Балага фаҗигале рәвештә һәлак булган кешенең исемен бирергә ярыймы?

Бу һәм башка сорауларга «Info–Ислам» мәгълүмат агентлыгының фикһ мәсьәләләре буенча хокук бүлеге җитәкчесе Габдесабур хәзрәт Хәйретдинов җавап

БӘЙЛЕ
2010 Дек 21

Бу һәм башка сорауларга «Info–Ислам» мәгълүмат агентлыгының фикһ мәсьәләләре

буенча хокук бүлеге җитәкчесе Габдесабур хәзрәт Хәйретдинов җавап бирә

Сорауларны tatar–islam.ru сайтында бирә аласыз

Мөселман кешесенә көмеш чылбыр тагып йөрергә мөмкинме?

Юк, ярамый. Ирләргә бары көмеш балдак киеп йөрү генә рөхсәт ителә.

Минем еш кына ирләрнең буй-буй ак сызыклы яшел түбәтәй киеп йөргәннәрен күргәнем бар. Ә Казанда хәтта мәчетләрдә дә андый түбәтәйдән йөрмиләр. Бу нәрсәне аңлата? Бәлки бу хакта берәр хәдис бардыр.

Һәр милләтнең үзенә генә хас баш киеме бар. Һәркем аңа үзенчә мәгънә сала. Пәйгамбәр чалмадан йөргән. Гарәбстанда эссе кояш астында түбәтәйдән йөреп тә булмас иде. Дөрес, ул чакларда алар түбәтәйне белмәгәннәр дә. Баш киеме җирле халыкның йолаларына нигезләнеп киелә.

Ураза турында мәгълүмат алмакчы идем. Ижауда яшим. Иртәге көннән ураза тотмакчы булам. Иртәнге намаз -6.03тә. Әйтегезче, миңа ничәдә торып сәхәр ашарга?

Сәхәрне иртәнге намаз башланганчы ярты сәгать алдан ашап бетерергә кирәк.

Мин беләм Зөлхиҗҗә аендагы 9 көн уразаның сөннәт икәнлеген. Әгәр дә бу көннәрдә күрем башланса, уразаны калдырган көннәрне кире кайтарып тотарга кирәкме? Моның өчен Аллаһының бүләге булырмы?

Нәфелгә кагылышлы барлык гамәлләр дә вакыты узгач кире кайтарылмый. Әгәр уразага кергән көнне күремегез башланса, шул көннең нәфел уразасын кайтарып тотарга кирәк була. Шуңа күрә Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә хатын-кыз ураза тота алмаса, аңа аны кайтарырга кирәк түгел. Иншә Аллаһ, мондый нияте өчен Раббыбыз аны бүләкләр.

Әйтегезче, Корбан бәйрәмендә сарыкны корбан итү йоласы ничек башкарыла? Мин интернетта бәйрәмгә кадәр 10 көн алдан ураза тотарга кирәк, дип укыган идем. 9 көн буена дога кылу сорала икән. Сарыкны чалганнарын миңа карап тору заруримы? Хайванның каны акканын карап тору мәҗбүри диләр. Дөресме? Бу вакытта нинди догалар укыла? Алдан ук рәхмәтемне белдерәм.

Әйе, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә ураза тоту, хәерле гамәлләр кылу хуплана. Бу айда Коръәнне, намазны күбрәк уку мәслихәт. Моннан тыш, Корбан бәйрәме көнне иртәдән үк ашамау хәерлерәк. Иртәнге ашны корбан итеннән әзерләнгән ризыктан башласагыз яхшырак. Бу гамәлләрне үтәү мәҗбүри түгел, тик шулай эшләү шәригатьтә хуплана.

Сарыкны чалганда аның каны акканын карап тору шарт түгел, шулай да ул урында булсагыз ярый. Әгәр дә кан чыкканны күрүне начар кичерсәгез, хайван чалган җирдә тормасагыз да була. Корбан чалганда мондый дога укыгыз: Әллаһуммә һәзә минкә вә ләкә.

Балага фаҗигале рәвештә һәлак булган кешенең исемен бирергә ярыймы? Моның тәэсире булмыймы, ул аның язмышын кабатламыймы? Бу сораулар минем өчен бик мөһим. Шуңа күрә аларга кыска вакыт эчендә җавап бирә алмассызмы.

Фаҗигале төстә шактый кеше һәлак була. Аңа карап алар «кара исемлек»кә кермиләр. Мәсәлән, Гомәр шулай ук фаҗигале рәвештә һәлак була. Ләкин аның исеме уңышсызлык китерә, дип исәпләнми.

Минем кәләшем этник мөслимә. Ул христианлыкны кабул иткән һәм үз конфессиясенең барлык кануннарын да үтәп бара. Аның әтисе никахны чиркәүдә укуны катгый тыйды. Мин аңа ислам турында күп тапкырлар сөйләдем, әмма ул мөселманнар динен кабул итмәскә дигән ныклы карарга килде. Бу очракта миңа нәрсә эшләргә? Җавапны озакка сузмасагыз яхшы булыр иде.

Әгәр Сезнең кәләшегез «этник мөслимә» , җитмәсә, христианлыкны да кабул иткән икән, ислам күзлегеннән чыгып караганда ул диннән тайпылган, ягъни мөртәт булып исәпләнә. Ә мөртәткә өйләнергә ярамый.

Әйтегезче, мөселман кешесенә футбол уйнарга ярыймы? Ниндидер кешеләр бер пәйгамбәрнең башын кисеп алып, аны аяклары белән тибеп йөргәннәр, шуңа күрә футбол уйнарга ярамый, дип ишеткән идем. Дөресме бу?

Мондый фикерләр дәлил белән ныгытылырга тиеш. Кемнән, кайда һәм кайчан ишеттегез андый сүзләрне? Без андый тыюларны белмибез һәм бу хакта беренче ишетәбез. Гомумән, исламда спорт белән шөгыльләнү бары хуплана гына.

1 нче сорау: Минем әти тагын өйләнде. Үги әнинең кызы бар. Миңа ул кызга өйләнергә мөмкинме?

2 нче сорау: Сүгенүгә исламда нинди хөкем?

3 нче сорау: Мин хатын-кызга өйдә ялгызы гына яшәү тыела, дип ишеткән идем. Нинди вакыт эчендә тыела ул?

Алдан ук рәхмәтемне белдерәм.

1. Мөселманга үги анага яисә тәрбиячесенә өйләнергә ярамый. Ә үги ананың кызына яисә тәрбиячесенең кызына өйләнүдән гөнаһ юк.

2. Үзеннән-үзе аңлашыла: сүгенү мөселманны бизәми. Пәйгамбәребез ((с.г.в.)): «Иманлы кеше сүгенми, каргымый, начар сүзләр әйтми», — дигән.

3. Каян ишеттегез ул сүзләрне? Хәдисләрдә таптыгызмы? Төгәлрәк итеп аңлатсагыз икән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе