Әгәр дә булдыра алмасаң, тәүбә ит(тарихи хәл)

Рухи остаз булып саналган, Ибраһим ибн Әдһәм янына күңеле гөнаһ эшләү теләге белән янган бер кеше килә. - Әй, Ибраһим ибн Әдһәм

БӘЙЛЕ
2011 Дек 22

Рухи остаз булып саналган, Ибраһим ибн Әдһәм янына күңеле гөнаһ эшләү теләге белән янган бер кеше килә.

- Әй, Ибраһим ибн Әдһәм әфәнде, гөнаһлар эшләргә миңа рөхсәт бир, яисә күңелемне гөнаһлы фикерләрдән арындыра торган нәсихәтләр бир,- дип, мөрәҗәгать итә әлеге бәндә.

- Сиңа гөнаһ эшләргә рөхсәт бирәм, әгәр дә Аллаһы Тәгаләнең ризыкларын ашамасаң,- дип җавап бирә хәзрәт.

- Мин моны һич тә булдыра алмыйм, чөнки ашамыйча яши алмыйм,- ди гөнаһ эшләргә теләүче.

- Аллаһы Тәгаләнең суларын эчмә.

- Ничек инде, мин сусыз яши алыйм. Моны һич тә булдыра алмыйм.

- Аллаһы Тәгалә бар иткән һаваны сулама.

- Тәнемдәге һәрбер күзәнәгем һавага мохтаҗ. Мин һавасыз яши алмыйм.

- Аллаһы Тәгалә бар иткән һәм син атлап йөри торган җир өстен ташлап чыгып кит.

- Җир өстендә мин тудым, җир өстендә үлеп, аңа кире керәчәкмен. Ничек мин җирне ташлап, каядыр китә алыйм?

- Гөнаһны эшләргә теләсәң, Аллаһтан кач һәм Ул сине күрмәгән бер җирдә гөнаһ эшлә.

- Аллаһы Тәгалә һәр әйберне, һәр җирдә күреп тора һәм күңел эчебездә булган бөтен уйларыбызны да белеп тора. Мин Аңардан берничек тә кача алмыйм.

- Үлем фәрештәсе синең җаныңны алырга килгәндә: «Мин әле үләргә җыенмыйм. Бар, кит минем янымнан», — дип әҗәлеңне куып җибәрә алсаң, гөнаһ эшләргә сиңа рөхсәт итәм.

- Башына килгән әҗәлдән бер генә кеше дә котыла алмады. Мин дә үлемне берничек кичектерә алмыйм.

- Аллаһы Тәгалә ризыгыннан ашамыйча торып, суларыннан эчмичә торып, һавасыннан суламыйча торып, Аллаһы Тәгалә яраткан җирне ташлап китә алмыйча торып, килгән әҗәлеңне кире борып җибәрә алмыйча торып, ничек итеп син миннән гөнаһ эшләргә рөхсәт сорыйсың?! Бу сүзләрне аңла, күңелеңә сеңдер, үз өстеңдә эшлә һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өметеңне өзмә. Изге Коръән китабында Аллаһы Тәгалә әйтә:

قال اللَّه تعالي.قُلْ يَا عِبَادِيَ الَّذِينَ أَسْرَفُوا عَلَى أَنْفُسِهِمْ لاَ تَقْنَطُوا مِن رَّحْمَةِ اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ جَمِيعًا إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ ﴿53﴾ سورة الزمر

«Әй, гөнаһ эшләп, үзләренә зарар итүче бәндәләрем! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, чынлыкта Аллаһы Тәгалә бөтен гөнаһларны гафу итә. Ул гафу итүче һәм рәхимле», дип әйтелә.

Хөрмәтле дустым! Бел шуны: гөнаһ эшләргә этәрүче фикерләр кайсы вакытны гөнаһның үзеннән дә, аны эшләгәнгә караганда да кешегә күбрәк борчу һәм авырлык китерә. Гөнаһлы фикерләрдән күңелне пакьләр өчен, «ярамый, ярамый, ярамый», дигән сүзне кабатлап торып кына чистартып булмый. «Ярамый», дигән коры сүз белән генә күңелдә кабынып киткән гөнаһлы фикерләрне сүндереп бетереп булмый. «Ярамый», дип гөнаһтан тыелырга тырышкан, бәндә зур гына учакны өреп сүндерергә теләгән кешегә охшап кала. «Юк, юк, ярамый», дип, өрелгән гөнаһ учагы тагы да күбрәк янып таралачак. Гөнаһны нигә эшләргә ярамаганлыгын белмичә торып, аның ахыргы нәтиҗәсен күрмичә, ачысын татымыйча торып, тыелырга тырышкан кешеләргә карагыз. Алар ахыр чиктә гөнаһның колы булып, хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәләргә төшеп, гөнаһлар учагында янып, кешелекләрен көлгә әйләндерәләр. Гөнаһлы фикерләрдән күңелен пакьләргә теләгән кеше гөнаһларга сәбәп булып торган күренешләрдән мөмкин кадәр ерак булып, гөнаһ эшлүдән чикләшергә тиеш. Авырмаган кеше берәрсе белән күрешеп, грипп вирусын йоктырмаса, чирләп китә алмаганы кебек, күңелендә гөнаһ фикерләре булмаган кеше берәр кая яисә берәр кемнән гөнаһ фикерен бирүче инфекциясен эләктермәсә, берничек тә күңелендә андый уй була алмый. Күңелендә уянган гөнаһлы фикерләрен кеше тормышка ашырса, аларның нинди нәтиҗәгә китерәчәген күзалларга тиеш. Чөнки нинди генә гөнаһны алсаң да, аның ахыргы нәтиҗәсе һичшиксез үкенечле бетә. Һәм һәрбер гөнаһ «орлыгы» беренче карашка матур булып күренсә дә, әгәр дә ул «орлык» чәчелсә, аның җимешләре эче, чәнечкеле була. Гөнаһ агачында өлгергән кайбер җимешләрне әйтеп китү кирәк. Аларның кайберләре үкенечле күз яшьләреннән тора, кайберләре — авырудан, кайберләре — якын кешеңне югалтудан, кайберләре — канга батудан, кайберләре — уттан янудан, кайберләре — кешене тынычсыз, хәсрәтле һәм бәхетсез итүдән тора. Һәм шуңа охшаш тагы бик күп гөнаһ җимешләре турында сөйләп була. Гөнаһ эшләргә теләгән бәндә аларны иң алдан акыл бизмәненә куеп, үлчи белергә тиеш. Кешеләргә эшләргә теләгән гөнаһын, акыл бизмәненә куеп, үлчәгәннән соң, әгәр дә ул гөнаһтан барлыкка килә торган кечкенә генә файда кешене мәңгелек бәхеттән һәм мизанга куеп үлчи алмый торган файдадан ерак итә икән, акыллы кеше ул гөнаһлы фикерен һәм эшен аяк астына салып таптарга һәм юк итәргә тиеш.

Әй, сөекле дустым! Көннәрнең бер көнендә күңелендә гөнаһ фикерләре уянса, гөнаһ «орлыклары»н кулыңа тотып, аларны чәчер өчен гомер бакчаңа чыксаң, ул гөнаһ «орлыклары»ңда үкенечле, хәсрәтле җимешләрен күрергә тырыш һәм аларны юк итү ягын кара. Ибраһим ибн Әдһәмнең гөнаһ эшләргә теләгән кешегә әйткән сүзләрен һәрвакытта исеңдә тот.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе