РАМАЗАНДА РУХЫБЫЗ АЧ БУЛМАСЫН

РАМАЗАНДА РУХЫБЫЗ АЧ БУЛМАСЫН

Читайте также
2012 Авг 03
Бүгенге вәгазебез Рамазанны җанландыру, тергезү хакында. Җанландыру, тергезү юк итүнең, җимерүнең капма каршысы, каршылыгы булып тора. Әмма берәрегез сорау бирергә мөмкин: «Рамазан ае үлдеме әллә, нигә без аны тергезергә тиеш?»

Шушы сорауга җавабыбыз сорау белән булыр: «Тере терелтелерме?» Рамазан тере — монда һич шөбһә юк. Фәкать Рамазанда үзебез тереләбезме икән? Монда шөбһә, шик бар. Без Рамазанның бәрәкәтеннән файдалана алабызмы? Чөнки Рамазан утлы күмер кебек. Бездән аңа һава өрү кирәк. Ул чагында чаткы җанланып кабынып китәчәк, өшегән йөрәкләребезне җылытачак, күңелебезгә нур бирәчәк. Ягъни Рамазан утлы бер күмер булса, бездән нәрсә кирәк? Һава өрү. Утлы күмер янып йөрәкләребезне нурландырмаса, ураза тоту сәхәрдән башланып ифтарга кадәр дәвам иткән ачлык яки диета сеансы гына булачак. Яки мәҗлес. Аш сеансы. Шуңа күрә әйтәсе килә: «Әй Рамазан, миңа Коръән — үзең белән алып килгәнне бир». Чөнки Коръән Рамазан белән бергә килер. Кешеләр өчен ул Коръән юл күрсәтә торган бер маяк. Теләсәгез Рамазан ул Коръәнне сезгә бирер. Фәкать сезнең теләвегез кирәк булыр, әмма теләмәсәгез, Рамазан килер — китәр, килер — китәр. Кайберәүләр Рамазаннан һичбер әйбер ала алмаслар. Югыйсә үзе белән китергән сумкасында нәрсә генә юк. Әмма иң мөһиме булган Коръәнне китерә дә, аны кайберәүләр генә ала. Икенчеләр аш мәҗлесе, шундагы шатлык белән канәгатьләнә. Хәтта ул мөселманнарны сез Рамазанда гына күрерсез. Елмаеп мәҗлесләргә йөрерләр бер ай буена. Аннары соң югалырлар. Кемдер Рамазанда шулай бәлешләрне генә алыр, аны бәлеш ае дип атар. Икенче берәүләр диетага утырып Рамазанга 2-3 кг. авырлыкларын бирер.

Без беләбез: мөэминнең ике бәйрәме бар. Коръән бәйрәме һәм Корбан. Коръән — монда Рамазанны күздә тотабыз. Рамзаннан без алырга тиешле иң мөһим әйбер — Коръәндер. Шуңа күрә ул Коръән ае булып Коръән бәйрәме белән тәмамланган бер вакыт булачак. Анда сезгә Кадер кичәсе үзе иңәчәк. Чөнки аның мәгънәсен тормышыгызның эченә керттегез, тормышыгызның эченә сеңдердегез. Шуңа күрә сез түгел, ә Кадер кичәсе сезне үзе эзләячәк. Тормышыбыз Рамазан булса, ахирәтебез бәйрәм булыр. Берәү сорау биргән: «Җәннәттә гыйбадәт бармы?» «Җәннәттә гыйбадәт юк», — дип җавап бирербез. Ничек инде намаз юк, гыйбадәт юк, ул дөрес булмас кебек — кеше курка башлый. Ул вакытта сорау бирүчегә әйтәсе килә: «Син Коръәнне һич укымадыңмы? Һич булмаса шушы Рамазан аенда Коръәннән файдаланмадыңмы? Коръән безгә әйтә ки: «Алар җәннәттә ни белән шөгыльләнсәләр дә шуннан ләззәт табачаклар».

Олы яштәге абый-апаларыбыз белә: кеше кече яшьтән ураза тоткан булса 33 ел, бер ел буе ураза тоткан кебек булыр — һәр көненә туры килә. Монда сорау туа: «Ни өчен икән 33?» Әмма башта шул сорауга җавап бирик: ураза нигә һәр ел килә икән безгә? Бер тапкыр килсен, яхшы итеп тотыйк — тормышыбызда бүтән булмасын. 11 ай үтә — тагын килә, тагын килә. Бәлкем ул кемгәдер авыррырак.

Кеше 33 ел буе ураза тоткан булса, елның һәр көнендә ураза тоткан булып чыга. Рамазан һәрбер көнне хөрмәтли. Исламдагы, Коръәндәге гаделлеккә карагыз, һиҗри — Камәри календарыбыз буенча ураза 33 ел эчендә һәрбер көнгә туры килә. 33 — чиксезлекнең, мәңгелекнең саны. Хәтта тәсбихны карагыз — 33 мәртәбә тартабыз Сөбханәллаһ, 33 Әлхәмделилләһ, 33 Аллаһу әкбәр. Чөнки аның мәгънәсе шул.

Рамазан — бер юлчы. Дөнья — юлчы. Кеше дә — юлчы. Бернәрсә дә кабатланмый — шуны белик. Ел саен шул ук ураза килми безгә, һичбер барлык дөньяда шул координатта калмый. Ураза да шулай: координатларын һәрвакыт үзгәртә. Ягъни ураза тотып сез ул заманны шаһит кыласыз. Монда тагын бер сорау бирик: «Ни өчен ураза фарыз икән? Ни өчен биш вакыт намаз фарыз? Нигә ошбу гыйбадәтләрне фарыз буларак кылды Аллаһы Тәгалә?» Чөнки тумыштан кешенең ул гыйбадәтләргә ихтыяҗы бар. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аларны фарыз итте. Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә, рәхмәтенә карагыз. Әмма нәфиләләрне үзебезнең ихтыярыбызга калдырды. Фарыз безнең барчабызга кирәк. Аллаһ яраткан кешесенең җанын, күңелен белмәсме? Белгән өчен Аллаһ аларны безгә фарыз итә. Чөнки кеше онытыр. Вә ибн Габбас әйтте ки: «Гарәп телендә кеше инсан. Онытучанлык, онытканлык — нисьян. Икесе бер-берсенә охшаган — бер тамырдан килгән сүз. Кеше оныта торган бер барлык. Онытучанлык — Аллаһының бер рәхмәте. Әгәр кеше оныту сәләтенә ия булмаса, элек булган кайгылары онытылмаса — ничек яшәр иде. Кичә булган әйбер бүгенге кайгы кебек килми. Шул ук ачыны бирми, чөнки вакыт үзгәрә. Вакыт үтә, кеше оныта бара. Бер яктан онытканлык Аллаһының бер рәхмәте. Әмма икенче яктан онытучанлык бер бәла да була ала. Әгәр коллыкны, кемгә кол икәнлегебезне онытсак. Шуңа күрә бер үк вакытта Аллаһы Тәгалә колым онытмасын дип һәрвакыт искә төшерер. Ничек? Кабатланып торган гыйбадәтләр — биш вакыт намаз, һәр елны килгән ураза белән.

Аллаһы Тәгалә безнең ашказаныбызны гына түгел, рухларыбызны да туендыра. Ачлык ашказанында гына булмас, рухта да булыр. Әгәр берәү әйтсә: «Юк, минем рухым ач түгел», — дип, бу кешегә җавап бирик: «Ул чагында рухым үлде» — дип әйт. Чөнки яшәгән әйбер туклануга мохтаҗ булыр. Җансыз әйбер ач булмас. Яшәгән әйбер ач булыр, туклануга мохтаҗлык кичерер. Шуңа күрә Рамазан ашказаннарыбызны гына туйдырган ай булмасын, рухыбызны Коръән белән тутырсын, Коръән сүрәләре белән сугарсын. Коръән табыннары әзерләп Коръән белән тукланыйк, нигъмәтләник.

Сөләйман хәзрәт Фәхриев, Чаллының «Нур-Ихлас» мәчете имамы.

«Ислам нуры», №11, 7.06.2012.

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе