Тәмле төшләр сиңа!

Йокы — кеше гомеренең аерылгысыз бер өлеше. Йокысыз кеше яши алмый. Тарихта күп еллар рәттән йокысыз яшәгән кешеләр бар. Бу, әлбәттә, инде нормадан тайпылу була. Кайчакта

БӘЙЛЕ
2011 Июл 05

Йокы — кеше гомеренең аерылгысыз бер өлеше. Йокысыз кеше яши алмый. Тарихта күп еллар рәттән йокысыз яшәгән кешеләр бар. Бу, әлбәттә, инде нормадан тайпылу була. Кайчакта төштә күргәннәр кисәк кенә өндә чагылыш таба. Мөселман кешесе йокыга карата нинди мөнәсәбәттә була?

Әгәр дә фән ягыннан билгеләнгән төшенчәләрне алып куйсак, әйтик, алдан хәбәр бирүче төш, күрәзәчелекнең бер төре булып санала. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: «алдан хәбәр бирүче төшләр –киләчәкне алдан әйтүнең кырык алтының бер өлеше» (шулай ук икенче саннар да китерелә) (Бохари)

Төшнең тормышка ашуында могҗиза юк. Бу Аллаһы тарафыннан мөселман кешесенә бер бүләк. Кайчакта тормышта булган выкыйгалар төштә күргәннәр белән бәйләнеш таба, ниндидер уртаклык килеп чыга. Бигрәк тә, мондый төшләр кыямәт көненә таба еш тормышка аша башлаячак.

Алдан хәбәр бирүче төшне ничек күрергә

Мондый төш күрер өчен түбәндәге шартларны үтәү кирәк:

Аллаһы Тәгаләнең боерганнарын үтәү;

Аллаһы Тәгаләнең тыйганнарыннан баш тарту;

Ялганламау;

Хәрам ризык ашамау;

Йокларга ятканда тәһарәтле булу;

Йөз белән кыйбла тарафына юнәлеп йоклау;

Йоклар алдыннан тиешле догалар уку, зикерләр әйтү;

Мондый төшләр өчен иң кулай вакыт — иртәнге таң алды.

Начар төш

Куркыныч төшләр, бастырылулар — көндәлек тормыштагы кичерешләрнең нәтиҗәсе булырга мөмкин. Шулай ук бу төшләр шайтаннан да булуы ихтимал. Бу хакта Пәйгамбәребезнең хәдисләре бар. Әбү Сәед әл-Худри әйткән: Пәйгамбәр әйткән: Әгәр дә кем дә кем матур төш күрә икән, бу Аллаһтан, аңа зикер әйтегез һәм төшегезне башкаларга да сөйли аласыз. Әгәр дә кеше үзенә ошамаган төш күрә икән, бу шайтаннан, шуңа күрә Аллаһка аның зыяныннан сыеныгыз һәм башкаларга бу хакта сөйләмәгез, шул чакта ул сезгә зыян салмас».

Шайтан кеше төшләре белән уйный ала, ул аларны бутый, кешене төштә газаплый. Еш кына бу төшләрне кеше уянгач хәтереннән югалта. Әгәр дә сез начар төш күрәсез икән, сул ягыгызга төкереп, Аллаһтан ярдәм сорарга кирәк. Начар төшне башкаларга сөйләп йөрергә кирәкми. Куркыныч төшләр кермәсен өчен, өстә язылган пунктларны үтәү кирәк.

Шулай ук, хроник йокы туймау җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шул ук вакытта, мөселман Аллаһның мәхәббәтен йоклаганда да яуларга тырыша.

Йокы гомернең өчтән бер өлешен ала. Шулай булгач, йокыга карата илтифатсызлык күрсәтергә кирәкми һәм тиешле шартларны үтәү зарури. Гомернең өчтән бер өлешен Аллаһтан иңдерелгән матур төшләр белән уздыру шундый күңелле.

Абдуссабур Хәйрутдинов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе