Бәгырь җимешләре – балалар.

   Иксез-чиксез галәмнәрне юктан бар кылып шушы дөнья йортына безне яралткан Раббыбыз Аллаһу Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде сәнәләребез

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

  Иксез-чиксез галәмнәрне юктан бар кылып шушы дөнья йортына безне яралткан Раббыбыз Аллаһу Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде сәнәләребез мактауларыбыз, олугълауларыбыз иксез-чиксез шөкрәналарыбыз булса иде. Шушы сынау йортына безләргә туры юлны хак юлны күрсәтергә вә Раббыбыз Аллаһның китабы белән яшәп холкы әхлагы Коръән булган сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламга йөрәк түрләреннән чыккан салават шәрифәләребез ирешсә иде.

   Раббыбыз Аллаһү Сүбхәнәһү вә Тәгалә адәм балалары өчен бу дөнья йортында бу күп төрле зиннәтләрне бар кылды. Һәм зиннәтләрнең иң кадерлеләре мөгаен балалардыр, әййе балалар алар бәгырь җимешләре. Раббыбызның китабына күз салсак без чыннан да балаларның тормышның зиннәтләре икәнлеген аңларбыз.  Мал һәм балалар дөнья тереклегенең зиннәт­ләредер”(Кәхеф-46)

Дөнья тереклегенең зиннәтләре безгә кадер-хөрмәт күрсәтсен өчен без аларның сабый вакытларында ук аларга дөрес тәрбия бирү хакында уйланырга тиешбез. Әгәр акыл нигъмәтләребезне эшкә җигеп фикерләсәк бакчабыздагы җимеш агачларыбызны да тәрбиялибез бит төбен йомшартып үскән артык ботакларын кисеп торабыз, әгәр тәрбияләмәсәк кул селтәсәк бу җимеш агачлары безгә ачы җимешләр китерәчәк. Балаларыбызда тәрбиягә мохтаҗ.Әгәрдә дөрес тәрбия бирмәсәк дөнья зиннәтләре булган балалар ата-анасына ачы җимешләр хәсрәт җимешләре китерәчәк.

   Күпчелек очракта ата-аналар тәрбияне тәмле ашату матур киендерү дип кенә күз алдына китерә балам ким хур булмасын дип көнне-төнгә ялгап баласын тәмле ашату матур киендерү өчен тырыша әмма рухи тәрбия бирү динне өйрәтү турында уйлапта карамый һәм шушы балалар үсеп җитеп нәфес коллары акны-карадан аермый торган мәгәр нәфес кушканча гына яши торган затларга әйләнәләр. Без мөселманнар гаиләбезне җәһәннәм утыннан саклау хакында уйланырга тиешбез. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: “Ий, мөэминнәр үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыныкешеләр һәм ташлардыр”, - диде. (Тәхрим-6)

   Балаларыбызны кечкенә вакыттан ук Раббыбызны танытырга аннан гына куркырга өйрәтергә кирәк. Кайбер ата-аналарның гамәлләре таң калдыра: алар балалары берни аңламый дип алар янында ярамаган әйберләр сөйлиләр, ярамаган эшләр эшлиләр аннан гаҗәпләнәләр: ни өчен минем балам начар икән дип. Бала сабый вакытында бөтен нәрсәне туплый сеңдерә. Ата-аналары баламның туган көне җитте дип аның туган көнен уздыралар өстәлнең иң түрендә хәмер утыра бокалларны чәкештерә-чәкештерә балам якшы булсын игелекле булсын дип теләкләр тели тели хәмер чөмерәләр. Әй мөхтәрәм җәмәгать кемнән сорый икән бу бәндәләр балаларының игелекле булуын әллә безгә Раббыбыз шулай өйрәттеме? Юк бит Раббыбыз ошбу әйберләрне хәрам кылды бит, шәйтан гәмәлләреннән булган эшләр диде. Раббыбыз якшы, һәм якшыдан башканы кабул итми (хәдис). Димәк бу бәндәләр балаларының игелекле булуын шәйтаннан сорыйлар. Ә шәйтанның кайчан игелекле булганы бар соң? Әй җәмәгать фикерлик әле бергәләп. Безне хәйваннардан аерып торучы башыбызда акыл дигән бик олугъ нигъмәт урнаштырылган. Акылыбыз белән фикерләп Раббыбызга буйсынып ул теләгәнчә яшәсәк без хәтта фәрештәләрдән дә югарырак дәрәҗәләргә ирешә алабыз, ә инде шәйтанга буйсынып нәфес коллары булсак фикерләмәсәк башыбызда бушлык булса Раббыбыз безгә мәрхәмәт кылып биргән акыл нигъмәтләреннән файдаланмасак белегез хәйваннардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшәчәкбез. Хәйваннар 1-2 ел өчендә үсеп җитлегеп формалаша, ә адәм баласы ике ел эчендә әле юнләп аягына да баса алмый. Раббыбыз хикмәт иясе. Адәм балаларының тәрбия срогын озайтты кеше тиешенчә фикерли башласын өчен кимендә бер 14-15 ел узуы шарт. Әгәр шушы елларда бала дөрес тәрбия алмаса ул хәйваннан түбән бернинди файдасыз ата-анасын хәсрәт утына сала торган зат була.  Аллаһ Раббым үзе сакласын, берүк балаларга битараф булудан сакланыйк. Дөнья куып күзләребез томанланудан сакланыйк. Үзебезне,гаиләбезне җәһәннәм утыннан саклыйк. Раббыбыз юлында һәм аның рәсүле (с.г.в) юлында нык булыйк. Явыз шәйтанга иярүдән сакланыйк, чөнки ул безнең явыз дөшманыбыз. Раббыбыз Аллаһ Коръәни Кәримдә әйтте бит: Мин сезгә гаһед кылмадыммы һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр. (йәәсин-60)

                                                                                                   

                                                                                                                                     Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы Рәмис Гарифуллин

  

  


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе