Исламда мәзһәбнең әһәмияте нинди?

Хөрмәтле дин галимнәре! Сезгә мәзһәбләр турында сорау бирмәкче булам. Алар исламда нинди роль уйный? Без мәзһәбләр буенча яшәргә тиешме? Кайчагында

БӘЙЛЕ
2011 Фев 13

Хөрмәтле дин галимнәре! Сезгә мәзһәбләр турында сорау бирмәкче булам. Алар исламда нинди роль уйный? Без мәзһәбләр буенча яшәргә тиешме? Кайчагында кайберәүләрдән мөселманнар Коръән һәм сөннәт буенча гына яшәргә тиеш дигән сүзләрне ишетергә туры килә. 4 мәзһәб Пәйгамбәрнең (с. г. в.) сөннәтенә һәм аларның үзләренә каршы килмиме? Алдан ук рәхмәтемне белдерәм.

Мәзһәб сүзе тәрҗемәдә дини-хокукый юнәлеш дигәнне аңлата. Мәзһәбләр күп булган, ләкин аларның барысы да киң таралмаган. Аларга бөек ислам галимнәре нигез салган. Ихтыяҗ булганда, бу галимнәр үзләре хөкем чыгарып, дини белемне тәртипкә салганнар, аларны без хәзер өйрәнә торган хәлгә китергәннәр. Без аять һәм хәдисләрнең күбесен ул галимнәрнең аңлатмасыннан башка төшенә алмаган булыр идек. Тик шуны истә тотыгыз: мәзһәб буенча түгел, ә сөннәт буенча гамәл кылырга кирәк дип раслау үзе үк дөреслеккә туры килми. Биредә мөхтәрәм дин галимнәрен кимсетергә омтылыш сизелә, чөнки сөннәтне алардан да яхшырак белүче булмаган. Аннары, алар гыйлемне дә Пәйгамбәрнең сәхабәләреннән алганнар.

Мәзһәбләр Пәйгамбәрнең сөннәтенә каршы килмиләр. Кайбер мәсьәләләрдәге аерма хәдисләрне кабул иткәндә генә килеп чыккан.

Ә мәзһәбләр кирәкми, хәдисләр буенча гына гамәл кылу тиешле дип йөрүчеләр нәфес колына әйләнеп куюлары бик ихтимал. Андыйлар теге яки бу мәсьәләне чишкәндә үзләренә ошаган яисә җиңел тоелган хәдисләрдән файдаланырга яки кулланырга мөмкиннәр. Ә мәзһәбләрдә теге яки бу хәлдә ничек гамәл кылырга дигән сорауларга тәгаен җаваплар бар. Мәсәлән, татарлар гасырлардан гасырларга -хәнәфи мәзһәбендә, ә Кавказ халыклары шәфигыйда булганнар. Мәзһәбләр-Раббыбызның рәхмәте.

Әссәламәгаләйкүм. Минем шундый сорау иде. Мин бер кызны яраттым һәм аңа өйләнергә уйладым. Аннары миңа хәтле аның егетләре булганлыгын белдем. Ул кызга хәзер 18 яшь. Бу хәл аңа 14-16 чагында килеп чыккан. Мин хәзер нәрсә эшләргә дә белмим...Нишләргә киңәш бирер идегез? Ул елый, үкенә...Ләкин мин бу хакта уйламыйча кала алмыйм. Ислам галимнәре ни диләр моның турында?

Вәгаләйкүмәссәлам. Өйләнү мәсьәләсен бары сез үзегез генә хәл итә аласыз. «Миңа хәтле аның егетләре булганлыгын белдем» дигән сүзләр нәрсәне аңлатадыр: анысы аңлашылмады. Мин исламда ир белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре ничек чагылыш табуына гына ачыклык кертеп китмәкче булам.

Коръәндә: «Начар хатыннар-начар ирләргә, начар ирләр-начар хатыннарга, ә яхшы хатыннар-яхшы ирләргә», диелгән.(«Нур» сүрәсе, 26 нчы аять.)

Ләкин барлык аятьләргә дә күз йөртеп чыксаң, шәригатьтән шул аңлашыла: башка ирләр белән якынлык кылган хатын-кызга да өйләнергә мөмкин, әгәр дә ул моңа үкенеп, тәүбәгә килгән булса.

Дөрес, һәрбер ир заты башкалар кулы кагылмаган кызга өйләнергә тели. Биредә бик кызыклы психологик һәм медицина күзлегеннән чыгып караган мәсьәләләр бар.

Беренчедән, хатын кеше барыбер үзенең икенче ирен беренчесе белән чагыштырып караячак.

Медицина ягы да шактый мөһим: беренче якынлык кылу ирләргә дә, хатын-кызларга да аеруча әһәмиятле. Образлы итеп әйткәндә, ирләрнең гены хатынның генына сеңдерелә. Шуңа күрә дә беренче туган бала әтисенә түгел, бәлки хатын-кызның беренче якынлык кылган кешесенә охшарга мөмкин. Мондый хәл Пәйгамбәребез заманында да булган. Бер хатынның баласы ул зина кылган кешегә бик охшаган.

P. S. Тәүбәгә килгән хатынга өйләнергә мөмкин. Тик бу мәсьәләне сез үзегез хәл итәргә тиеш.

P. S. S. «Истихарә» догасын укыгыз.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе