Йөрәгендә – кайнар Йосыф рухы

Шушы көннәрдә генә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Голәмәләр Шурасы рәисе, «Кол Шәриф» мәчетенең имам хатибы Рамил хәзрәт Юнысның «Йосыф

БӘЙЛЕ
2010 Июн 05

Шушы көннәрдә генә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Голәмәләр Шурасы рәисе, «Кол Шәриф» мәчетенең имам хатибы Рамил хәзрәт Юнысның «Йосыф пәйгамбәр хикмәтләре» дигән 185 битле китабы дөнья күрде. Рамил хәзрәт анда Коръәндәге «Йосыф» сүрәсенә шактый ук киңәйтелгән рәвештә аңлатма бирә, ягъни тәфсир кыла.

Автор үзенең әлеге хезмәтендә моннан 3000 еллар элек Йосыф пәйгамбәр башыннан кичкән вакыйгалар, хәлләрне хәзерге заман яссылыгыннан чыгып бәяли .Мәккәдә иңгән, 111 аятьтән торган бу сүрә изге китапның иң гыйбрәтле, мавыктыргыч һәм гүзәл кыйссаларының берсе санала.

«Сез Коръәнне тәфсир кылуыгызны ни өчен «Йосыф» сүрәсеннән башларга булдыгыз?» дигән соравыма, Рамил хәзрәт: «Беренчедән, «Йосыф»сүрәсе Коръәндә тулы бер кыйсса буларак килә. Икенчедән, кешенең монда бөтен тормышы, шунда булган барлык халәтләре яктыртылганга күрә, хәтта ислам дине белән яңа таныша башлаган кеше дә бу сүрәнең тәфсирен укып чыккач, дингә, Коръәнгә, пәйгамбәрләргә мәхәббәте уяныр дип уйлыйм. Аннары кешене борчыган сораулар да бар бит әле. Ул бу кыйссаны укыганда үзенең күп кенә сөальләренә жаваплар табарга мөмкин, чөнки Йосыф галәйһиссәләмнең тормышында авырлыгы да, җиңеллеге дә, фетнә дә, төрмә дә, дуслык та, дошманлык та, ялгызлык та, көнчелек тә бар. Кеше күңелендәге күп сорауларга җавап табарга, дингә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм иткәне өчен дә мин иң беренче шушы кыйссаны тәсдыйк кылырга булдым», – дип җавап бирде.

Рамил хәзрәт Юныс әле бу сүрәне тәфсир кылу белән тукталып калмаячак икән. Ул «Хөҗүрәт» («Бүлмәләр»), «Каф», «Ясин», «Тәбарәк», «Рахмән», «Нур» һәм башка сүрәләрнең аңлатмалы тәрҗемәсен дөньяга чыгарырга нияте барлыгын да әйтте. Аңа исә «Аллаһының рәхмәтендә булыгыз» диясе һәм бу изге эшендә уңышлар телисе генә кала.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе