Вәзир (риваять)

Бер патшаның Сәгыйть исемле вәзире була. Нинди генә авырлыклар килеп туса да, патша һәрдаим аның белән киңәшләшүне хуп күргән. Вәзирнең исә мондый

БӘЙЛЕ
2011 Окт 11

Бер патшаның Сәгыйть исемле вәзире була. Нинди генә авырлыклар килеп туса да, патша һәрдаим аның белән киңәшләшүне хуп күргән. Вәзирнең исә мондый очракларда яратып сөйли торган бер сүзе була: «Хафаланма, патшам, Аллаһ хәерлегә кылсын...»

Көннәрдән бер көнне алар, бергәләшеп, шикәр камышы кисәргә чыгалар. Вәзиренә ярдәм иткәндә, патша ялгыш кына бармагының өчтән бер өлешен кисеп ала.

Хуҗасының борчылуын күреп, Сәгыйть аңа:

Хафаланма, патшам, Аллаһ моны хәерлегә кылсын...- ди.

Бармак киселүне хәерлегә юраган булып, син миннән көләсеңме?- дип сорый патша. Ачуына чыдый алмыйча, вәзирне зинданга ябарга куша.

Берничә көн узгач, патша ауга чыга. Урманда байтак йөргәннән соң адаша. Күпме генә эзләп тә, кайтыр юлны таба алмагач, агач ышыгына ятып, ял итәргә уйлый. Күзен йомарга да өлгерми, аны урманда яшәүче вәхши төркем чорнап ала. « Киеме дә пакь, үзе дә пөхтә кешегә охшаган, хуҗабызга корбанны эзлисе дә булмады»,- дип, үзара сөйләшкәннәрен ишетеп: «Мин бит бу биләмәнең хуҗасы!»- ди патша аларга.

Безнең үзебезнең патшабыз бар, — диләр кыргыйлар.

Икенче көнне патшаны бөтен халык алдында корбан итәргә, дип китергәч, хуҗалары аның киселгән бармагын күреп ала да:

Сез ни өчен кимчелекле корбан алып килдегез?- дип ачулана. — Күз алдымнан югалтыгыз бу кешене...

Патша абына-сөртенә өенә кайтып җитүгә, исән-имин калуына шатланып, туп-туры зинданга юнәлә.

Бармагым киселү, чыннан да, хәерлегә булды бит, — ди ул вәзиренә. — Бармагым киселмәгән булса, башым киселәсе булган...

Патша вәзирне зинданда өч көн сусыз, ризыксыз тотуы өчен аңардан гафу үтенгәннән соң: «Хафаланма, патшам,- ди Сәгыйть аңа.- Зинданда ябылуымны да Аллаһ хәерлегә кылды».

Моның хикмәте нәрсәдә соң?- ди патша аптырашта калып.

И-и,патшам,- ди вәзир,- анда ябылмаган булсам, ауга без бергә чыккан булыр идек. Син корбан булмасаң да, мине корбан итәрләр иде...

Хөрмәтле дустым! әлеге вакыйга чынлыкта булганмы-юкмы, анысын Аллаһы Тәгалә генә белүче. Әмма бу кыйссада кешеләр өчен зур гыйбрәт бар: авырлыкны да якын китермә, шатлыкка да кирәгеннән артык сөенмә, сынауларга бераз гына сабыр булсаң,ахырын хафаланмый гына көтеп тора белсәң, аның бер хәерле ягы ачылып китәр...

Бел шуны: кешенең иң зур хаталарының берсе- һәр нәрсәне ашыктыручан булуы. Ул үзенең наданлыгы сәбәпле бөтен нәрсәне: кайгысын да, шатлыгын да ашыктыра. Шуңа да бик күп очракларда тормышта авызын пешерә. Иң беренче остазларымның берсе тормышында булып узган бер сабак алырдай хәл сөйләгән иде. Аны да искә төшереп үтик. Остазым болай дип сүзен башлады:

Төркиягә бару өчен билет сатып алдым. Самолет Казаннан- Төркиягә иртәнге таңнан очарга тиеш иде. Әмма иртән мине аэропортка алып бара торган машинаның ватылуы сәбәпле, самолетка соңга калдым. Мин утырып китәргә тиешле самолет очты. Төркиягә бара алмавыма һәм билетымның әрәм булуына кайгырдым. Үземчә уйладым: «Нигә болай булды икән? Сәфәр намазларымны укып, дога кылып, Аллага тапшырып чыккан идем бит»,- дигән фикер башымнан һич тә чыкмады.

Икенче көнне телевизордан шундый хәбәр ишеттем: иртәнге таңнан мин утырып очарга тиешле самолет авариягә очраган. Күп кенә кешеләр һәлак булган, исән калганнары да нык җәрәхәтләнгән. Бу хәбәрне ишеткәч, күземнән шатлык яшьләре акты һәм «Аллаһу Әкбәр»,- дидем. Йә Аллаһым, бу фаҗигадән мине коткарып калганың өчен сиңа мең рәхмәтләремне белдертәм.

Әй, сөекле дустым! Синең тормышыңда да берәр сынау яки авырлык килсә, ашыкма аны начарга юрарга. Һәм шулай ук берәр шатлыклы хәл синең белән булса да, аңа үзеңне исертергә ирек бирмә. «Вәзир» риваятендә ишетеп узган хикмәтле Сәгыйть кебек: «Аллаһы Тәгалә моны хәерлегә кылсын»,- дип әйтә торган бул. Пәйгамбәребез (г.с.) әйтә:

قال رسول اللَّهِ ﴿صلى اللَّه عليه وسلم﴾: عجبا لامر المؤمن ان امره كله خير وليس ذلك لاحد الا للمؤمن: ان اصابته سراء شكر فكان خيرا له، وان اصابته ضراء صبر فكان خيرا له. رواه مسلم.

« Иманлы бәндәнең хәленә бик гаҗәпләнәм, чөнки аның бөтен хәлләре хәерле булып чыга. Аңа берәр шатлык килсә, ул аны шөкер итү белән каршы ала һәм аңа хәерле була. Берәр авырлык килсә, ул аны сабыр итү белән каршы ала, һәм аңа хәерле була.»

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе