Корбан чалганда нинди догалар кылырга кирәк?

Корбан чалганда нинди догалар кылырга кирәк?   Беренчедән, әйтергә кирәк, корбан чалу ул гыйбадәт, чөнки Аллаһ корбан чалуны намаз уку белән бергә искә алды. Аллаһы

БӘЙЛЕ
2009 Авг 09. Фото:islam.ru

Корбан чалганда нинди догалар кылырга кирәк?

 

Беренчедән, әйтергә кирәк, корбан чалу ул гыйбадәт, чөнки Аллаһ корбан чалуны намаз уку белән бергә искә алды. Аллаһы Тәгалә әйтә? “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал” (Кәүсәр, 2). Гыйбадәт дигән сүз корбанны бер яңалык та кертмичә үз тәртибе белән чалуны аңлата. Корбан чалганда дога кылуга килсәк, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) корбан чалганда, түбәндәге доганы укыган: “Бисмилләһи Аллаһү әкбәр”. Шулай ук, түбәндәге сүзләрн дә өстәргә мөмкин: Аллаһүммә хәзә минкәвә ләкә” (Я Аллаһ. Ул Синнән килгән һәм Сиңа (корбан чалабыз). Шулай ук, корбан чалган урында булырга кирәк, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) кызы Фатыймага болай дигән: “Бар, корбан чалган урында тор, чөнки корбанның беренче кан тамчысы таму белән, гөнаһлар кичерелә башлый, һәм болай диген: “Иннәс- сәләти вә нүсүки вә мәхйәйә вә мәмәти лилләһи раббил галәмин лә шәрикәләһү вә бизәликә үмиртү вә әнә минәл мүснә”.

 

Аңлатыгыз әле, ни өчен хайван ите белән түләргә ярамый?

 

Алдан ук әйтүебезчә, Корбан ул гыйбадәт, ә бу исә түбәндәгене аңлата: корбан чалучы кеше үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртрыга тиеш түгел. Ислам хокукы китапларында моңа карата бер җөмлә әйтелгән: “Хайван ите белән түләргә ярамый”. Моны логави яктан болай аңлдатырга була:  гыйбадәт эшче көчләрне хайван итенә сату-алуга әверелә. Башка очракны да карап үтик. Әгәр дә корбан чалучы мохтаҗ кеше булса, корбан чалдыручы итнең бер өлешен аңа бирә ала. Чөнки садака бирү рөхсәт ителгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Галигә болай дигән: “Корбан итеннән калганын садака итеп өләш, ләкин корбан чалучыга түләмә. Аллаһ илчесе, шулай ук, әйтә: “Корбанның тиресен кем сата, шуның корбаны кабул булмый”.

 

Ни өчен корбан  итеп мөгезле эре һәм вак терлек кенә чалына? Атны да корбан итеп чалырга ярыймы?

 

Корбан чалу ул гыйбадәт, шуңа күрә, аны билгеле бер вакытта, билгеле бер хайваннарны корбан итеп чалырга була. Корбан чалына торган хайваннарны пәйгамбәрбез (с.г.в.) әйтеп биргән. Атны, тавыкны һәм башка шуның кебекләрне корбан итеп чалырга ярамый.

 

Имам гает намазын тәһарәтсез укыса, нәрсә эшләргә?

 

Әгәр имам тәһарәтсез укыганын кешеләр таралып беткәнче белсә, намазны яңадан укырга кирәк. Ә инде кешеләр таралып бетсәләрһәм корбан чалсалар, намазны имам үзе генә укый. Корбаннар исә кабул булалар.

 

Корбан чалучыга ураза тоту мәҗбүриме?

 

Берничә очракта гына ураза тиеш була: рамазан аенда, уразаны каза һәм кәффәрәт кылганда, нәзер әйткәндә. Башка очракларда ураза нәфел була. Өстәмә уразаларга Зөлхиҗҗә аеның беренче 9 көнендәге ураза керә. Хәдисләрдән билгеле булганча, пәйгамбәребез Зөлхиҗҗә аеның уразаларын калдырмаган. Аллаһ илчесе болай дигән: “Гарәфә көнендә ураза тоту ике елның (узган һәм киләчәк) гөнаһларын кичерә”. Ураза тоту корбан чалу белән бәйләнмәгән, корбан чалучы гына ураза тота дигән сүз дөрес түгел.

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе