Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме?

Составында 1,2 % спирт бар дип язылган куасны кулланырга мөмкинме? Габдерәшит Әгәр спиртның барлыгы турында язылган булса, кулланырга ярамый. Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме? Бик

БӘЙЛЕ
2011 Дек 29

Составында 1,2 % спирт бар дип язылган куасны кулланырга мөмкинме? Габдерәшит

Әгәр спиртның барлыгы турында язылган булса, кулланырга ярамый.

Динебездә мәетне яндыру рөхсәт ителәме?

Бик сирәк очракларда гына рөхсәт ителә. Мәсәлән, теге яки бу йогышлы эпидемияләр вакытында мәетне яндырырга мөмкин.

Мин инде өченче елымны намаз укыйм. 2-3 минут эчендә 1 генә тапкыр тәһарәт алган кешеләргә көнләшеп карыйм. Ә миңа якынча 5-6 мәртәбә алырга туры килә тәһарәтне. Әйтик, кулларны юганда, авызны чайкамаганлыгым искә төшә һәм тәһарәт алуны яңадан башларга кирәк була. Намазны да мин тыныч кына укый алмыйм. Сүзләрне дөрес әйттемме икән дип шикләнгәнгә, догаларны күп тапкырлар кабатларга туры килә. Намаз укыганда төрле тавыш мине чыгырдан чыгара, абсолют тыныч урынны табасы була. Минем беләсем килә: мондый мәсьәләсе булган кешеләр бармы икән? Кайберәүләр бу хәлне үз-үзеңне ышандыру гына дип атыйлар. Үз-үзеңне ышандыру 2 елдан артык дәвам итә аламы? Элиза

Кызганыч Сезнең мондый хәлегезнең инде өченче ел дәвам итүе. Сезнең белән булган әлеге хәл әйбәт түгел. Мөселманнар илаһияте белемендә борынгы заманнардан бирле шулай булып тоелган нәрсәләргә игътибар бирмәскә кушыла. Ничек кенә булып тоелса да, тәһарәтне бер генә тапкыр алыгыз. Намазны да киеренке рәвештә укымагыз, бүлдерергә теләгән нәрсәләргә әһәмият бирмәгез.

Кан әйләнешен яхшырту өчен күбрәк физик күнегүләр эшләгез, актив тормыш рәвеше алып барыгыз. Хәләл ризыклар кулланыгыз, дөрес ял итү, вакытында йоклау һәм йокыдан тору шулай ук зур әһәмияткә ия. Үзегезне ныклы режимда тотыгыз һәм шулай дәвам итегез.

Сезгә минем «Мир души» һәм «Мусульманское право» дигән китапларым файдалы булыр дип уйлыйм.

Бу сорауларга җаваплар umma.ru сайтыннан алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе