Ашау-эчү әдәбе

Чын мөселманны ашау-эчүеннән таный аласың. Чөнки ул Пәйгамбәребезнең күрсәтмәләре нигезендә "Аллаһы исеме белән" дигән сүзләрне

БӘЙЛЕ
2010 Сен 19

Чын мөселманны ашау-эчүеннән таный аласың. Чөнки ул Пәйгамбәребезнең күрсәтмәләре нигезендә "Аллаһы исеме белән" дигән сүзләрне әйтмичә ашарга тотынмый, уң кулы белән ашый һәм өстәлдән үзенә якын торган нәрсәләрне генә ала.

Аллаһ Илчесе ашар алдыннан Аллаһы Тәгаләне искә алуга зур әһәмият биргән, чөнки бу хәл ризыктан һәм аны ашаучылардан шайтанны куа.

Хөзәйфә сөйләгән: "Без Аллаһ Илчесе белән табын артында утырганда, ул берәр нәрсә алмыйча торып, без бернәрсәгә дә үрелми идек. Бервакыт, без аның белән өстәл артында утырганда, бер кыз килеп, кулын ризыкка сузды, ләкин Аллаһ Илчесе аның кулын тотып: "Дөреслектә, шайтан Аллаһ исеме әйтелмәгән ризыкны үзенә хәләл дип белә, шуңа күрә ул әлеге кызны, аның ярдәме белән ризыкны үзенә рөхсәтле итәр өчен, монда җибәрде, ләкин мин аның кулын тотып алдым! Җаным аның кулында булган Зат белән ант итеп әйтәм: чынлыкта, бу икәүнең кулларыннан тотканда шайтанның кулы минем кулда иде",– диде.Шуннан соң ул Аллаһы Тәгаләнең исемен әйтеп, ашый башлады" (Мөслим). Уң кул белән ашауның мөһимлеге турында Аллаһ Илчесе болай дигән: "Сезнең кайсыгыз да булса ашаса, уң кулы белән ашасын, эчкәндә уң кулы белән эчсен, чөнки ашаганда һәм эчкәндә шайтан сул кулын файдалана" (Мөслим).

Пәйгамбәребезнең барлык эштә дә уң якка өстенлек бирүе билгеле. Бу хакта Бохари һәм Мөслим китергән хәдистә әйтелә:

"Бервакыт Аллаһ Илчесенә сөт китерәләр. Бу вакытта аның уң ягында бер бәдәви, сул ягында Әбү Бәкер була. Ул эчкәннән соң сөтле савытны бәдәвигә бирә һәм: "Һәркайсыгызның уң ягына күчерсен",– ди. Икенче юлы аңа эчемлек китергәндә, аның уң ягында бер егет, ә сул ягында акыл ияләре була. Пәйгамбәребез эчеп куя да әлеге егеткә : "Хәзер синең чиратың, әмма син аны башта бу гыйлем ияләренә бирмәссең микән?"– ди. Егет : "Аллаһ белән ант итәм, юк! Синнән соң калганны мин беркемгә дә бирмәм!"– ди".

Пәйгамбәребез үзеңә салган ризыкны ахыргача ашарга кушкан: "Чынлыкта, сез ризыкның кайсы өлешендә бәрәкәт булуын белмисез" (Мөслим). Аллаһ Илчесе янә болай дигән: "Әгәр берәрегезнең ризыгы төшеп китсә, ул аны алсын да, чүпләреннән аерып чистартып, шайтанга калдырмыйча ашасын".

Аллаһ Илчесе бервакытта да ризыкны гаепләмәгән, әгәр теләсә ашаган, ошатмаса калдырган. Ул эчкәндә Аллаһ исемен әйткәннән соң ике-өч йотым белән эчкән, савытка суламаган, мөмкинлеге булганда савыт авызыннан эчмәгән, эчемлегенә өрмәгән һәм мөмкин булганча утырып эчә торган булган.

"Аллаһ Илчесе эчкән вакытта, гадәттә, өч мәртәбә сулыш алып эчә иде".

Мөэмин-мөселман ашау-эчү өчен алтын яки көмеш савыт-саба кулланмый, ефәк һәм парчадан кием кими һәм алар өстенә утырмый. Чөнки Пәйгамбәребез әйткән: "Боларның барысы да – бу дөньядагылар өчен, ә сезнең өчен – мәңгелек дөньяда".

Госман Исхакыйның "Ислам әхлагы" китабыннан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе