Күршең вафат булса, нишләргә?

Әссәламәгаләйкүм. Минем соравым никахка кагылышлы. Яраткан кешем хәзерге вакытта төрмәдә утыра. Әлхәмдүлилләһ, икебез дә мөселманнар һәм ир

Читайте также
2011 Мар 24

Әссәламәгаләйкүм. Минем соравым никахка кагылышлы. Яраткан кешем хәзерге вакытта төрмәдә утыра. Әлхәмдүлилләһ, икебез дә мөселманнар һәм ир белән хатын булырга телибез. Бу очракта никахыбыз дөрес булсын өчен безгә нәрсә эшләргә?

Әгәр кияү буласы кеше үзенең никахында катнаша алмый икән, ул тантанага вәкилен җибәрергә тиеш. Бу кешегә кияүнең никах укытылуга риза икәнлеген әйтү вазифасы йөкләтелгән була. Шулай да сез башта имамнан мондый никахны укырга ризамы икәнен сорарга тиеш буласыз. Ул элек барлык якның да мондый никахка күнгәнлеген белеп чыга. Кияүнең вәкиле әтисе, бабасы яисә бүтән якын туганы булса хәерлерәк. Әгәр андый затлар юк икән, иң ышанычлы инсанны сайлап алу зарури.

Әгәр күршең вафат булса, нишләргә?

Үлем-тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. Ләкин ул аннан соң бернәрсә дә булмаган соңгы нокта түгел. Ул фәкать яшәешнең теге дөнья яисә ахирәт дип аталган башка рәвешенә күчүне генә аңлата. Аллаһның илчесенән килгән хәдисләрдән күренгәнчә, без бәндәнең үлеменнән соң нәрсәләр кичерәчәге, аның нинди җаваплар тотуы, яхшы адәмнәрнең иркенлектә, ә начарларының кыямәткәчә интегүдә, газапта булачаклары турында беләбез.

Бу хәдисләрнең һәммәсе дә безгә мәгълүм. Шулай да чынбарлыкта без кайчан да булса үлербез дигән фикерне кабул итеп бетерә алмыйбыз. Без бу хакта уйламаска тырышабыз, хәтта аны искә төшерергә дә теләмибез. Бу хәл миңа кайчан да булса соңрак барлыкка килер дигән уй безгә киләчәккә зур планнар корырга ышаныч һәм мөмкинлек бирә. Ә ул, үз чиратында, кешелекнең үсешенә булыша.

Тик ничек кенә булмасын, тормышыбыз акрынлап Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән чиккә якыная. Үзенең туганын яки якынын югалту ачысын татымаган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Бу мизгелләрдә инсан үзе дә югалып кала, кулыннан эш төшә.

Чынлап та әгәр күршең үлсә, нишләргә?

Бу очракта без, ялгыз яшәп, бакыйлыкка күчкән күрше турында сүз алып барырбыз. Әйтик, аны җирләүне оештыру өчен сездән башка беркеме дә юк, ди. Мондый очракта да югалып калырга һич ярамый. Үзегезне кулга алыгыз! Бу эш белән берничә кеше шөгыльләнсә әйбәтрәк, билгеле. Эшне нәрсәдән башларга икәнлеген белмәсәгез, үзегезгә иң якын торган мәчет әһелләренә шалтыратыгыз. Анда мәрхүмнең фамилиясен, исемен, ничә яшьтә булганлыгын, адресын язып алырлар. Шул адрес буенча мәчеттән мәет юучы бабай килер. Мәчеттән аның телефонын сорап алырга да онытмагыз. Шул ук мәчет вәкилләреннән мәетне юу өчен зарури кирәк-яракларны да сорау мәслихәт.

Тик барлык мәчетләрдә дә ләхет такталары булмаска мөмкин. Әгәр сез мөрәҗәгать иткән иман йортында мондый такталар юк икән, алар аның кайдан алырга булуы турында әйтерләр.

Әле тагын кәфенлек өчен кирәкле ак тукыманы да табасы була. Әгәр ул мәчеттә юк икән, бу хакта мәет юучы бабай белән сөйләшегез. Әлеге бабай сезгә берәр мәгълүмат бирмичә калмас.

Сез мәрхүмнең үлеме турында белешмә алырга да онытмагыз. Кабер казу өчен җаваплы кешеләрне билгеләгез. Бигрәк тә кыш көне җир казуы җиңел эш түгел. Аларга эш өчен түләргә кирәкме? Шуны белешегез. Кабер казыган өчен акча алу тыелмый. Моны истә тотыгыз.

Мәчетнең имамы яисә башка җаваплы кешесе белән җеназа намазын кайчан уку турында сөйләшеп килешегез. Җеназада кеше никадәрле күбрәк булса, мәеткә шулкадәрле яхшырак икәнлеген истә тотыгыз.

Җеназа намазы тәмамлангач, мәетне махсус җайланмада яисә автомобильдә зиратка илтегез. Аны нәрсәдә алып бару зиратның ераклыгына бәйле. Йөгермичә, әмма тиз-тиз атлап, мәетне мәңгелек йортына илтергә кирәк.

Әгәр мәрхүмне туганнары җирләсә, гореф-гадәт буенча аларга үзегезнең ярдәмегезне тәкъдим итегез. Әйтик, аларга ризык әзерләүне үз өстегезгә алыгыз, чөнки моңа вакытлары булмаячак. Әгәр мөмкинлегегез булса, 3 көн эчендә аларның кайгыларын уртаклаша аласыз.

Һәр мөселманның шәригать кушканча җирләнүгә хокукы бар. Моны эшләү безгә фарыз-кифая булып санала. Ягъни, мөселманны җирләү -башкалар өстендәге мәҗбүри гамәл. Мөмкинлеге була торып та, бу эшне берәү дә башкармаса, аның гөнаһысы барлык мөселманнарга да төшәчәк. Ә моннан Аллаһ сакласын!

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә җеназа намазында катнашкан кешегә Раббыбыз тарафыннан никадәрле зур әҗер-савап бирелүе турында әйтелә. Ә инде мәет җирләүне оештыручыга Аллаһының бүләге нинди буласын күз алдына да китереп булмый.

P. S. Мәетне юу өчен мәчеттән алып торган кирәк-яракларны хуҗаларына кайтарырга онытмагыз.

Абдусабур ХӘЙРЕТДИНОВ


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе