Яраткан эшең булу–зур бәхет

Яраткан эшеннән тәм табып, дәрт–дәрман алып яшәүчедән дә бәхетлерәк кеше юктыр ул, мөгаен. Әнә шундый затларның берсе, йөзеннән чын

БӘЙЛЕ
2010 Май 03

Яраткан эшеннән тәм табып, дәрт–дәрман алып яшәүчедән дә бәхетлерәк кеше юктыр ул, мөгаен. Әнә шундый затларның берсе, йөзеннән чын мәгънәсендәге мөгаллимәлек бөркелеп торган, Аллаһыдан бирелгән сәләтен тулысынча эшкә җиккән тәмле телле, йомшак фигыльле Роза ханым Мортази­наны «Сөләйман» мәчетендә хаклы рәвештә ихтирам итәләр.

Күзе күрмәүчеләрне укыта ул Р­оза ханым. Мәчеттә тиз арада үзе дә Брайль системасында укырга һәм язарга өйрәнде. Әмма күпләр аның я­раткан эше белән әле соңгы 2 елда гына шө­гыльләнә башлаганын беләме икән. Юк­тыр, мөгаен. Дөрес, Югары Сәрдә ди­гән авылда берникадәр вакыт б­ала­лар укытып ала ул. Тик бәхетле бу миз­гел­ләр аның күңелендә татлы төш сыман гына булып сакланып калган.

Роза ханым белән «Сөләйман» мә­че­тендә очрашып сөйләшкән вакытта ул миңа кинәт кенә: «Заводта эшләп пен­сияга чыгуымны хәтта кешеләргә сөй­ләп йөрисем дә килми»,–дип әйтеп га­җәпкә калдырды. Ә хәзер ул рухланып – канатланып эшләп йөри. Саф сулы чишмәне буып торган тау – ташлар җимерелгән диярсең. Хәер, барысын да рәттән сөйлим әле.

Роза Биектау районындагы Т­имерче дигән авылда 1946 елда 11 б­алалы иш­ле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Әх­мәт­хан тирә – якта дан тоткан көрәшче була. Авылларында батыр калып, заманасы өчен зур бүләк булып саналган самавыр, стена сәгатьләрен күп ала. Ул хәтта ат астына кереп, аны күтәргән кеше. Ак финнарга каршы һәм Ватан сугышында катнаша. Сары авыруы белән чирләп, 63 яшендә вафат бу­ла. Розаның әнисе Гөлхәбирә м­улла­лар нәселеннән. Ул уразаны тота, намазын калдырмый. Елына ике т­апкыр аш уздыра, ифтар – авыз ачуны һәм Мәү­лет мәҗлесен үткәрә. Биектауда эш­ләп йөргәнлектән, әтисе Әхмәтхан болар­ның берсен дә белмәгән булып к­ылана. Коммунист булганлыктан, аны партком бюросына чакырып, шактый нык шел­тә­ли­ләр.

Роза үсеп буйга җиткәч, анда укытучы булу теләге уяна. Буа п­едагогика училищесын тәмамлап, ул Югары Сәр­дә авылында эшли башлый. Шунда Равил исемле егет белән таныша. Тиздән, 1967 елның 8 мартында алар кавышып та куя­лар. Бу вакытта инде ире Равил Казанда шофер булып эшләргә керешкән була. Аларга «Казанхимстрой» тулай торагыннан бүлмә бирәләр. Роза ханымга да Казанга күчеп килергә туры килә. Аларның уллары туа. Аңа 1 яшь тулгач, бала­лар бакчасына эш­кә урнашмакчы б­улса да, кайнанасының анда кертәсе к­илми. Үзе­нең ризасызлыгын ул: «Мәктәптә дә, бакчада да уеңда гел бала­лар булачак, иргә хөр­мәтең бетә», – дип бел­дерә. Яшь ана әни­се Гөлхәбирә янына кай­тып, аның киңә­шен со­рый. Әм­ма ул да: «Кы­зым, гаиләңне сак­ларга ки­рәк», – дип кодагый­ның сүзен куәт­ли. Шул рә­ве­шле Розага «Оргсинтез» з­аводына лаборант булып эшкә урнашырга гына кала. Биредә 3 ел бу вазифаны башкаргач, тырыш һәм итагатьле ханы­мны смена җитәкчесе итеп куялар. 14 ел буена цехларны анализ белән тәэмин итә алар. Шунда бер цехның җитәкчесе белән сөйләшеп киткәч, ул аңа: «Сез нигә цехка күчмисез? Ла­бораториядә 50 яшьтән, ә цехта 45 тән пенсиягә чыга­чаксыз»,– дип киңәш бирә. Әлбәт­тә, Роза ханымны бу сүзләр уйланырга мәҗбүр итә. Һәм ул гади а­ппаратчы сыйфатында цехка күчә. Шунда 9 ел эшләп, пенсияга чыга.

1991 елда Роза ханымның күңе­лендә калырлык вакыйгалар күп була. Ул елны Казан дәүләт университеты­ның геология факультетын уңышлы тә­мамлаган улы Рөстәм өйләнә, ә Р­оза ханымның сукыр эчәгесенә операция ясыйлар. Ул эшләгән цехта җиңел эш юк бит инде. Аны районның социаль тәэмин итү бүлегенә эшкә җибәрәләр. Ә биредә тиздән ялгыз әбиләргә ярдәм итү бүлеге оештырыла. Роза ханым ире белән киңәшләшкәннән соң, шул бүлектә эшләргә ризалыгын белдерә. Анда ул 15 ел вакытын сарыф кыла. «Беренче карашка әбиләр барысы да бер төрле кебек. Татары матур итеп ак яулык бәйләп йөри, рус әбиләре дә яланбаш түгелләр. Әмма алар белән якыннан танышкач, күңелемә шулкадәрле авыр иде. Кайберләренең балалары булып та ярдәм итмиләр, икен­челәренең газиз кешеләре читтә, өченчеләренеке эчә... Аларның язмышы шундый гыйбрәтле. Араларында зыялы, югары белемле интеллигенция вәкилләре дә шактый. Аларның картайган көннәрендә шулай кадерсезгә калганнарына йөрәгем бик әрни иде»,–дип искә алды ул чакларны Роза ханым. Кыскасы, Роза ханымда дөньяга башка караш барлыкка килә. Шунда ул әнисе Гөлхәбирәнең: «Кызым, яшь гомер уза да китә. Раббым Аллаһыдан бәхетемне картлык көнемә калдыр дип сора», ди­гән сүз­ләрен исенә төшерә.

Көннәрдән беркөнне 1954 елгы сең­лесе Эльмира мәчеткә йөри башлый, намаз укырга керешә. Ул бервакыт Роза ханымның өенә килә. Ш­унда сөйләшеп утырганда, Роза ханым: «Бе­лә­сеңме, сеңелем, мин сорасам, Ал­лаһы Тәгалә барысын да бирә»,–дип әйтеп куя. Шунда сеңлесе аңа: «Ә син үзең Аллаһыга нәрсә бирәсең?» – дип сорый. Аннары: «Әйдә, апа, бас намазга. Сиңа да вакыт җиткәндер инде, яшең 50 гә якынлашып килә»,– дип апасын дингә үгетли башлый. Әйе, бу хакта Роза ханымның дә күп тапкырлар уйлап караганы бар. Әмма әлегә кадәр фәкать тәвәккәллеге генә җитмәде. Ире Равилгә дә әйтте мәчеткә йөреп, дин сабаклары алырга нияте барлыгын. Күрше хатыны аларга кергәч, Равил: «Хатыным абыстай булмакчы була. Абыс­тай ясыйм әле мин аннан»,– дип әйтеп салды. Әмма, ни кызганыч, ул хәләл җефетенең абыстай булганын күрә алмыйча калды, үлеп китте. Вафат булганына да инде 7 ел тула. Ә Роза ханым башта «Болгар» мәчетенә барып, Гөлйөзем абыстайдан дини сабаклар алды. Аллаһының рәхмәте я­усын аңа. Аннары Роза Әхмәтхан к­ызы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә барып, гыйлемен арттырырга ниятләде. 2005 елда имтиханнарны уңышлы тапшырып, 2008 елда бу уку йортын тәмамлауга иреште. Инде хәзер кемне дә булса укытырга кирәк иде. Әнә, бер хәдистә гыйлемле булып та укытмаган кеше китап күтәреп йөргән ишәк белән чагыштырылган. Аның алдына кайсы мәчеткә барып карарга икән дигән сорау туды. Бер танышы «Сөләйман» гыйбадәтханәсе әһелләренә мөрәҗә­гать итәргә киңәш бирде. Мәчеттә Мә­ли­кә ханым Гыйльметдинова аны якты йөз белән к­аршы алды. Бергәләп сөйләшеп у­тырганнан соң, аңа: «Апа, мин сезне эшкә алам. Без күрмәүчеләрне укытабыз, се­згә дә Брайльчәне өйрәнергә т­уры киләчәк»,– диде. Роза ханым б­арыбер теләгенә иреште: бер төркемдә үзе шә­керт булып, Брайль системасын өйрәнде, ә икенчесендә Мәликә абыс­тайга сукырларны укытырга булышты. Шул рәвешле, ул үзенең яраткан эшенә кереште. Төшләренә хәтта керә башлаган иде элек балаларга дәрес биреп йөргән чаклары. Сеңлесе Эльмира аның бу эшен хуплап: «Апа, Аллаһы Тәгалә картаеп барган көннәреңдә сиңа яраткан эшең белән шөгыльләнүне бирде. Моннан да олы бүләкнең булуы мөмкинме соң?!» – дип әйтеп куйды.

Бер уйлап карасаң, Роза ханымның тормыш юлында гел әйбәт күңелле кешеләр очрап торды. Ул үзенә «Хезмәт ветераны» дигән исемне алуда булышкан Сәвия Миннәхмәтовага гомере буена рәхмәтле булды. Дөрес, тормышында күңелсез вакыйгаларга да юлыкты аларның гаиләсе. Кызы Резеданың рус милләтеннән булган ире парашюттан сикергәндә һәлак булды. Әлбәттә, кайгырдылар моның өчен. Резеда хәзер татар кешесенә кияүгә чыкты, инде 5 яшьлек улы бар. «Кәримне 4 айлык чагыннан 4 яшькә кадәр үзем бактым. Исемен дә үзем куштырдым. Инде догаларга да өйрәнде. Ашарга утырганда бисмилла әйтеп утыра. Кечкенәдән өйрәтсәң, керә ул. Аллаһы боерса, шушы балабыз безгә догачы, динебезне дәвам итүче булыр дигән өмет белән яшим»,– дип бәхетле елмая Роза ханым. «Сөләйман»да бер айлык курсларда булып, өйләренә кайтып китүчеләр арасында Башкортстанннан килгән Разил исемле бер укытучы да бар иде. Ул аңа: «Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә, Роза ханым. Мин хәзер сездән алган гыйлемнәремне Дүртөйлегә кайткач, балаларыма, күрше–тирәдәге бабайларга өйрәтәм»,–диде. Бу сүзләр Роза ханымның йөрәгенә, кем әйтмешли, сары май булып ятты. Башкаларны дингә кайтаруда синең хезмәтеңнең барлыгын тоюдан да зуррак сөенечнең булуы мөмкинме соң! Соңгы теләге генә калган инде Роза ханымның. «Хәзер мин Аллаһыдан хаҗ кылу мөмкинлеге тудыруны сорыйм. Дөрес, нәфес дигән нәрсә дә бар әле. Аннары оныкларыма иман­лы, тәүфыйклы татар мөселман кеше­ләре очрасын, алар өйләнеп яшә­сен­нәр дип телим»,– дип тә өстәп куя Роза ханым Мортазина.

Буш вакытларында бәетләр, ши­гырь­ләр язу белән дә шөгыльләнә ул. Мондый сәләтне әтисе ягыннан килә дип саный. «Теге яки бу в­акыйга белән нык дулкынланганда, күңелне тетрән­дергеч бер вакыйга булганда гына шигырь туа»,– ди Р. Мортазина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе