Сорау-җавап

Мин егетем белән намаз укыйм. Безнең ата-аналар очрашканыбызны беләләр һәм никаһка да каршы килмиләр. Ләкин ике елдан соң гына кавышырсыз дип әйтәләр. Ә без хәзер

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Мин егетем белән намаз укыйм. Безнең ата-аналар очрашканыбызны беләләр һәм никаһка да каршы килмиләр. Ләкин ике елдан соң гына кавышырсыз дип әйтәләр. Ә без хәзер никаһ укытырга телибез, чөнки интим мөнәсәбәтләр хәрам булмаска тиешләр. Безнең очракта ата-аналарсыз гына никаһ үткәрергә буламы?

 

Хәнәфи мәзхәбе буенча вәлиләрнең ризалыгы мөһим түгел, ләкин ул никаһны юкка чыгара ала, әгәр дә тигезсез никаһ булса, килешү нигезендә мәһер түләнмәсә.

 

Минем дустым (хатын-кыз) үзенең туена мине шаһит блырга чакырды. Ул христиан динендә, шуңа күрә, алар чиркәүдә кавышалар. Миңа шаһит булырга ярыймы? Зөһрә

 

Поп егет белән кызны никаһлаганда, шаһитләр дә моны кабул итәләр. Кыз артында иптәш кызы, егет артында дусты басып тора. Алар бу никаһның догалы сакчылары итеп исәпләнәләр. Шуңа күрә, алар диннәре буенча христиан булырга тиешләр.

Шуңа күрә, аларның туенда шаһит булырга яроамый, чөнки сез мөселман.

 

Эчем авыртканга күрә, табиб миңа аз-азлап кына көнгә биш мәртәбә ашарга кушты. Рамазан аенда нишләргә? Нәзир

 

Мөселман табибы янына да барып карагыз. Әгәр аны тапмасагыз, шушы табиб кшканча эш итегез.

 

Елгада, диңгездә, бассейнда бөтен тән белән су керсәм, яки душ керсәм, тәһарәт алынамы?

 

Мондый вакытта “Госел-тәртиби” кабул булмый, чөнки аны тәртип буенча алырга кирәк, мәсәлән, башта баш белән муенны, аннары тәннең уң як өлешен юарга кирәк. “Госел-иртимаси” кабул була, әгәр дә башыгыз белән суга чумсагыз. Андагы су сезне күмәргә тиеш.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе