаннан, милләте – гарәп. Русчаны белә, татарчаны да бераз сукалый, чөнки хәләл җефете – татар. Без аны Мәскәүгә чакырмакчы булабыз. Аның безгә ихластан, бөтен җаны – тәне белән бирелеп, ислам турында сөйләгәне ошады. Тагын ул Коръәнне бик матур укый. Шуңа күрә аның һәм Камаль Әл-Зант белән танышуымны зур бәхет дип саныйм. Мин аларның Мәскәүдәге дусларыма да вәгазьләр сөйләвен теләр идем. Әлбәттә, без киләчәктә дә алар белән дустанә яшәргә ниятлибез.

– Аларны Казанда да яраталар һәм хөрмәт итәләр. Мөхәммәд һәм Камаль белән танышудан сезнең дусларыгызга зур файда булыр, дип уйлыйм. Сез ни өчен «Идел-Хаҗ» компаниясен сайларга булдыгыз?

– Мин үзем бу мәсьәлә белән шөгыльләнмәдем. Фәкать Мәскәүдәге дусларым Шамил һәм Илдар Галәветдиновларга үземнең хаҗ кылырга теләгем барлыгы хакында әйттем. Алар безгә элек гомрә хаҗына да барырга булышканнар иде. Быел да алар хаҗ кылу сәфәрен оештыруда ярдәм иттеләр. Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга.

– Ренат хаҗи, кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә.

Әңгәмәдәш – Хәйдәр КАМАЛЕТДИНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе