Гыйлемне бишектән өйрән

Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү

БӘЙЛЕ
2010 Июн 05

Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн!
Укылган намазларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, догаларыбыз Аллаһы Тәгалә хозурында кабул булса иде. Күңелләребездә нинди генә изге теләк, изге ниятләр булса, шушы теләкләребезгә ирешергә Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсен. Мәдрәсәләрдә укучы шәкертләребезгә Аллаһы Тәгалә хәерле, файдалы гыйлемнәр алырга насыйп әйләсен; шушы алган гыйлемнәре белән гамәл кылып, киләчәктә ватаныбызга, динебезгә, милләтебезгә хәерле хезмәтләр күрсәтергә дәрт бирсен, куәт бирсен; мөгаллимнәребезгә, остазларыбызга Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр насыйп өйләсен. Менә яңа уку елы да башланды инде. Мәдрәсәләребездә дәресләр бара. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең мөбарәк бер хәдисендә: «Гыйлем гыйбадәткә караганда да артыграк һәм ул диннең терәге», — дип әйткән. Намаз, ураза, хаҗ — болар бөтенесе гыйбадәтләр. Әмма шушы гыйбадәтләрне ни өчен кылганны белмәсәк, гыйлемебез булмаса, ул вакытта аларның әҗерләре дә аз була. Ә инде аларны белеп, Аллаһы Тәгалә безгә фарыз иткән дип кылсак, нур өстенә нур була.
Сәясәтне, икътисадны һәм башка гамәлләрне гыйлемсез дөрес алып барып булмый. Гыйлемнең ләззәтен белгән кеше генә моны аңлыйдыр. Чөнки аңлаган кешегә гыйлемнән дә тәмлерәк, ләззәтлерәк нәрсә юк. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Гыйлемне бишектән алып, ләхеткә кадәр өйрән»,— дигән. Әгәр дә гомереңнең бер генә сәгать вакыты калганын белсәң дә, бер сәгатьтән соң дөньядан кичүеңне, ягъни вафат булуыңны белсәң дә, шушы бер сәгатеңне гыйлем алуга багышла, дигән сүзләр дә бар. Ләкин гыйлем ирләргә генә түгел, ә ирләр белән бергә хатын-кызларга да бертигез дәрәҗәдә фарыз ителде. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:
«Гыйлем эстәү һәрбер мөселман иргә һәм хатынга фарыздыр».
Гыйлем берничә төрле була: дөнья гыйлеме бар, дин гыйлеме бар. Кызганыч ки, дин гыйлеме белән дөнья гыйлемен шулай итеп бүләбез, бу мәчеттә генә укыла, ә бу мәктәптә генә укыла дигән сүзләр дә бар. Әмма иң беренче, иң хакыйкый зур гыйлем нәрсә ул, дип сораган вакытта, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай җавап бирә: «Гыйлемнең иң әүвәлгесе һәм иң файдалысы — ул сине яраткан Аллаһыны тану».
Әйе, «Аллаһу әкбәр» дип Аллаһыны олылыйбыз, көненә биш вакыт намазда Аллаһы Тәгаләне зикер итәбез, үзебезне Аллаһының коллары дип беләбез һәм дә гыйлемебез бәрәкәтендә әти-әниләребезгә һәм булган хуҗаларыбызга буйсынабыз. Аллаһы Тәгаләдән куркуыбыз һәм аларга күрсәткән ихтирамыбыз — гыйлемебезнең башы. Ә гыйлемнең ахыры нәрсәдә? Моның турында Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм хәдиснең дәвамында әйткән: «Гыйлемнең ахыры — бөтен эшне эшләп бетергәннән соң һәм урынына җиткергәннән соң, аны Аллаһы Тәгаләгә тапшыру». «И, Раббым, гыйлем бирдең, акыл бирдең, мөмкинчелек бирдең, дәрт бирдең. Гыйлем алдым һәм Син биргән акыл ярдәмендә шушы нәрсәләргә ирештем. И, Раббым, нәтиҗәләрен Сиңа тапшырам», — дип әйтү кирәк. Ә инде бер кеше дөнья гыйлемен, фән гыйлемен алып, дин гыйлеменнән яки Аллаһыны танудан мәхрүм булса, ул кеше аның әҗерен дөньяда гына ала: пенсиясен, премиясен, медаль-орденнарын, акчасын да ала, әмма ахирәткә әҗерләре калмый. Әгәр дә бер кеше дөньяга һәм ахирәткә файдалы гыйлем алса, Аллаһыны танып, шул ук вакытта фәнне дә алып барса, дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр, иншә Аллаһ. Дөньяда яшәгән вакытта, Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылмасак, Аны танымасак, Аңа таянмасак, аларның яхшылыклары ахирәткә калмый. Дөньяда Аллаһы Тәгаләгә өмете булмаган, Аллаһы Тәгаләгә инанулары, ышанулары булмаган бәндәләр Кыямәт көнендә: «Мин шуны эшләдем бит, мин фәлән нәрсәләргә ирештем бит, фәлән кешене үлемнән коткардым, фәлән нәрсәләр төзедем», — дип әйтсәләр дә, аларның кылган гамәлләре, кылган изгелекләре тетелгән тузан шикелле, ягъни кояшлы көндә тузан ничек күренеп тә, аны кулга тотып булмаган кебек, нәкъ шулай ук яхшылыкларның әҗере дөньяда гына кала, ахирәткә калмый. Нинди генә эшне булса да Аллаһ ризалыгы өчен, ватаным, милләтем, киләчәк өчен дип эшләсәк, Аллаһы Тәгалә безне дөньяда да бәхетле итә һәм ахирәттә дә Үзенең вәгъдә иткән җәннәтләренә ирештерә торган була.
Бәндә никадәр күбрәк гыйлем өйрәнгән булса, «Кара әле, мин аз беләм икән», – дип үзен түбәнчел тота торган була. Никадәр азрак белсә, Аллаһ сакласын, тәкәбберләнеп китәргә мөмкин. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримендә әйткән:
«Хакыйкатьтә, Аллаһыдан чын курку белән куркучылар — галимнәр».
Бер кеше үзенең гыйлеме аркылы әллә нинди дәрәҗәләргә ирешергә мөмкин. Ләкин әгәр дә ул үзен юктан бар итеп Яратучы Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең Халикъ икәнен һәм дә үзен Аның мәхлугы итеп танымаса, ул бәндәнең алган гыйлеме, укыган гыйлеме дөнья өчен генә була, ә ахирәт өчен бер нәрсә дә калмый торган була. Ләкин без үзебезнең Раббыбызны белеп, үзебезне Аллаһының мәхлуклары дип танысак, Аллаһыга гыйбадәт кылсак, без галимнәрнең галимнәре булырга мөмкинбез.
Коръән-Кәримдә Үзенең хәбибе Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә Аллаһы Тәгалә әмер итеп әйтә: «Сине яраткан Аллаһ исеме белән укы». Чыннан да гыйлем алган кеше — мәртәбәле кеше, ә дини гыйлем укыган кеше тагы да дәрәҗәлерәк, хәерлерәк. Чөнки дин гыйлемен укучылар, шәкертләр киләчәктә бәндәләрне туры юлга чакыралар.

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә илләребезгә-көннәребезгә хәерле иминлекләр, тынычлыклар бирсен; шәкертләребезгә Аллаһы Тәгалә хәерле, файдалы гыйлемнәр алырга һәм шушы гыйлемнәр белән гамәл кылып, киләчәктә ватаныбызга хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп әйләсен.

Мөфти Госман хәзрәт Исхакый


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе