Мөселманлыктан читләштерә торган гамәлләренең кайберләре

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Тәүраттан өлеш бирелгән яһүдләрне күрәсеңме? Алар ясалма мәгъбүдләргә һәм ялган

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 20

22,73 KbАллаһы Тәгалә әйтә: «Тәүраттан өлеш бирелгән яһүдләрне күрәсеңме? Алар ясалма мәгъбүдләргә һәм ялган иләһләргә ышаналар һәм кяферләргә әйтәләр: «Мөселманнарга караганда яһүдләр турырак юлда,» — дип (Хатыннар, 51).

Ясалма мәгъбүд — ул сихер, ә ялган иләһ — ул шайтан. Шулай ук, ялган иләһ — Аллаһтан башка кешеләр табыны, гыйбадәт кыла торган затлар.

Ясалма мәгъбүдкә потлар, Хайуй ибн Ахтаб кебек бәндәләр, алдан әйтүчеләр, Кагб ибн әл-Әшрәф кебек кешеләр керәләр.

Беркөнне Хайуй ибн Ахтаб һәм Кагб ибн әл-Әшрәф исемле яһүдләр Мәккә халкы белән очраштылар. Аларга әйттеләр: «Сездә иңгән китап һәм белем бар. Әйтегез әле, кайсыбыз яхшырак: Мөхәммәтме, безме?» Ике яһүд әйтәләр: «Сез кем, Мөхәммәт кем?» Мәҗүси Мәккә гарәпләре әйтәләр: «Без туганлык җепләрен саклыйбыз, дөяләрне корбан чалабыз, хаҗиләрне әйрән белән сыйлыйбыз. Нәселсез Мөхәммәт туганлык җепләрен өзә, араларыбызны бутый. Кайсыбыз яхшырак?» Теге 2 яһүд Мөхәммәтнең с.г.в. хак пәйгамбәр икәнлеген белсәләр дә, боларга яраклашып: «Сез дөресрәк юлда,» — дип, ялган сөйләп әйтәләр. Шуңа күрә Аллаһ Хатыннар сүрәсенең 51нче аятен иңдерә.

Аллаһ әйтә: «Әйт: «Аллаһтан килүче иң начар әйбер турында әйтергәме? Кемне Аллаһ ләгънәт кылды һәм ачуланды, аларны маймыллар белән дуңгызларга әверелдерде, чөнки тегеләр ялган иләһләргә ышаналар иде»» (Маидә, 60).

Кяферләр кеше маймылдан яралды дип исбат итмәкчеләр иде, әмма аларның бу мәҗүси тәгълиматлары тупикка очрады. Аңлы кеше «бәндә, деградацияләнеп, маймыл шикелле булды» дисәләр, ныграк ышаныр идек. Шунлыктан, без дә кешенең маймылга әверелүе турында мисал китерә алабыз.

Аллаһ Сыер сүрәсендә әйтә: «Сез шимбә көнне куелган канунны бозучылар турында белдегез. Без аларга әйттек: «Маймыл булыгыз» (Сыер, 65)

Аллаһ яһүдләргә шимбәне хөрмәт итү йөзеннән барлык эшләрдән дә тыелырга кушкан иде. Әмма яһүдләр хәйләгә керешкәннәр: Шимбә көнне алар әтмәне генә куйганнар, ә якшәмбе көнне тартып чыгарганнар. Шуңа Аллаһ аларны маймылларга әверелдерде.

Гайсә г-мнең аш яулыгына ышанмаганнарны Аллаһ чучкаларга әверелдерде. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Дөрес, сез үзегезгә хәтле килеп киткән кешеләр артыннан барасыз, аларның бөтен гамәлләрен дә кабул итеп. Хәтта кечкенә ояга керсәләр дә, сез дә «ата-бабабызның гореф-гадәте» дип анда керәчәксез».

Кешеләр сорадылар: «Монда сүз яһүдләр һәм христианнар турында барамы?» Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Кемнәр булсын тагын?»

Мәсәлән, 15 — 16нчы гасырларда Европада Ренессанс чоры башлана. Аңа каршы чиркәү шулхәтле кыю каршы килгән ки, еретикларны күпләп-күпләп утларда яндырганнар. Ренессанс чоры әһелләре «Аллаһга гына тапшырырга түгел, үзләренә дә сәбәп кылырга» чакырганнар һәм ярлы кешеләрнең баерга хокук Аллаһ тарафыннан бирелгән икәнлекләрен әйттеләр. Ә бу сүзләр исә чиркәү әһелләренә ошамадылар һәм ата-бабалары юлын ныклап дәвам иттеләр.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Аллаһ миңа җирләрне күрсәтте: ул көнчыгыштан көнбатышка сузылган. Ислам дине шул җирләргә таралачак икән. 2 төрле асылташлар күрсәтелде: кызыл һәм ак (Кызылы — римлыларның алтыны, агы — фарсыларның көмеше һәм асылташлары). Мин Аллаһтан өммәтемне һәлак итмәвен сорадым. Раббыбыз әйтә: «Мин ничек теләсәм, шулай балачак. Мин аны һәлак итмәм, алар үзләре үз-үзләрен һәлак иткәнчегә каршы».

Шулай ук, Мөхәммәт с.г.в. әйтә: «Мин өммәтемдә адаштыручы имамнарның чыгуларыннан куркам. Әгәр аларга кылыч төшсә, кыямәт көненә хәтле күтәрелмиячәк. Минем өммәтемнең бер кисәге мәҗүсиләргә ияреп, аларга кушылмыйча, кыямәт көне җитми. Өммәттә 30 ялган пәйгамбәр чыгачак. Шундый күренешләргә дә карамастан, өммәтемдә авыр минутларда да дөреслек юлыннан баручылар булачак һәм алар җиңәчәкләр. Аларга яклаучысыз калдыручылар зыян китерә алмаслар».

692 елда, хәлиф Габдулла ибн аз-Зубәйр үтерелгәч, ислам җәмгыятенең элитасы кяферләрдән феодализм элементларын кабул итеп алдылар: династия, налогларның артуы, җирне кирәгеннән тыш ярату.

Сихер турында гомуми белешмә

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Алар Кыямәт көнне мондыйларны кабул итүчеләргә өлеш булмаганын белгәннәр...» (Сыер, 102).

Сихер ул — төеннәр бәйләү, төрле сүзләр уку, алар кешегә начар яки яхшы йогынты ясыйлар, авырулар тудыралар, ир белән хатынны аералар. Аллаһ әйтә: «Яһүдләр, Сйләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярлеләр. Сөләйман г-м кяфер булмады, ягъни ул сихер белән шөгыльләнмәде һәм сихер гыйлемен язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кяфер булдылар, чөнки сихер гыйлемен алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне дә шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә сихерне һичкемгә өйрәтмәделәр, яки өйрәтсәләр, әйттеләр»Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихер белән сезне сынар өчен, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез, кәфер булырсыз,» — дип. Ул сихерчеләр сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр» (Сыер, 102).

Раббыбыз әйтә: «Таягыңны җиргә ташла, аларның сихер белән елан китереп күрсәткән җепләрен һәм таякларын ашасын, аларның ясаган еланнары сихерченең хәйләседер, сихерче кайда барса да, котылмас» (Та һа,69).

Аллаһ әйтә: «Алар җибт белән сыннарга ышаналар...»(хатыннар, 51)

Җибт — ул сихер, ә сын — ул Шайтан. Шулай ук, сын — алдагысын әйтүчеләр, аларның һәрберсендә дә берәр җен утыра.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «? Үтерүче гөнаһлардан сакланыгыз». Кешеләр сорадылар: «Ниндиләр?» Ул с.г.в. әйтте: «Мәҗүсилек, сихер, тыелган үтерү, риба, ямитнәрнең малын алу, сугыш кырыннан качу, гыйффәтле туташларны зиначы дип атау».

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Сихерчегә кылыч белән җәза бирелергә тиеш».

Үтерүче гөнаһлар җидәү, әмма кайсыбер риваятләр буенча җиде һәм җиде, ягъни 14, 70 яки 700.

Аллаһ бер үтерүче гөнаһ турында әйтә: «Кем мөселманны үтерә, аңа мәңгелек тәмүгъ газабы булачак».

Юк-барларга ышану

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Гыяфа, тарк һәм сынамышларга ышану ул җибет». Гыяфа — ул кошларның очу юнәлешләренә карап алдагысын әйтү.Тарк — җиргә сызым сызып, алдагысын әйтү, киләчәуне әйтеп бирү. Җибет — ул шайтан авазы, потларга табыну, аны эшләгән кеше ширк кыла, мәхлүкне Аллаһка тиңли.

Аллаһы Тәгалә Иблисне ләгънәт кылгач, аның кыяфәте үзгәрә һәм фәрештәләрнеке шикелле булмый. Аннары ул кычкыра башлады. Иблис 4 тапкыр кычкыра: ләгънәт кылынганда, җиргә иңдерелгәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. тугач, Фатиха сүрәсе иңдерелгәч.

Мөхәммәт с.г.в. әйтә: «Кем йолдызнамәнең, астродлогиянең ниндидер бер өлешен өйрәнә, шул шуның кадәр сихер өйрәнә, кем күбрәк өйрәнә, шул кеше күбрәк сихер өйрәнде дигән сүз».

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Кем төен төйни, шуңа төкерә, шул сихер кыла, сихер кылучы кеше ширк кылучы була. Кем нәрсәгәдер булса ныграк бирелә, шуңа ышана, табына башлый».

Мәсәлән, бер кеше «Миләшләрем»не күп җырласа, Аллаһка табынган шикелле миләшләргә табына башлады дигән сүз, чөнки анда Аллаһка мөрәҗәгать иткән шикелле миләшләргә мөрәҗәгать итү дигән төшенчә бар. Икенче кеше «Талларым» дигән җырны еш кына сузып, талларга табынучы мәҗүсилек диненә кергән бәндә булып китә. Өченчесе каенннарга мөрәҗәгать итә, дүртенчесе җырда йолдызлардан ярдәм сорый. Аллаһка мөрәҗәгать иткән шикелле башкаларга булган үтенечле мөрәҗәгать һәм елау зыяннан башка бернәрсә дә китерми. Аны үтәгән кеше исламнан чыгып китә, бабасы мулла булса да.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Сезгә сихернең бер төрен әйтергәме? Ул — ялган һәм гайбәт тарату».

Шулай ук, пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Басым ясап сөйләүдә дә сихернең күпмедер күләме була». Әгәр кеше басым ясап ялганны сөйләсә генә сихер була, чөнки моңа надан кешеләрнең йөрәкләре бирелә.

Басым ясап сөйләү сихеренә түбәндәгеләр керә:

1. Кешеләрне нигезсез әйберләргә ышандыру: К. Маркс идеяләре...

2. Исламча булмаган лозунглар: «Да здравствует Сталин»...

3. Ялганчыларның чыгышлары.

4. Аллаһтан башка берәүгә табынырга, мөрәҗәгать итәргә чакыручы җырлар. Әйе, кемдер Аллаһтан куркып елый, кемдер каенын сагынып елый. Берсе — мөселман, икенчесе — мөселман түгел.

Дөрес, ялган һәм гайбәт тарату да сихер шикелле, чөнки аның аркасында кешеләр арасында бердәмлек бетә, яратучыларның йөрәкләре дошманлаша башлый.

Сихернең башка куркыныч төрләре дә бар.

Алдагысын әйтүчеләргә ышану.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: «Әгәр кеше алдагысын әйтүче (прорицатель) янына килеп, аның сүзләренә ышанса, аның намазы 40 көн буена кабул булмый».

Мөхәммәднең (с.г.в.) шулай ук тагын бер хәдисе бар: «Кем алдагысын әйтүче янына килеп, аның сүзләренә ышана, шул Мөхәммәдкә иңдерелгәнгә (Коръәнгә, исламга) көферлек күрсәтә».

Тагын бер хәдис бар: «Кем алдагысын әйтүче яки югалган әйбернең сихер аша кайда икәнен әйтеп бирүче янына килә, шул Мөхәммәдкә иңдерелгән (Коръән, ислам дине) нәрсәгә көферлек кылды», ә Коръәнгә ышанмаган кеше мөселман булмый инде, чөнки аңа ышану 6 иман баганасының берсе.

Хөсәен улы Гыймран Мөхәммәднең (с.г.в.) түбәндәге сүзләрен җиткерә: «Кем беррәр вакыйганы яман сынамыш дип кабул итә һәм аңа ышана, кем алдагысын әйтүчелек белән шөгыльләнә һәм аңа ышана, кем сихерли һәм сихерчегә барып ярдәм сорый, шул бездән (мөселманнардан) түгел. Алдагысын әйтүче янына барып аңа ышанган кеше Мөхәммәдкә иңдерелгән нәрсәгә көферлек күрсәтә».

Сихерчеләр һәм алдагысын сөйләүчеләр (предсказатель) ышанмаучы кәферләр булалар, чөнки, имеш, яшерен әйберне беләләр, ә бу исә көферлек, чөнки яшерен әйберләрне Аллаһ кына белә. Аллаһ Локман сүрәсендә әйтә бит: «Аллаһ кыямәт көне турында белә. Ул көчле яңгыр яудыра һәм ана карынындагы әйберне белә. Иртәгә нәрсә буласын бер тере җан да белми. Кайда үләсен дә бер тере җан да белми. Дөрестән дә, Аллаһ — белүче».

Мондый мәҗүси эшләр белән шөгыльләнүчеләрне Пәйгамбәребез (с.г.в.) «бездән түгел» дип нык кисәтә. Андый мәҗүси эшләргә сынамышларга ышану, көферлек, алдагысын әйтү һәм сихер керә.

Югалган нәрсәнең кайда икәнен әйтеп бирүче кеше кабер нәрсәләр буенча, имеш, тиешле әйбернең кайда икәнен әйтеп бирә. Нострадамус кебек лдагысын әйтүче алда нәрсәләр буласын сөйләп йөри.

Кем алдагысын беләм дип һәм мин Аллаһка якын бәндә дип сөйләп йөри, шул шайтанның ялганчысы була, ә берничек тә Раббыбызга якын бәндә була алмый. Ничек инде иманлы, Аллаһтан куркучы бәндәләр: «Беләсезме, без — Аллаһка якын бәндәләр һәм яшерен нәрсәләрне беләбез» дип сөйләп йөрсеннәр ди. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәхабәләренә генә карыйк. Әбү Бәкер Коръән укыганда күз яшен агызмыйча булдыра алмый иде. Гомәр артта елаган тавышны ишетеп үзе дә елап җибәрде. Тамим тәмуг уты турында уйланып, төне буе йокламады. Мондый бәндәләр ничек инде: «Без яшерен әйберне беләбез,» — дип әйтсеннәр ди. Аллаһ бәндәләрен болай сыйфатлый: «Фикерләүче кешеләр генә моны аңлыйлар. Алар Аллаһның кушканнарына тугры һәм кагыйдәләрне бозмыйлар» (Күк күкрәү, 19-20).

Яшеренне белүче дип үзен белдерүче һәркем сихерче. Яшерен нәрсәләрне Аллаһ кына белә. Кем «мин дә яшерен нәрсәләрне беләм» дип әйтә, шул үзен Аллаһ белән бертигез дәрәҗәдә күреп мәҗүси динендә була. Ул бәндә: «Алдагысын Син генә түгел, мин дә беләм» дип әйтмәкче. Ләкин ул ялганчы.

Өшкерү төрләре.

Пәйгамбәребездән (с.г.в.) сихерне башка төрле сихер белән алу турында сорагач, ул: «Бу- шайтан гамәлләренең берсе,» — дип әйтте.

Катадага да сүз бирик әле. «Мин ибн әл-Мусаябтан: « Сихерләнгән кешене өшкерү дөресме, ул бит хатыны янына да килә алмый? Әллә бу тыелган гамәлме?» Ул әйтә: «Монда бернинди дә начарлык юк, чөнки алар үзләре дә яхшылыкны гына телиләр. Нәрсә файдалы, шул тыелмый».

Хәсән әл-Басри әйтә: «Сихерне сихерче ала».

Сихерне алу ике төрле була.

Сихерне башка сихер белән алалар. Кешеләр «Миңа бозым салдылар» дип әйтәләр дә, сихерче яки знахарь сихерне башка сиххер юлы белән ала. Бу –шайтан гамәле. Бу очракта сихерне алучы да, теге сихерләнгән кеше дә шайтанга якыная һәм икесе дә гөнаһлы, бу очракта сихерне алу мәгънәсезлек.

Аллаһка дога кылып, өшкерү юлы. Монысы инде рөхсәт ителгән.

Шулай итеп, өшкертеп кенә сихерне алырга ярый.

Сынамышларга ышану.

Аллаһы Тәгалә — Галәмнәрнең Раббысы, шуңа күрә, Аның сүзләреннән башлыйк әле: «Дөрес, начар билгене алар Аллаһтан диләр, ләкин үзләре белмиләр» (Кәртәләр, 131).

Аллаһ фиргавен (борынгы Мисыр патшасы) һәм түрәләре турында әйтә: «Әгәр аларга яхшылык килсә, «Бу — бездән» дип әйтәләр, әгәр аларга кайгы килсә, кошларга карап аны Муса һәм аның сәхабәләре белән бәйлиләр» (Кәртәләр,131).

Алар: «Бу Муса һәм аның сәхабәләре аркасында булды,» — дип әйтәләр. Аллаһ әйтә: «Әгәр аларга шатлык килсә, алар: «Бу Аллаһтан», ә әгәр дә аларга кайгы килсә, алар: «Бу синнән генә (аягың авырдыр)» диләр. Әйт: «Бөтен нәрсә Аллаһтан». Ничек бу кешеләр нәсыйхәтләрне (иманны) аңламыйлар. Бөтен яхшылык Аллаһтан килә, сиңа килгән кайгы үзеңнән тора» (Хатыннар, 78-79).

Әгәр сиңа кайгы килә икән, гөнаһың аркасында ул. Бәрәкәтне исә Аллаһы Тәгалә бирүче.

Аллаһ, шулай ук, әйтә: «Алар әйттеләр: «Сезнең сынамышлар сездә үк була. Алар сезне искәртсәләр әле. Әйе, сез кискенлеккә бирелгән халык!» (Йә Син, 19).

Үзләре гөнаһ эшләп, үзләренә зыян китерделәр. Аллаһның хикәмте белән тәкъдирдә әнә шулай бирелгән.

Аллаһ илчесе әйтә: «Инфекция — ялган, ялган сынамышлар — ялган, елый торган ябалак — ялган, сәфәр аеның уңышсызлыгы да — ялган». Әле бу исемлекне дәвам итәргә була.

Мәсәлән, икенче хәдистә дәвамы килә: «...йолдызлар — ялган, яман рухлар — ялган».

Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Ялган сынамышлар — мәҗүсилек, ялган сынамышлар — мәҗүсилек. Әгәр Аллаһка тәвәкәлләсәгез, Ул сезне аннан азат итә,» чөнки кем Аллаһка тапшыра, шул бөтен нәрсәнең Аллаһтан килгәнен белә һәм сынамышларга ышанмый башлый.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем яман сынамыш аркасында үз эшен ташлый, шул мәҗүсилек кыла». Кешеләр: «Моны нәрсә белән төзәтеп була?» — дип сорыйлар. Ул: «Сезгә болай дияргә кирәк: Я Аллаһ! Синең изгелегеңнән башка изгелек юк. Синең зыяннан башка зыян юк. Синнән башка иләһләр юк».

Яман сынамыш кешене нәрсәдер булса эшләргә этәрә, яки нинди дә булса гамәлне эшләтми кала.

Кошларның очуына карап, төрле исемнәргә, сүзләргә, кара мәчеләргә, 13 санына, сынамышларга карап төшенкелеккә бирелүдә дә сихер бар, чөнки Аллаһ юк-барга һәм сынамышларга ышануны тыя. Яхшы сынамыш ул яхшы сүз. Кешене яхшы сүз белән изгелеккә чакырырга кирәк.

Кеше төрлечә төшенкелеккә бирелә:

1. Кеше ниятләгән эшен эшләмичә кала. Аның йөрәге гөнаһка бәйләнгән. Шуңа ул үз иреген кыса. Бу аның йөрәгенә һәм иманына тискәре йогынты ясый. Андый кеше Аллаһка аз тәвәкәлли. Чыннан да. Бу иманның зәгыйфьлегеннән килә. Мондый булмаган сынамышлар акылга да зыян китерәләр.

2. Кеше бу сынамыш белән ризалашмаска мөмкин, ләкин ул кайгыга кала. Шул юл белән бармаса да, йөрәге зәгыйфьләнә, аның Аллаһка тәвәкәллеге кими.

Мондый юк-барга ышану (суеверие) иманга каршы килә. Кем үзенең йөрәгендә шундый тойгылар бар икәнен белә, шул йөрәгендә тырышлык күрсәтергә тиеш, мондый мәҗүси хисләр алып ташланырга тиешләр. Кеше моңа гына бирелмәскә тиеш инде.

Йолдызларга карап алдагысын әйтү.

Хәдис килә: «Катада әйтә: «Аллаһ бу йолдызларны 3 максатны күздә тотып бар иткән: күкне бизәр өчен, шайтаннарны бәреп төшерер өчен, юлчыларга ориентлашу өчен. Кем бу йолдызлдарны башка максатларда да куллана, шул ялгыша һәм начар нәтиҗәләргә юлыга. Бу аларга шулкадәр кыйммәткә төшәчәк, үзләре дә күз алдына китерә алмаслар».

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Без иң якын күкне яктырткычлар белән бизәдек һәм алар шайтаннарны бәреп төшерер өчен дә кулланылалар» (Патшалык, 5). Ул, шулай ук, әйтә: «Ул төнлә коры җирдә һәм диңгездә ориентлашу өчен сезгә йолдызларны бар кылды» (терлек, 97).

Менә шул 3 очракта йолдызларны кулланырга ярый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: «Минем өммәттә 3 әйбернең барлыкка килүеннән куркам: имамнарның гаделсезлеге, йолдызларга ышану һәм язмышны инкарь итү».

692 елда, Габдулла ибн аз-Зубейр үтерелгәч, хөкүмәт Өммәвиләр династиясенә күчте. Аннары хакимият гел атадан малайга бирелә башлады. Бу — феодаль күренеш. Шулай ук, салымнар артты, яңа гына исламны кабул иткән халыклар өчен салымнар зур күләмдә булдылар. Аллаһ факторы белән беррәтән җитәкчеләргә җирбиләүчелек факторы да үтеп керә барды. Моны мөселманнар Көнбатыш Европа христианнарыннан кабул итеп алдылар. Дөрес, ислам — Аллаһның берлеге һәм гаделлеккә чакыра торган дин. Шуңа күрә, мөселман кардәшлек феодаль элементларга ислам дөньясына тулысынча үтеп керергә мөмкинлек бирмәде. Тик мөселманнар арасында да җир өчен талашучылар булды. Әйтик, Туктамыш, аксак Тимер, Баязит бер-берләре белән сугыштылар. Хәзерге тарих китапларында исламны көнчыгыш деспотиясе итеп күрсәтергә тырышалар, имеш, ислам дине гарәпләрдә феодализмның үсешенә зур йогынты ясаган. Әлбәттә, бу фикер дөрес түгел. Аллаһның берлегенә өндәүче ислам дине белән феодализм берничек тә тәңгәл килә алмыйлар, чөнки бөтен җирләр Аллаһ кулында. Моны аңлаган хакыйкый мөселман ничек итеп крестьяннарны кыерсытсын ди. Аннары безгә дә йолдызнамә чире үтеп керде. Күп кенә татар газета-журналларда йолдызнамә бастырыла, ул мәҗүси дине булса да. Чарлз Дарвин теориясе Аллаһның язмышын тулысынча инкарь итә. Бөтен әйберне алар «очраклы гына булган» дип кабул итәләр.

Аллаһ илчесе, шулай ук, әйтә: «Мин өммәтемдә ике әйбернең барлыкка килүеннән куркам: язмышны кире кагу һәм йолдызларга ышану».

Мөхәммәд (с.г.в.), шулай ук, әйтә: «3 төрле халык җәннәткә керми: эчкечеләр, туганлык җепләрен өзүчеләр, сихергә ышанучылар».

Сихергә, әйтергә кирәк, астрология һәм йолдызнамә дә керә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем астрологиянең бер бүлеген өйрәнә, шул шуның кадәр сихер өйрәнә, кем күбрәк өйрәнә, шул күбрәк сихер өйрәнә».

Йолдызнамәгә ышану мәҗүсилек, чөнки аңа ышанган кеше болай уйлый: имеш, язмыш белән Аллаһ кына түгел икән, ә йолдызлар да идарә итә икән. Ул йолдызларны Аллаһ белән бертигез күрә. Синең тәртибең үзеңнән тора, ә үгезбозау яки игезәкләр йолдызлыгы астында тууыңда тормый.

Йолдызларга карап яңгырның явуын билгеләү.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аны инкарь итеп ризык итеп эшлисез». Имеш, яңгыр йолдызларның болай урнашуы буенча яуды.

Минем өммәткә наданлыктан 4 гамәл калды: күренекле гаиләдән булуы белән мактану, нәсел-ыруны пычрату, яңгырны йолдызларга карап билгеләү һәм мәетләрне елап озату. Әгәр сихерче (плакальщица) тәүбәгә килмәсә, кыямәт көненә аңа кара смоладан булган кием кидерәчәкләр».

Хәзерге заманда күренекле гаиләдән булулары белән дә мактаналар, чөнки ул гамәлгә котыртучы сериалларны күрсәтәләр. Нәселгә яман кушаматлар тагу киң таралган. Мәсәлән, Исәнбайда нәселләргә кәҗә, батай, мәтви, бутти, тавык һәм башка кушаматлар тагалар.

Зәйд ибн Халит сөйли: «Пәйгамбәребез иртәнге намазда имам булды. Ул вакытта көчле яңгыр яуды. Намаздан соң ул кешеләргә болай ди: «Беләсезме, Раббыгыз нәрсә әйтте?» Кешеләр әйтәләр: «Аллаһка һәм аның рәсүленә бу ныграк билгеле!» Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Минем коллар арасында Миңа ышанучылар да, ышанмаучылар да бар. Әгәр кеше: «Яңгыр Аллаһның рәхмәте белән яуды,»- дисә, шул Аллаһка ышана,йолдызларга ышанмый. Әгәр инде ул йолдызларның торышы буенча яуды дисә, шул Аллаһка ышанмыйча, йолдызларга ышанды».

Йолдызларга карап яңгырның явуын билгеләү мәеткә дога кылу һәм потларга табыну кебек мәҗүсилек һәм көферлек.

Кабер кешеләр әйтәләр: «Мондый йолдыз дөрес әйтте,» — дип. Аллаһ андыйларга җавап итеп әйтә: «Юк, йолдызларның атылулары белән ант итәм! Әгәр белсәләр, бу бит бөек ант. Дөрес, Коръән бит Ләүхүз Мәүхүздән алынды. Тәхарәтле килеш кенә тоталар. Раббыгыздан иңдерелгән ул. Моңа сез саксыз карыйсызмы? Аны инкарь итеп ризык итеп эшлисез».

Йолдызлар белән Коръән арасында берничә бәйләнеш бар:

1. Йолдызлар Аллаһ тарафыннан төнлә юлны күрсәтү өчен бар ителгәннәр. Коръән исә наданлык караңгылыгыннан чыгу өчен туры юлны күрсәтә.

2. Йолдызларның тышкы матурлыклары бар, ә Коръәннең эчке матурлыгы бар.

3. Йолдызлар шайтаннарны бәреп төшерер өчен дә кулланылалар, ә Коръән адәми һәм җени шайтаннар белән көрәшү өчен кулланыла.

4. Йолдызлар күрү аша Аллаһның могҗизасы, ә Коръән ишетү аша.

Иманга каршы килү өчен йолдызларның урнашуы буенча яңгырның явуын билгеләү җитә. Яңгыр һәм башка нигъмәтләр Аллаһның рәхмәте белән иңәләр. Үзе Алла тарафыннан бар ителгән йолдыз берничек тә яңгырның явуына йогынты ясый алмый.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе