Мәчеткә бәбиләрен күтәреп киләләр

Шушы көннәрдә генә Әлмира Әдиатуллина Башкортстанга барган. Һәрнәрсәгә җитешә торган мөслимә ханым уфалылардан үрнәк аласылар бар икән дип

БӘЙЛЕ
2011 Апр 27

Шушы көннәрдә генә Әлмира Әдиатуллина Башкортстанга барган. Һәрнәрсәгә җитешә торган мөслимә ханым уфалылардан үрнәк аласылар бар икән дип кайткан. Гомумән, «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа нинди ният белән күршеләргә барып чыккан икән? Ул әлеге һәм башка сорауларыбызга җавап биреп, Башкорстаннан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашты.

- Әлмира ханым, иң башта күрше республикага баругызның сәбәбен әйтегез әле?

- Уфаның «Ихлас» мәчетендә «Россия ислам мирасы» хәрәкәте «Ислам зыялыларының яшь мөселманнарны тәрбияләүдә һәм укытудагы роле» дип аталган конференция уздырды. Моңа кадәр мондый чаралар Ульянда, Мәскәүдә булган иде. Уфада беренче тапкыр үткәрелде. Миңа анда Россия ислам мирасы оешмасы президиум әгъзасы буларак катнашырга туры килде. Казаннан шактый галимнәр барды. Мирфатыйх Зәкиев, Рәшит Кадыйров, Әсхәр Мөхәммәдиев, Диләрә Мифтахетдиновалар чыгыш ясады.

- Сез дә үз сүзегезне әйттегезме?

- Россия ислам мирасы оешмасы вәкиле буларак чыгыш ясадым. Татарстан мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» оешмасы җитәкчесе буларак тәкъдимем дә булды. Уфадагы мөселман хатын-кызлары белән бергәлектә Татарстанда, Башкортстанда күчмә утырышлар үткәрәчәкбез, Алла боерса. Салкын җилләр үтеп китте бит, Башкортстан белән Татарстан арасыннан. Алга таба тугандаш халыкларыбызны якынайту, дуслык мөнәсәбәтен тагын да ныгыту ниятеннән эшләр алып барырга сөйләштек. «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, «Урал» хәйрия фонды җитәкчесе Йосыф Мирсәетов һәм башкалар белән рухи, дини әхлак тәрбиясе бирү максатында бергәләшеп эшләргә килештек. Аларга үзебездә 14 нче мәртәбә үткәрелгән «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дигән конкурс һәм башка уңышларыбыз турында да сөйләдем.

- Россия күләмендә, Әлмира апа, активлыкта Сезгә җиткән тагын бер мөселман хатын-кызын атап та булмас. Шулай да, Башкортстанда мөслимәләр эшчәнлеге ничегрәк бара икән?

- Безнең алардан да өйрәнәселәр бар, кызым. Монда районнарда, авылларда укыта торган мөгаллимәләрне җыеп 5-7 көнлек укулар оештыралар. Менә шушы турыда үзебезнең яңа мөфтигә барып сөйләргә ниятләп кайттым. Бик күп хатын-кызлар Кол Шәриф мәчетен күрәсебез килә, ди. Алла боерса, май аенда алар безгә киләчәкләр. Тагын бер күренеш күңелгә кереп калды. 2 көн шунда булган вакытта мәчеткә яшь парларның балаларын күтәреп килүен күреп шатландым. Бәбиләрен күтәреп киләләр, догасын укытып, сәдакасын салып китәләр. Мин үзебезнең мәчетләргә дә гаиләсе, балалары белән йөрүчеләрне күпләп күрергә бик теләр идем.

intertat.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе