Хыялларны чынга ашырыйк

Җир йөзендә күпме кеше үзенең парын эзләп, тиң ярын көтеп яши. Кайвакытта менә миңа дигән яр, дип уйласаң да, ялгышулар, күңел кайтулар күзәтелә.

БӘЙЛЕ
2011 Дек 02

Җир йөзендә күпме кеше үзенең парын эзләп, тиң ярын көтеп яши. Кайвакытта менә миңа дигән яр, дип уйласаң да, ялгышулар, күңел кайтулар күзәтелә. Татар халкында элек-электән яучылык дигән төшенчә яшәп килгән. Бер егет күзе төшкән кызына яучы әби җибәреп, кызның гаиләсе риза булган очракта, кул сорарга килгәннәр. Тик бүгенге заманда смс, интернет, контакт дөньясында ялгышмыйча үзеңә дигән ярны табып буламы? Һәм ни рәвешлерәк башкарыла бу? Һәрхәлдә, күзне йомган хәлдә кесә телефоныңның теләсә кайсы төймәләренә басып, танышабызмы, дигән смс-хәбәр белән генә тормыш юлдашыңны очрата алмассың.

Сүзем инде берничә ел «Сөләйман» мәчетендә эшләп килгән танышу агентлыгы турында булыр. Аның хакында укучыларыбызга күбрәк мәгълүмат бирер өчен таныштыру, кавыштыруда үзенең хезмәтен куючы Гүзәл ханым Канчурина белән оештырылган әңгәмә кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм.

- Агентлыкның эшли башлавы һәм ничек оешуы турында сөйләгез әле?

- Безнең танышу агентлыгы һич көтмәгәндә 2003 елда оешып китте. Кешеләрне парлы итүдә, тигез гаилә төзеп яшәүләренә булышуда Мәликә ханым Гыйльметдинованың куйган тырышлыгы зур. Ул инде сигез ел дәвамында бик күп парларны кавыштырды. Бүген дә әлеге хезмәтен дәвам иттерә.

Агентлыкның оешуында үз парларын эзләүчеләр сәбәпче булды. Алар «Сөләйман» мәчетенә килеп, Мәликә ханымга үз гозерләре белән мөрәҗәгать итте. Ягъни тиң яр табуда булышуны, әлеге эшчәнлекне мәчеттә башлап җибәрүне сорады. Белүебезчә, урамда яки телефон аша танышулар һәрвакытта уңай нәтиҗәләр китерми. Аннары кешенең гаилә төзү дигән изге ният белән мәчеткә мөрәҗәгать итүе күркәм гамәл.

- Таныштыру ни рәвешле башкарыла?

- Мәсәлән, башта бер егет үзенә кәләш эзләү нияте белән агентлыкка мөрәҗәгать иткән очракта, аның белән сөйләшү үткәрелә. Әңгәмә барышында кешенең уй-фикерләрен, кызыксынуларын, холкын чамалап була. Ул анкета тутырып агентлыкта калдырганнан соң, әлеге белешмә җентекләп өйрәнелә. Инде берникадәр вакыттан соң, берәр кыз мөрәҗәгать иткән очракта, ул әлеге егеткә туры килә, дип табылса, аларны таныштырабыз. Шулай ук анкетага фотосурәт тә беркетелә. Чөнки нәкъ менә тышкы кыяфәткә карап, кеше хакындагы беренче фикер туа. Әлеге анкета айга бер мәртәбә 105 мең тираж белән чыга торган «Восточный маркет» газетындагы игъланнар бүлегенә урнаштырыла. Газета шәһәребезнең төрле ошмаларында, супермаркет, кафе, йортларында ирекле таратыла. Бер-беренә туры килә дип табылган кешеләрне очраштырып, аларга чәй табыны әзерлибез.

- Сезгә татар милләтеннән булганнар һәм мөселманнар гына мөрәҗәгать итәме?

- Юк, безгә һәр теләгән кеше килә ала. Төрле диндә, милләттә, яшь зурлыгында булганнар белән сөйләшеп, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз.

Миңа мәгълүм булганча, хәзер агентлыкның исеме дә бар.

Әйе, хәзер таныштыру агентлыгыбыз «Хыял» дип йөртелә. Хыял, ягъни гаилә корырга теләгәннәргә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итү, тормышларына ямь кертүдә зур роль уйный. Без мөрәҗәгать иткәннәргә кулыбыздан килгәнчә булышырбыз. Шунысы бар: ничәмә ничә еллар агентлык бушлай хезмәт күрсәтте. Хәзер бу хезмәт түләүле. Керем «Сөләйман» мәчетендә сукырлар өчен эшләүче Тернәкләндерү үзәгенә бара.

Һәр теләгән кеше безгә мөрәҗәгать итә ала. Без чәршәмбе көнне К. Насыйри 40 адресы буенча урнашкан бинада 12.00дән 17.00гә кадәр вакытта, шимбә 9.00дән 16.00 вакыт аралыгында, ә җомга көнне Ютазы 8 адресы буенча, 14.00дән 19.00 вакытта «Сөләйман» мәчетендә кабул итә алабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 216-70-92.

Әңгәмәдәш Айсылу ЮЛДАШЕВА.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе