Ялкау имам була алмый

Мин «Ислам info»ны башта дини газетамы, дөньявимы дип кызыксынып укып карадым. Ул икесе бергә үрелеп бара торган матбугат булып чыкты. Бу сүзләрне мактау өчен әйтмим, чөнки динебездә масаю хупланмый.

БӘЙЛЕ
2010 Июн 05

Мин «Ислам info»ны башта дини газетамы, дөньявимы дип кызыксынып укып карадым. Ул икесе бергә үрелеп бара торган матбугат булып чыкты. Бу сүзләрне мактау өчен әйтмим, чөнки динебездә масаю хупланмый. Әмма хезмәтне күрә белү — кирәкле гамәл.

Без газета аша Казандагы «Сөләйман» мәчетендә ничек итеп сукырларны Коръән укырга өйрәтүләрен укып беләбез. Бу гыйбадәтханәнең хәзер Россия күләмендә яхшы яктан даны, абруе таралды. Без хәзер мәчетләрдә намаз укыганан соң күзләре күрмәүчеләргә, чукракларга багышлап дога кылабыз. Аллаһының бер хикмәте, могҗизасыдыр инде бу.Башка газеталарны яманлап әйтүем түгел, тик алар журналистика һөнәренең серләрен белеп, шуны кулланып яза алмыйлар иде. Ә сез товарны яхшы кәгазьләргә төреп биргән кебек, газетаны кешегә укырга җиңел булсын, ул җәлеп итсен өчен дип тырышып эшлисез. Аллаһының рәхмәтләре булсын үзегезгә!

Баш мөхәррир Илдар хәзрәтнең дини эшчәнлеге безнең районнан башланды. Ул хәзер үз тирәсенә тәҗрибәле журналистларны туплады. Без сезнең язмаларны бик яратып укыйбыз. Дөрес, газетадагы кайбер язмалар озынрак булып тоела. Яхшы язылган, тирән мәгънә салынган булса, андый мәкалә дә укыла. Әйтик, Ирек Нигъмәтинең колониягә барып язган мәкаләсен бер сулышта укып чыктым. Минем бик танышым иде Касыйм хәзрәт. Бергәләп хаҗ кылдык аның белән. Газетадагы язма аша шул хәзрәтне искә төшереп утырдым. Язмасы озын булса да, ул миңа бик ошады. Башка биттә тагын дәвамы юкмы икән дип ачып карадым.

Минем кайбер фикерләрем дә бар иде. Газетаны айга ике тапкыр чыгарып булмыймы? Бабайлар аны көтеп ала. Тагын бер сүзем шул: газета татар телендә күбрәк булып басылсын. Аннары татарча яхшы вәгазьләр кирәк. Яшьрәк хәзрәтләр шуннан укып, вәгазь сөйләрләр иде. Тагын бер киңәшем шул: хәзрәтләрнең тормыш юлы турында ешрак язсагыз иде. Фәкать Аллаһының рәхмәте һәм үзләренең тырышлыклары нәтиҗәсендә алар имам дәрәҗәсенә ирешкән кешеләр. Минем фикеремчә, ялкау бәндә хәзрәт була алмый ул. Хәзрәтләр башка имамнарның яшәешен газета аша күреп, үзенеке белән чагыштырып карасын иде. Шәхсән үзем шулай эшлим. Газетадан мин теге яки бу хәзрәт турында укыйм да, кара әле ул миннән менә бу мәсьәләдә өстенрәк икән дип уйлап куям. Тиешле нәтиҗәләр ясыйм үземә.

Равил хәзрәт ЯРУЛЛА,

 Биектау районы, Усад авылы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе