Намаз, ураза, зәкят, хаҗ. Аларның саваплары бертигезме?

Уразаны соңрак тотарга ярыймы? Ни өчен уразаны бу айда тоталар, ә башка айларда түгел, мәсәлән, кыш айларында? Без җавап бирә алмый торган сораулар күп. Шундый сорауларга

БӘЙЛЕ
2010 Авг 31

Уразаны соңрак тотарга ярыймы?

Ни өчен уразаны бу айда тоталар, ә башка айларда түгел, мәсәлән, кыш айларында? Без җавап бирә алмый торган сораулар күп. Шундый сорауларга түбәндәгеләр керә: ни өчен Аллаһ намазларны фәлән хәтле рәкәгать белән укырга куша, иртән – 2, көндез – 4, ни өчен иртәнге намазны иртән, өйләне – көндез, икендене –кич алдыннан, ахшамны – кич, ә ястүне төнлә укырга кирәк. Без моның хикмәтенә төшенә алабыз, ләкин бу Аллаһның хөкеме, без монда бернәрсә дә әйтә алмыйбыз.

Бу, шулай ук, Рамазан аена да кагыла. Без бу айда шундый аять иңгәнлеге хакында әйтә алабыз, моннан инде аның диндә мәшһәр ай икәнлеген дә әйтә алабыз, нигә бу айда шундый аять иңгән, без әйтә алмыйбыз, ләкин Аллаһның барлык кануннарын кабул итәбез, шул исәптән, Рамазан аенда ураза тотуны да. Ислам динендә күктә яңа ай тугач, яңа ай көннәре башлана, шуңа күрә, ел саен Рамазан ае 10-11 көнгә иртәрәк килә. Быел без ул айны 11 августта көтәбез.

Бу ач торуга охшаган түгелме соң?

Кайбер кешеләр аны, чыннан да, ач торып кына уздыралар, иртән ашыйсың да, кичне көтәсең. Чынлыкта исә саум гарәп теленнән ураза дип тәрҗемә ителә, ул ашаудан, эчүдән, җенси мөнәсәбәттән тыелып тору гына түгел, начар сүзләрдән, гөнаһлардан, начар уйлардан да тыелып тору дигән сүз. Нәрсә соң ул Рамазан? Рамазан – бөтен дөньяда мөселманнарның ураза тоту вакыты, шул вакытта алар ашаудан, эчүдән, дөньяви мәшәкатьләрдән тыелып торып, Аллаһка гына табыналар. Мөселманнар көндәлек эшләрне дә эшлиләр, Аллаһка да күбрәк гыйбадәт кылырга тырышалар, ягъни дини йолаларны бу айда күбрәк үтиләр.

Тагын бер мөһим нәрсә бар: Рамазан ае җиткәч, күп кешеләрне диннән биздерүче зур шайтаннарны чылбырга богаулап куялар. Күз алдына китерегез: оешмадан җитәкче китсә, анда тәртипсезлек башлана, чөнки алып баручы, әйдәүче юк дигән сүз. Әйтергә кирәк, күп кенә мөселманнар Рамазан аенда изге гамәлләрне кылу, Коръән уку, нәфел намазларын уку җиңелрәк дип әйтәләр. Рамазанда шайтан тө¬рмәдә утыра, ул вакытта кешелек зур юлдан биздерүчеләрдән арына. Аллаһ илчесе (с.г.в.) болай ди: «Рамазан ае җиткәч, җәннәт ишекләре ачыла, ә җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шайтаннар исә чылбырларга богауланып куела». Бу айда мөселманның күңелендә барлыкка килгән явызлык китә.

Намаз, ураза, зәкят, хаҗ. Аларның саваплары бертигезме?

Бу гамәлләрнең барысы да фарызлыгы буенча бертигез, ә саваплары зурлыгы буенча түгел. Бу вакытта уразаның өстенлекләре күп: беренчедән, ураза тоту Аллаһка кирәк түгел. Ә безнең үзебез өчен мөһим. Аллаһ безне Аңа табыныр өчен генә яратты, ә ураза тоту – гыйбадәтнең бер төре. Икенчедән, ураза тоткан өчен Аллаһ Үзе саваплар бирә. Аллаһ сезнең күңелләрегездәге ниятләрне белә. Моның хакында күп кенә Коръән аятьләрендә әйтелгәнен беләсездер. Фәрештәләр аны белә алмыйлар, алар бары тик гамәлләребезне генә язып баралар, ә әҗерен Аллаһ Үзе бирә. Фәрештәләр ураза тотуның савабын берничек тә белә алмыйлар, чөнки аларга бәндәнең ураза тотуы-тотмавы күренеп бетми, ә намаз укуны исә бик тиз күреп алалар. Пәйгамбәребезнең түбәндәге сүзләренә игътибар итик әле: «Адәм баласының һәрбер изге эше өчен савап арттырылып языла, изге эш өчен савап аз дигәндә дә 10 тапкыр арттырылып языла, шулай ук, 700 тапкыр арттырылып язылырга да мөмкин».

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ураза Минем ризалыгым өчен тотыла, аның өчен әҗерне дә Үзем бирәм, чөнки кеше Минем ризалыгым өчен үзенең теләкләрен канәгатьләндерүдән ваз кичте!» Бу, әлбәттә, зур савапларга китерә.

Югарыда әйтелүдән тыш, ураза тоткан өчен гөнаһлар да кичерелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моның хакында: «Кем Аллаһның әҗеренә өметләнеп, төннәрен намазлар укыса, башта кылынган гөнаһлары кичерелә»,-дигән. Ул, шулай ук, сәламәтлек өчен дә мөһим. Аллаһ илчесе: «Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!»-диде.

Рамазан – ниндидер бер катализатор, чөнки бу айда кылган гамәлләр өчен саваплар арттырылып языла. Шуңа күрә, күп кенә мөселманнар бу айда күбрәк намаз укыйлар, сәдака бирәләр. Зәкят түлиләр, байлыгы булган кешеләр гомрә-хаҗ кылалар. Рамазан аенда эшләнә торган гамәлләрнең саваплары күбрәк.

Ураза тоту ач тору гына түгел, ул дөрес булсын һәм кабул ителсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Һәрбер гамәлнең дә шартлары, мәҗбүри эшләре бар, уразаның да бар алар. Ураза тоту акыллы, балигъ һәм сәламәт булган һәрбер мөселманга фарыз. Мосафирларга, күрем һәм нифаз вакытындагы хатын-кызларга фарыз түгел. Уразаның нигезен ният һәм ашау-эчүдән, җенси якынлык кылудан тыелу тәшкил итә. Андый вакыт таң беленгәннән башлап, кояш баеганчы дәвам итә. Шушы вакытта ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелырга кирәк.

Уразаны нәрсә боза?

Уразаның бозылуы ике төрле була:

1. Бу бозылу уразаны каза кылуны да (бер көн төшеп калган ураза өчен бер көн тотасы), кәфарәтне дә (бер көн калган ураза өчен 60 көн тоташ ураза тотасы була. Кем авырып, моны булдыра алмый, шул бер көн калган уразасы өчен 60 ярлы кешене ашатсын) таләп итә.

А) сәбәпсез ризык ашау;

Б) җенси якынлык кылу.

2. Бу бозылу казаны гына таләп итә:

1) Авыру сәбәпле, ризык яки дару куллану;

2) хаталанып, ризык куллану, мәсәлән, сәхәр вакыты әле узмады дип уйлап, таң атканнан соң ризык ашау, кояш баеды дип уйлап, көндез ашау. Тәһарәт алганда кеше ялгыш кына суны йотып җибәрсә дә, каза гына кыла;

3) косу;

4) ризык итеп пешерелмәгән әйберне - камыр, сагыз, сумаланы куллану;

5) хәез барлыкка килү;

6) мәхәббәт уеннары вакытында мәни чыгу.

Савапны арттыручы өстәмә гамәлләр бармы?

Хәзер кайберләрен санап китәрбез, чөнки аларның күбесе ураза белән бәйле. Кеше һәркөн кыла торган изге гамәлләр хакында да онытмаска кирәк.

Таң алдыннан сәхәр ашау. Аллаһ илчесе: «Таң алдыннан ашагыз, чөнки монда бәрәкәт бар», -ди.

Вакыт җитү белән, тиз генә авыз ачарга кирәк. Аллаһ илчесе бу хакта: «Әгәр кешеләр авыз ачарга ашыксалар, шул вакытта алар бәрәкәттә булырлар»,-ди.

Авыз ачканда Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәк. Габдулла ибн Гамр әйтүенчә, Аллаһ илчесе болай дигән: «Ураза тоткан кешенең догасы авыз ачканда кире кагылмый».

Күбрәк намазлар укып, күбрәк дога кылырга кирәк.

Коръәнне күбрәк укырга һәм ятларга кирәк. Аллаһ илчесе Коръәнне барысына караганда да күбрәк укыган, бигрәк тә, Рамазан аенда (Бохари).

Рамазан аенда ураза тотарга мөмкинлек биргәне өчен Аллаһка шөкер кылу зарури.

Ураза тотканда нинди гамәлләр кылу мәкруһ?

Башка көннәрдәге мәкруһ гамәлләр бу айда да мәкруһләрдән санала:

1. Суда һәм мунчада озак тормагыз, югыйсә, сезнең эчегезгә су керергә мөмкин.

2. 2. Мәхәббәт уеннары белән

шөгыльләнмәгез, мәсәлән, кочаклашулар һәм үбешүләр белән.

3. Тамакны чайкамагыз.

4. Сөлек салмагыз, чөнки бу кешене зәгыйфьләндерергә мөмкин.

5. Ризыкның тәмен татып карамагыз.

6. Авызда җыелган төкерегезне йотмагыз.

Ураза тотаргамы, әллә тотмаскамы?

Ураза тотарга көч булса да, ураза тоту бу вакытта фарыз булмаса, нишләргә?

Бу сорау мосафирларга, хәез һәм нифас вакытындагы хатын-кызларга кагыла. Хәзерге вакытта юлга чыгу әллә ни авыр түгел. Әгәр юлчы үзендә ураза тотарга көч таба икән, тотсын, ләкин көче булса да, ураза тотмаса да була.

Хәез вакытында хатын-кызларга ураза тоту тыела. Ләкин аны дару кулланып, кичектерергә була. Моны эшләмәсәгез дә була, чөнки барыбер хатын-кыз Аллаһның кушканын үтәгән була, әҗер-савабын да ала.

Йөкле хатын-кыз ураза тота ала. Әгәр дә ураза көчсезлеккә яки имезүче хатыннарга сөт югалуга китерер булса, ул вакытта ураза тотмасалар да була. Әнәс ибн Мәлик болай диде: «Аллаһ мосафирларны, йөкле һәм имезүче хатыннарны уразадан азат итте» (Әхмәд, Әбү Давыт). Ләкин алар бу вакыт үтү белән уразаларын тулыландырырга тиешләр. Бер калган көн өчен бер көн ураза тотарга тиешләр. Казага калган уразаларны көн саен тотмасаң да була. Ибн Габбас болай ди: «Көн саен тотмасаң да була, әгәр авырса яки юлда булса, башка вакытта да тотып бетерергә була. Аллаһ көн саен каза уразасын тоту хакында әйтмәде. Тәнәфесләр дә кылырга була дигән сүз. Бер көн ураза тотып, берничә көннән соң тагын бер көн тотарга була.

Сүз ахырында

Уразаның нигезе – тамактан бер ризыкны да уздырмау. Берәр нәрсә йотылса, ашау булмаса да, ураза бозыла. Бу тәмәке тартуга да кагыла.

3. Организмны туклыклы матдәләр белән тәэмин итмәгән уколлар рөхсәт ителә. Новокаин, ультраракаин уколлары рөхсәт ителә. Глюкоза уколы уразаны боза.

Габдесабур хәзрәт ХӘЙРЕТДИНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе