Илдус Фәиз: “Миңнеханов Русия татарларына якыная бара”

Быел Татарстанда Корбан бәйрәме югарырак дәрәҗәдә уздырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани мәчетендә үткән төп Корбан гаетендә катнашты.

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 09

Быел Татарстанда Корбан бәйрәме югарырак дәрәҗәдә уздырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани мәчетендә үткән төп Корбан гаетендә катнашты.

Быел Татарстан хөкүмәте идарәсе дә корбан чалдырды. Казан мәчетләре янында корбан чалу өчен махсус урыннар булдырылды. Мөфти Корбан бәйрәме уңаеннан «Азатлык» радиосына интервью бирде

– Илдус хәзрәт, сез быел Корбан бәйрәмен мөфти буларак беренче тапкыр каршыладыгыз. Сезнеңчә, чираттагы бәйрәмнең үзенчәлеге булдымы?

– Барлык татар-мөселманнарны да олуг бәйрәм белән тәбриклим. Корбан бәйрәмендә катнашучылар елдан-ел арта. Халык шәһәрләрдән авылларга күпләп кайта. Быел мәчетләр каршында корбан чалу өчен махсус урыннар булдырылды.

Татарстан президенты гает намазында катнашты

Татарстан президентының гаеткә килүе — зур вакыйга. Ул президентның мөселманнарга карата ихтирамын күрсәтә, халыкны берләштерә. Чөнки мөселманнар да — Русиянең гадәти гражданнары.

Корбан бәйрәме бөтен дөнья мөселманнарының бердәм булуын күрсәтә. Быел Татарстаннан хаҗга китүчеләр күбрәк булды. Хәтта акчалары булучылар да урын җитмәү аркасында хаҗга бара алмый калды.

– Корбан сарыгы бәясенә килгәндә, ул күпме торырга тиеш?

– Монысы Диния нәзарәте эше түгел. Монда бәяне коммерция кешеләре куя. Мин үзем 4200 сумлык корбан чалдым. Кайберәүләр 4500 сумга да алган.

Бәяне күтәрәләр, кайвакыт сарык бәясе 10 мең сумга да җитә. Шуңа сатучылар белән аңлашырга кирәк. Бәяне бу кадәр күтәреп, халыкны рәнҗетергә ярамый. Бәйрәм вакытында акча эшләп калам дип, кешене рәнҗетү, гөнаһ җыю дөрес түгел.

– Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның нәкъ Мәрҗани мәчетенә баруының сәбәбе нидә?

– Беренчедән, Мәрҗани мәчетенең үзенең бай тарихы бар. Аннан сон татар-мөселманнар арасында ислам динен саклаган, галимнәр тупланган мәчет ул. Әмма президентның анда килүе — тарихи адым.

Татарларның илбашы мөселманнарны хөрмәт итеп, Мәрҗани мәчетенә килүе — бик мөһим вакыйга. Бу бөтен Русия татарларын берләштерә торган бер адым. Бу Татарстан татарларына гына кагылмый. Президент Русия татарларына якыная бара.

– Гаеттән соң мөфти һәм президент арасында сөйләшү уза. Рөстәм Миңнеханов очрашуда нинди проблемнар күтәрде, яңа тәкъдимнәр белдерде?

– Иң беренчесе — Татарстандагы тотрыклык, Универсиадага әзерләнү һәм мөселманнарны тәрбия кылу. Сәләфи, ваһһаби дигән яман чирне дәвалау юллары күрсәтелде. Чөнки моны наданлык чире дип әйтәбез. Бу милләтне, динне бөтен дөнья буйлап тарката.

Аннан соң сайлауда актив катнашу мәсьәләсе күтәрелде. Рөстәм Миңнехановны мәдрәсәләрнең дәрәҗәсен үстерү проблемы да борчый. Президентка мөселман телевидениесе булдыру турында әйттем. Бүген ТНВ-Планета каналы ачыла, бәлки, шунда үз урыныгызны табарсыз дигән фикер яңгырады.

"Азатлык.орг"тан алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе