Төшемме, өнемме? (Риваять)

Әбү Хәнифәнең шәкерте — Әбү Йосыф өч-дүрт төн рәттән гаҗәеп һәм бик сәер, куркыныч төш күрә.

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 24

Әбү Хәнифәнең шәкерте — Әбү Йосыф өч-дүрт төн рәттән гаҗәеп һәм бик сәер, куркыныч төш күрә. Күргән төшен юрап бирүне өмет итеп, хәзрәте, Әбү Хәнифә янына килә:

- Әй, остазым! Бөек, хөрмәтле Әбү Хәнифә хәзрәт. Өч көн дәвамында бик гаҗәеп, куркыныч төш күрәм дә, тиргә батып, куркып уянам,- диде Йосыф.

Әбү Хәнифә:

- Шәкертем, сөйлә төшеңне, Аллаһ насыйп иткәнчә юрарбыз, Аллаһ боерса,- дип әйткәч, Әбү Йосыф сөйли башлый:

- Әйтерсең, мин чүлдә, артымнан ерткыч хайван — арыслан чаба. Бу арысланнан качу һәм үземне коткару теләге белән каршымда торган бер тирән коега сикерәм. Коеның чиләк бәйләнгән бавына тотынып калам. Кое төбендә бер елан, авызын ачып, мине йотарга тора. Мин асылынып калган бауны бер ак, бер кара күсе кимереп тора. Нишләргә белмичә, хәйран калып, як-ягыма карап торганда, коеның диварларына ябышып үскән ботаклардагы пешкән җиләк-җимешләрне күрдем. Шушы вакытта артымнан чапкан арысланны, мине йотарга теләгән еланнарны һәм асылынып торган бауны кимергән күселәрне онытып, җимешләр ашый башладым. Шушы мизгелдә, кинәт кенә, тиргә батып уяндым,- дип тәмамлады сүзен, Әбү Йосыф.

Әбү Хәнифә шәкертенең төшен бик игътибар белән тыңлагач әйтте:

- Хөрмәтле шәкертем, Әбү Йосыф, артыңнан куган ерткыч хайван — бел ул — синең әҗәлең. Коега сикереп, ябышып калган бавың — синең чикле гомерең. Ак күсе һәм кара күсе — ул синең дөньяда уздырган, көнең белән төнең. Кое төбендә авызын ачып, сине йотарга теләгән елан — ул синең каберең. Кое диварларына ябышып үскән ботаклардагы җимешләр — ул дөньяның алдагыч зиннәтләре һәм ләззәтләре. Әй, шәкертем, артыңнан атлап барган әҗәлеңне (үлемеңне), тормыш бавыңны кыскарткан көнең белән төнеңне, үлемеңнән соң сине көтеп торган кара гүреңне онытып, кул учыңда кечкенә боз кисәге кебек эреп беткән, юкка чыккан бу дөньяның ялган ләззәтләренә алданып, киләчәк дөньяда булачак бәхетеңне юк итә күрмә. Аллаһ сине сөядер. Сине сөйгәнгә күрә, хикмәт тулы төшләр аркылы вәгазьлидер,- дип сөйләде, Әбү Хәнифә.

Хөрмәтле дустым, бел шуны: кешенең алтмыш-җитмеш еллык гомере өч өлештән тора. Беренчесе — сабыйлык чоры. Икенчесе — яшьлек чоры. Өченчесе — олыгаю чоры.

Сабыйлык чоры дөньяга туган сәгатьтән алып, унике-унөч яшькә хәтле дәвам итә. Сабыйлык чорында булган кеше бик күп сораулар бирергә ярата торган була. «Әни, бу ничек, бу нәрсә? Әти, бу нәрсәгә һәм бу ни сәбәпле?» — дигән сорауларны. Берәр нәрсәне өйрәткән, аңлаткан кешеләрне ул игътибар белән тыңлый торган була. Ак белән караны, начарлык белән яхшылыкны аера белмәгән — сабыйлык чоры.

Яшьлек чоры унөч-ундүрт яшьтән алып кырык яшькә кадәр дәвам итә. Күп вакытта яшьлек чорын яшәгән кеше сабыйлык чорыннан соң үзен бик күп нәрсәне өйрәнгән итеп, күп нәрсәне белгән кебек хис итә башлый. Һәм нәкъ шушы фикере аны еш кына абындыра, хаталандыра, тормыш сынауларында үкенечле хәлләргә юлыктыра. Бәлки, шул сәбәптәндер Мөхәммәд (г.с.):

قال رسول اللَّه ﴿صلى اللَّه عليه وسلم﴾: الشبابة شعبة من الجنون.

«Яшьлек — тормышның җүләрлек чорыдыр (анда — монда бәргәләнеп, авызны пешергән чагыдыр),»- дип әйткән.

Яшьлек чорында яшәгәннәр һаман да яшь булып калырмын, дип уйлыйлар. Картлык һәм үлем миңа кагылмас, дип фикерлиләр. Бу дөньядан соң булачак дөньяга әһәмият биреп карамыйлар. Һаман да тормыш-уенда, көлкедә, җырда, мәзәктә, биюдә үтәр, дип саныйлар. Ике сүз белән әйткәндә, яшьлек чоры тәҗрибәсез, «мин бөтен нәрсәне беләм», — дип, күп хаталарга төшеп баткан гомернең бер өлеше.

Олыгаю чоры кырык яшьтән алып соңгы сулышка кадәр дәвам итә. Бу чорны яшәгән кешеләр, алган белемнәреннән, күргән хәлләреннән, тормыш сабакларыннан, уңган һәм уңмаган эшләреннән гыйбрәт алып, зирәкле, фикерле, гыйбрәтле, хикмәтле кешеләргә әверелергә тиеш. Әмма кызганычка каршы яшьлек-җүләрлек чорыннан айный алмыйча, картаеп бетеп, акылсыз көннәрен яшәп, кабер дөньясына, үзләренә әзерләнгән хәсрәт чокырына кереп яталар.

Шуңа күрә, әй, сөекле дустым, яшьлегеңә, чибәрлегеңә, көч-куәтеңә, дәрәҗәңә,тәҗрибәсез акылыңа таянып, үзеңнең тиздән кабер дөньясына аяк басачагыңны онытма. Әбү Йосыфның күргән төше сиңа да кагыла. Артыңнан арыслан хөкемендә әҗәлең атлап бара. Кое эчендә асылынып калган тормыш җебеңне, ак һәм кара күсе кебек, көнең белән төнең кыскартып тора. Бер көн килер — ул тормыш җебең өзелеп китәр һәм кое төбендә сине йотарга көткән елан кебек караңгы кабер карынына төшәчәксең — шуны беркайчан онытма. Җир йөзенә сибелгән ялган ләззәтләргә карап, киләчәгеңне харап итә күрмә.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

قال اللَّه تعالي.يَآ أَيُّهَا الَّذِينَ ءَامَنُوا لاَ تُلْهِكُمْ أَمْوَالُكُمْ وَلاَ أَوْلاَدُكُمْ عَنْ ذِكْرِ اللَّهِ وَمَنْ يَفْعَلْ ذَلِكَ فَأُولَئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ ﴿9﴾ سورة المنافقون

« Сезнең малларыгыз һәм балаларыгыз (якыннарыгыз) сезне Аллаһыны танудан ерак итә күрмәсеннәр. Әгәр дә малга, балаларга сылтап, Аллаһны искә төшерүдән ерак булсагыз, хәсрәтләнүчеләрдән булырсыз.», — дип.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.

اَستعيذ باللَّه، بسم اللَّه، فاقصص القصص لعلهم يتفكرون!


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе