Йосыф пәйгамбәр хикмәтләре

«Йосыф» сүрәсе, 67нче аять Аннан өстәп: – Әй, угылларым, шәһәргә бөтенегез дә бер капкадан кермәгез. Аерым-аерым, төрле капкалардан керегез! Юкса, мин сезне берничек тә

БӘЙЛЕ
2010 Июн 05

«Йосыф» сүрәсе, 67нче аять
Аннан өстәп:
– Әй, угылларым, шәһәргә бөтенегез дә бер капкадан кермәгез. Аерым-аерым, төрле капкалардан керегез! Юкса, мин сезне берничек тә Аллаһның җәзасыннан коткара алмам. Барлык хөкем  Аллаһтадыр. Мин Аңа гына ышанам.


Борынгы Шәрык һәм яһүди йолалары буенча, күз тиюдән сакланып, шәһәргә зур гаилә барысы бергә бер капкадан керми торган була.

Мисырга керә торган дүрт капка бар. Ягъкуб улларына әнә шул дүрт капкадан аерым-аерым керергә киңәш итә. Йосыфның агалары, аның кебек ук булмасалар да, шулай ук чибәрләр, тазалар, матурлар. Ягъкуб галәйһиссәләм боларның берюлы бер капкадан кереп, игътибардан читтә кала алмаячакларын аңлый һәм шәһәр халкы аларның матурлыкларына гаҗәпләнеп, күз тидерерләр дип курка.

Бу урында күз тию хакында сөйләп үтик әле. Күз тию хак, аннан саклану тиешле. Әмма ул Аллаһның рөхсәте булса гына тия.

Кешегә ничек күз тия соң? Бу бик гади. Бәкара түрәсенең 102 нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «... Аллаһның рөхсәте булмаса, бер кеше дә икенче берәүгә зарар китерә алмый, сихер белән дә, күз тигезеп тә...» Зарар тигән икән, димәк, Аллаһның рөхсәте бар. Ә ни өчен Аллаһ рөхсәт итә?

Биредә сихер ясаучы да, күз тигезүче дә, аннан зыян күрүче дә гаепле. Зыян күрүченең гаебе күбрәк тә әле. Әгәр кеше көнләшеп карамаса, күз тими. Ә хөсетлекне, көнләшүне нәрсә китереп чыгара соң? Сезнең байлыгыгыз, матурлыгыгыз, белемегез, балагыз, гомумән, бөтен нәрсә кешедә көнләшү хисе тудырырга мөмкин. Ягъни кешенең ишегалдындагы сыеры да, аты да, сарыгы да көнләшү уята ала һәм аларга күз тия. Моны дәлиле шул – рәсүлебез әйтеп калдырган: «күз тию», дигән. Шуңа күрә күз тию һич кенә дә җиңел нәрсә түгел. Кечкенә балалар күз тиюне аеруча авыр кичерә.

Көнләшеп караган кешенең күзе кайчак тия, кайчак юк. Нишләп шулай? Әгәр дә син АллаҺ биргән нигъмәтләрең булганда үзең гафләттә йөрмәсәң, ягъни һәрдаим Аллаһны зекер итеп торсаң, мактанмасаң, масаймасаң, күз тими. Ярты мизгелгә генә Аллаһны онытсаң, шайтан сине Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанырга котырта, һәм аның сүзен тотсаң, күз тиюен көт тә тор. Менә шул онытылып киткән бер мизгелдә көнче кешенең күз карашы – агулы угы килеп кадала да инде. Аллаһны оныткан, масайган өчен, Аллаһ аны урынына утыртырга һәм теге кешенең көнчелеге килеп, зарар тидерергә рөхсәт бирә.

Еш кына яңа туган сабыйга күз тия. Аллаһы Тәгалә аның әти-әнисен шул рәвешле акылга утыртырга тели. Бу баланы шундый гүзәл кыяфәттә мин бирдем, ди, ә сез мактанып торасыз, дип ачуланырга да бик мөмкин Раббыбыз. Шулай итеп, күз тигәндә караучының да гаебе бар, күз тигән кеше үзе исә икеләтә гаепле.

Югыйсә, нигъмәтләрең күбрәк булган саен, түбәнчелеклерәк булырга кирәк. Кешеләр еш кына мактана, тәкәбберләнә башлый һәм шул рәвешле акылларын югалта. Берәүләрнең балалары туган, берәүләр фатир сатып алган. Мактану өчен дус-ишләрен, туганнарын бәби ашына, өй туена дәшә. Яки берәрсе шәп машина, матур күлмәк сатып алган. Әйдә, бер күреп чык әле, дип, тизрәк күршесен, дустын чакыра.

Гүзәллекне күреп гаҗәпләнгән, сокланган вакытта өч төрле сүз, кәлимә әйтелергә тиешлеген барыбыз да беләме әле? Болар тәбрик сүзләре дип атала. Беренчесе – тәбәракаллаһу әхсәнү халикыйн. Икенчесе – Аллаһүммә бәрик фи. Өченчесе -сөбеханалла.

Күз тигәнне ничек белергә? Әйтик, кунаклар килеп китте, балага күз тиде дигән шик калды. Ул елый, көйсезләнә, төне буе ата-анасын аягүрә чаптыра. Әгәр кемнең күзе тигәнен белсәгез, бу кешегә бер тазга тәһарәт алдырырга кирәк. Аннан соң шул суда баланы коендырыгыз. Биредә сүз кешегә тигән күзне «алу», зарарсызландыру, аны сәламәтләндерү турында бара. Машинагызга, күлмәгегезгә һәм башка җансыз әйбергә күз тигән очракта, бу ысул файда бирми инде.

Әгәр дә кемнән зыян килгәнен белмәсәгез, түбәндәге тәртиптә Коръән аятьләрен укып өшкерү мәслихәт.

«Әл-Фәтиха»

«Әл-Бәкара»(1-5)

«Әл-Бәкара» (102)

«Әл-Бәкара»(265-267)

«Әл-Хиҗер»(16, 17, 18)

«Та-һа»(131)

«Әл-Кәһаф» (39)

«Әт-Тәүбә»(14-15)

«Юныс»(57-63)

«Ән-Нәхел» (68-69)

«Әл-Исра»(82), «Әш-Шүгәрә» (80)

«Фуссиләт» (44-64)

«Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс».

Әгәр сезнең тырышлык белән Аллаһның тәкъдире туры килсә, кеше сихәтләнә, укыган догаларның шифасы, дәвасы тия. Әгәр дә сезнең тырышлык белән Аллаһның тәкъдире туры килмәсә, кеше сихәтләнми, терелми. Чөнки бу кешенең фәкать үзенең теләге. Ә Аллаһтан килгән тәкъдир башкача.

Рамил ЮНЫС


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе