Нәфыйгулла ӘШИРОВ: Татар Исламнан аерылмаса, кыямәткәчә яшәр!

Cебердә татар-мөселманнар ничек яши? Мәчет-мәдрәсәләр ни хәлдә? Себер татарлары совет чоры тәрбияләгән динсезлек чиреннән арына аламы? Бу турыда Русиянең Азия

БӘЙЛЕ
2011 Апр 25

Cебердә татар-мөселманнар ничек яши? Мәчет-мәдрәсәләр ни хәлдә? Себер татарлары совет чоры тәрбияләгән динсезлек чиреннән арына аламы?

Бу турыда Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Тубыл шәһәрендә яшәүче мөфти Нәфыйгулла Әширов белән әңгәмә кордык.

Себердә дини-милли тормыш ни хәлдә?

Беренчедән, татар милләте диннән аерылса, ул милләт буларак йөзен югалта. Татарның урыслашып киткән тармакларын беләбез бит. Мисал өчен, нугайбәкләр һәм башкалар. Чөнки милләт диннән тайпылгач, милли сыйфатын югалта. Урал, Себер якларында татарның күп өлеше Исламнан ераклашу сәбәпле, юкка чыкты инде. Шуның өчен татар милләте дингә таяна, ә динебез 1000 еллардан бирле килгән гореф-гадәтләребезгә сеңеп калган, тормышыбыз, хәятебез, әхләгебезгә үтеп кергән асыл терәк. Ләкин татарның бер кимчелеге– диннән ерак торуда, аннан ераклашуда. Коммунистларның 70 еллык хакимлеге заманында диннән иң нык ераклашкан халык — ул татар-башкорт. Шуңа татарның дини, милли рухын күтәрү мөһим мәсьәлә.

16,14 KbТатарның Русиядә тиешле, мөһим урыны бар. Бәлки, шуңа күрә бәгъзе көчләр татар милләтен төрле-төрле вак милләтләргә бүлеп, татарларның Русиядә сан ягыннан икенче урында түгел, 10-15 урында булуын телиләр. Шуңа татарны йөзләп якын төркемгә бүлгәннәр. Бу инде авыру. Татар дәүләтләренең бетүенә 400 елдан артык вакыт узса да, татарның барлыгына риза була алмыйлар. Әлбәттә, без йөзгә бүленмәбез. Татар халкының бердәмчелек сыйфаты бар.

Без Себердә туып, шунда үссәк тә, үзебезне татар дип саныйбыз. Беркайчан да болгар булганыбыз юк, буласыбыз да юк. Мишәр, Себер, Казан татары… Әгәр алай бүлә башласаң, теләсә кайсы милләтне таркатып була. Инде шуңа кадәр барып җиттеләр, имеш, Себердә Тубыл, Төмән, Саз ягы, Чыбурга татарлары бар. Һәрбер авыл исемен этник төркем атамасы итеп алып, татарны бетерергә тырышалар. Ләкин татар гомер-гомергә бер-беренә тартылды. Безне Ислам дине берләштерә. Динне югалтмасак, татар милләте булып калырбыз!

Себер татарларын 30-га якын төркемгә бүлгәннәр. Исемлеге шактый озын аның.

Аны тагын да күбәйтеп була. Чөнки Себер татарларының авыллары 100-дән ашу. Инде һәрбер авыл исемен бирсәң, Ханаул, Коллар һәм башка бик күп татарлар килеп чыга. Бу инде әтәч көлкесе. Минем уйлавымча, милләтнең үсүен, диннең күтәрелүен, мәчетләрнең тулып торуын күрәләр. Аларның сәясәте — кешенең үләр алдыннан тартышуын хәтерләтә. Безгә каршы инде алай да, болай да каршы килделәр, мәдрәсәләрне ябарга, китапларны мән кылырга тырышып карадылар. Аңа карап кына барыбер эш чыкмый. Милләтебез тамырына балта чабарга тырышсалар да, иншаллаһ, татар Исламнан аерылмаса, кыямәт көненә кадәр яшәр! Татар Иван Грозный кул астында да, коммунистлар вакытында да яшәде, Казанны да, Искерне дә, Әстерханны да югалтты. Әмма барыбер татар милләте калды.

Русиянең Урта Азия өлешендә Исламда татар факторы югала баруга ничек карыйсыз?

Берьяктан бу үкенеч хәл. Әмма Аллаһ әйткән: диннән китсәгез, сезнең урынга башка милләтләр килер, алар Аллаһны сөяр, Аллаһ аларны яратыр. Казан ягына дин гарәпләрдән керде. Ә Себер татарлары динне 900 ел элек Урта Азиядан килде. Аллаһ биргән амәнәтне татар халкы сакламады, хыянәт итте, шуңа Азия халкы безне тагын дингә өйрәтеп ята. Коръәнне күп очракта үзбәк, тадҗиклар укый. Аллага шөкер, хәзер татар арасыннан да Коръән хафизлар чыга башлады. Мөфтиләр, имамнар үзләренә алмаш әзерләргә тиеш. Шулай эшлисе урынга үзара талашып ятулар да булды. Бер-берсенә хәтта мәчет салуда каршы төштеләр. Шуның өчен башкалар килеп эшли.

Күпчелек имамнар татармы?

Бу вакытлыча гына. Әйләнә-тирәне үзгәртеп булмый. Хәзер татар мәчетләрендә төрле милләт кешеләре бар. Вәгазьләрнең дә күпчелеге урысча бара. Хәтта шәһәр мөфтиләр бер-бере белән урысча аралаша.

Себер ягында мәчет салуга каршылык юкмы?

Аллага шөкер, яңа мәчетләр төзелә. Амурдагы Комсомольскида яңа мәчет төзелеп ята. Уссурида мәчетне төзеп бетерәләр. Находкада салынды. Камчатка, Сахалинда аерым биналарны мәчет иттеләр. Чита, Иркутскида мәчетләр эшләп тора. Омскида җиде мәчетебез бар. Төмән өлкәсе, Урал якларында бу яктан эш әйбәт бара.

Нәфыйгулла хәзрәт, сезне төрле тапшыруларда гел радикаль динче итеп күрсәтергә тырышалар. Моңа карашыгыз?

Бу радикализм түгел. Канун һәркемгә — чиновникларга, урыс белән татарга, мөселман һәм христианга тигез булырга тиеш. Әгәр канунны безгә карата гадел кулланмасалар, бу турыда әйтергә хакыбыз бар. Әйтми калып, мыскылланып йөрсәк, бу гражданлык фикерен белдермәү була. Безнең кануннан узып берни дә әйткәнебез юк. Әйтмибез дә. Ләкин канунны дөрес кулланмасалар, бу турыда әйтергә, хокукларыбызны таләп итәргә хакыбыз бар. Әйтми калсак, авыруны табибтан яшергән кеше кебек булабыз. Әгәр җәмгыятебездә телгә, дингә, милләткә карата җитешмәгән яклар бар икән, без аны дәүләт кешеләренә әйтмәсәк, без хыянәт кылган булып чыгабыз. Алар бит бу турыда белми. Аннан эшнең зурга китүе мөмкин. Мисал өчен, Мәскәүдә мәчетләр җитми. Намазга җыелган кешеләр урамны каплый. Шул вакыт берәр каршылык килеп чыгарга мөмкин. Анда 800-900 чиркәү булганда, татар-башкорт һәм башка халыклар 10% кына булса да, Мәскәүдә 60-70 мәчет булырга тиеш. Без моны әйтергә тиеш. Чөнки без ул чакта милләтебезгә, хәтта дәүләткә дә хыянәтче булабыз. Ә әйтсәк, кайбер кешеләргә радикаль булып күренәбез.

Сүз уңаеннан, сез Русия паспортына герб рәсемен куюга каршы чыккан идегез.

Ул вакытта миңа сорау бирделәр. Татарстанда кайбер кешеләр паспорт алмады дип әйттеләр. Чөнки анда башка дин галәмәтләре бар. Бу уңайдан минем фикерем болайрак: әгәр ватанлашлар моңа каршы икән, мәсьәләне карарга кирәк. Бу проблема бит. Совет заманы паспорты бик нейтраль иде. Анда диннең дә билгеме булмады. Бәлки, хәзер дә шулай булса, каршылык килеп чыкмас иде.

Себердә мөфтият милли оешмалар белән ничек эшли?

Дингә каршы чыкмасалар, без алар белән эшлибез. Ләкин күп милли оешмалар динсез.

Нәфыйгулла хәзрәт, сез — Себер татарымы?

Мин — Себердә яшәүче татар.

Менә без сезнең белән бер телдә сөйләшәбез. Ни өчен кайбер Себер татарлары гомум татар халкыннан аерылырга тели соң? Сепаратизм каян килә?

Бу җәһиләдкә бәйле. Милләтсезлек инде. Кеше үзенең кем икәнен белми. Казанда да болгар дип язылучылар булды. Монда да шулайрак инде. Әгәр асылыбызга кайтыйк дисәк, кыпчак булыйкмы? Без инде ул дәверне уздык. Бүген без кем? Шуның белән яшәргә кирәк. Урыс халкы үзен древляне, готичи дип йөрми бит. Алар бездән акыллырак булды.

Берләштерү өлкәсендә эш алып барасызмы?

Татарны дин берләштерә. Гомумән, безгә диннән артыгы кирәкми. Ул иң зур бердәмлек. Ислам — бөтен дөньяны берләштерә торган дин.

Русия мөфтиятләрен берләштерү турында сүз чыккач, Кавказ һәм татар мөфтиятләрен кушмау кирәклеге әйтелде. Моңа ничек карыйсыз?

Безнең аермабыз юк. Мөфтиләр күрешеп тора. Әмма бүләргә тырышучылар бар. Казанны кем алган? Аннан казаннар себерне яулаган. Без аны онытмыйбыз. Әстерханны кем алган? Андый хыянәтчеләр һәрвакыт булган, булачак. Аллаһ аларны безгә имтихан өчен генә җибәрә.

Чыңгыз Гәрәй, Әмин Фәсхи,

tatartime.com


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе