Женси тәрбия дини тәрбиядән башлана

Җәмгыятьнең киләчәге балалар, яшьләр кулында. Ләкин, ни кызганыч, бүген әлеге буын черек. Чөнки тирә-мохиттә бозыклык, азгынлык хакимлек итә. Замана таләбе булган

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 25

Җәмгыятьнең киләчәге балалар, яшьләр кулында. Ләкин, ни кызганыч, бүген әлеге буын черек. Чөнки тирә-мохиттә бозыклык, азгынлык хакимлек итә. Замана таләбе булган интернет, телевизор аның ярдәмчесе ролен үти. Баланы тәүфыйклы, әдәпле, инсафлы итеп ничек тәрбияләргә, аны бозыклыктан нинди юллар белән саклап калырга?

-Диндә балаларга җенси тәрбия бирү ничек чагыла һәм ул кайчан башланырга тиеш?

-Ислам динендә тәрбия иң зур урыннарның берсен алып тора. Ул кыз белән егет бер-берсен танып йөргәндә үк башлана. Пәйгамбәребез: «Балаларыгыз ир бала булса-әнисенең бертуган абыйсына, кыз бала икән-әтисенең бертуган апасына охшарга мөмкин»,-ди. Кыз белән егет өйләнешкәндә, абый-апаларының ниндирәк холыклы, тәрбиялеме икәнен күрергә була. Шуңа да ата-ана баласын башлы-күзле иткәндә, нәселләре нинди, анда кемнәр бар-шуны карарга тиеш. Берсендә миңа мондый хәл белән очрашырга туры килде: Америкада яшәүче татарлар бездә яшәүче егеткә кызларын бирергә ризалашмады. Кызның әти-әнисе егетнең нәсел җебен тикшерергә махсус кайтты. Туганнары арасында авыру кеше барын белгәч, кызларын кияүгә бирмәячәкләрен әйттеләр Бу-чын мөселман йоласы буенча өйләндерү дигән сүз. Без дә шуңа игътибар итергә тиеш. Ә кызның буй-сыны, егетнең гәүдәсе әһәмиятле түгел.

Икенчедән, диндә «карын трбиясе» дигән төшенчә ди бар. Әгәр дә булачак әни күбрәк Коръән укыса, намазын калдырмаса, вәгазьләр тыңласа, хәләл ризык белән тукланса, өен оятсыз сүзләрдән сакласа, начар, куркыныч әйберләр карамаса, карынындагы бала тәрбияләнә. Аллаһы Тәгалә: «Сабый тугач ике ел имезегез»,-ди. Галимнәр дә ни өчен ике ел имезергә кирәген өйрәнгән. Ике яшькә кадәр 80 процент тәрбияне бала ана сөтеннән ала. Калган 20 процент тәрбия балага уеннар һәм күнегүләрдән бирелө. Димәк, нинди ана — шундый сөт; нинди ризык — шундый сөт. Күп нәрсә ананың ризыгы, холкы һәм халәтенә бәйләнгән. Кызганыч, күп вакыт әлеге мөселман йолалары үтәлмәү аркасында гаиләләр таркала, балалалар ятим кала.

- Балага ике яшь тулгач, тәрбияләүне ничек дәвам итәргә?

- Ике яшьтән соң сабый күнегүләр, сүзләр тәрбиясенә килеп җитә. Бу җиде яшькә кадәр бара. Шушы вакыт эчендә төрле кыйссалар, пәйгамбәрләрнең риваятьләрен, Коръәндәге хикмәтле хикәяләр белән баланың күңеленә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт салырга кирәк. Җенси тәрбиянең нигезендә дә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт торырга тиеш. Бүген җырларның, шигырьләрнең 80-90 проценты мәхәббәткә багышланган. Хәтта: «Мәхәббәтсез тормыш юк»,-диләр. Әмма ул кайчак челпәрәмә килә, юкка чыга. Ни өчен соң без мәхәббәт белән бәйле күп гамәлләрдә ялгышабыз, саташабыз? Ник соң яраткан кешебез хыянәт итә яки бу адымга үзебез барабыз? Чөнки без иң әүвәл Аллаһы Тәгаләне яратырга дип тәрбияләнмәгән. Адәм баласы кечкенәдән Аллаһы Тәгаләне күзе белән күрмөсә дә, ул аны яратып үсәргә тиеш. «Бу гамәлеңне эшләмә, Аллаһы Тәгалә яратмый. Бу-гөнаһ, монысы-изгелек»,-диюләр баланың күңеленә кереп кала, тәрбиянең нигезе була. Сабый үзенә юлны да, хатынны да, ирне дә, дусны да Аллаһы Тәгаләгә булган мәхәббәттән чыгып сайлый. Әгәр кешенең күңелендә Ходайдан курку, Аңа мәхәббәт булмаса, бүген яшьләрне дә, олыларны да җинаятьтән, зинадан, наркотиктан, хәмердән, урлаудан һәм башка төрле чирләрдән бернәрсәдә коткарып кала алмый. Җенси тәрбиянең башында да дини тәрбия тора. Ләкин аны балага сеңдерү өчен ата-ананың үзенең тәрбияле булуы зарур. Сабыйга күпме генә сөйлә, аңлат, тормышта шуның киресен күрсәтсәң, үгет-нәсыйхәтнең нәтиҗәсе калмый.

-Җенси тәрбия турында Пәйгамбәребез нәрсә ди?

-Гаиләдә кыз бала да, ир бала да бар икән, Пәйгамбәребез аларны җиде яшьтән соң бергә яткырмаска куша. Җиде яшьтән соң балалар әти-әнисе бүлмәсенә рөхсәт сорап керергә тиеш. Балага гигиена кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.

Ислам динендә кызлар белән егетләр аерым дәрес ала. Психологиядә нивелирование дигән термин бар. Бүген күп мәктәпләрдә укытучылар-хатын-кызлар. Ир бала җиде яшьтән унҗидесе тулганчы хатын-кыз тәрбиясендә үсә. Сыйныф җитәкчесе ролен институт тәмамлап кайткан яшь кыз үти. Бу вакытта аның үзенең дә әдәп-әхлагы башкаларга җиткерерлек булмый. Шуңа да холкы ир балаларга йога. Егетләр кызларга охшый башлый. Бүген кайбер егетләрнең йөрешләре, туктамыйча көлүләре, сөйләшү манералары-моның ачык мисалы. Укытучы ир кеше булса, ул ирләрчә сөйләшәчәк, ир балаларга ирләр тәрбиясе бирәчәк.

Кызлар белән егетләрнең бергә укуларының тагын бер тискәре ягы: кызлар егетләргә караганда тизрәк өлгерә. Бу вакытта егетләргә кызлардан зур тәэсир бара. Аларның егетлек фикерләре зәгыйфьләнә.

Өйдә әти белән әни арасында татулык булмаса, бала әтисез яки әнисез үссә, бала хатын-кызның кем дә, ирнең кем икәнен һәм гаиләдә ничек мөгамәлә урнаштырасын белми. Әнисе тәрбиясендә генә үскән кыз кияүгә чыккач, гаиләне алып барырга тырыша, әмма үрнәк юклыктан югалып калырга мөмкин. «Кешенең хыялы чикләнгән»,-диләр. Мәсәлән, җәннәтне ясарга кушсалар, ясый алмаячакбыз. Шуның кебек, егет әнисе белән генә үссә, әтинең нәрсә икәнен белми.

Ләкин әти-әни була торып та, кайчак аларның урыннары алышына. Бу шулай ук проблема тудыра. Кыз бала җитәкче, ир бала буйсынучы ролендә тәрбияләнә. Әти белән әни бала каршында спектакль уйный. Тамаша нинди булса, бала шулай үсә.

- Җенси тәрбия турында әңгәмәләрне ничә яшьтән алып барырга кирәк?

- Баланың сораулары туарга тиеш. Диндә кешене көчләп өндәргә ярамый, аның сораулары тууы хәерлерәк. Пәйгамбәребез җиде яшьтән балаларга намаз өйрәтергә куша. Ун яшьтән инде алар биш вакыт намазны төгәл үтәргә шеш. Җенси тәрбия Ислам динендә киң таралмаган, бөтен нечкәлекләре белән бирелмәгән. Әмма кирәк Кадәр аңлатылып кителә. Иң мөһиме — ир-ат белән хатын-кызның аермасы, алардагы үзенчәлекләр, бер-берсенә кирәк булулары, файдалары. Хатын-кызга ана һәм ир кешенең хатыны буларак бәя бирелә. Кызганыч, бүген «Матурлык конкурсы» дип хатын-кызны чишендерәләр. Бу хатын-кыз шундый буйда, шундый билле һәм шундый чәчле булырга тиеш дигән сүзме? Шуннан соң ирләр үз хатыннарына карагач: «Ул мондый түгел»,-дип уйлый, урамнан шундый зат эзли башлый. Кайда эчке матурлык? Кайда сигезәр баланы аякка бастырган ялгыз әниләр? Без эчке гүзәллекне югалттык түгелме? Ислам дине балаларның эчке дөньясын тәрбияли.

-Хәзер балалар бозыклыкка интернет, телевизордан өйрәнә дибез. Бала әлеге мәгълүмат чараларын файдага куллансын өчен нишләргә?

-Антон Чеховның: «Если подлецу дать гениальное, получается гениальный подлец»,-дигән сүзе бар. Эчендә юньсезлек булса, кеше шуны куллана. Баланың да күңелендә бозыклык булса, Интернетта да шундый сайтлар гына эзләячәк. Эчендә тәрбия икән, ул аннан сорауларына җавап таба, белемен арттыра. Һәрнәрсә ике яклы. Әйтик, авыздагы тел белән сүгенергә, гайбәт сатып, гөнаһлы булырга, изге сүз әйтеп кешене терелтергә һәм дога кылырга мөмкин. Бер үк күз белән Коръән укырга яки әшәкелек карарга була.Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Мин һәрнәрсәне ике яклы итеп яраттым», — ди. Кеше ак ягын сайлыймы, карасынмы, аның ирегендә. Машина руленә утыртканчы, укып, таныклык алырга кирәк булган кебек, балага интернет тоттырганчы да нәрсә өчен бирәсең, шуны ачыклап бетерү шарт.

- Баланы күзәтү зарурмы?

- Баланы күзәтеп бетерә алыйсың. Күзәткән саен ул аскарак төшә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Кешене артыннан тикшереп йөрмәге», — дип әйтә. Иреңнең кесәсеннән запискаларны һәм телефонындагы смс-хәбәрләрне уку эш түгел. Кем язганын белерсең. Ләкин ни өчен икәненә барыбер төшенә алмассың Гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Икесенә дә карарга кирәк. Балаңа, иреңә яки хатыныңа ышанмаска нинидидер сигнал булды икән, бу үзеңә дә хәбәр килде дигән сүз. Димәк, син аларга тиешле игътибар бирмәгәнсең. Син гаиләңне ашатырга, эчертергә дип йөргәнсең, тиешле тәрбия турында оныткансың.

- Әти-әни баланы ничә яшькә кадәр тәрбияли ала?

- 12 яшькә кадәр бала тәрбияләнә. Аннан соң аңа физиологик яктан да, психологик планда да йогынты ясап булмый. 12 яшьтән соң мәгълүмат биреп, юл күрсәтергә генә мөмкин. 3 яшьтән соң исә холык та үзгәрми.

- Ислам динендә балага җәза бирергә рөхсәт ителәме?

- Ителә, ләкин чама хисен онытмыйча һәм нәрсә өчен икәнен төгәл белеп. Алаһы Тәгалә кеше гөнаһ кылгач башына сукмый. Ә тәүбә итәргә вакыт калдыра. Акыллы кеше мөмкинлектән файдалана.

Энҗе Басыйрова.

"АКЧАРЛАК" нәшрияты чыгарган китаптан алынды.

17,13 Kb


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе