Автомобиль сатып алырга телим. Әмма минем керем аны кредитка алырга гына мөмкинлек бирә. Тик мөселман кешесенә кредит алуның гөнаһ икәнлеген беләм. Бу хәлдә миңа нишләргә?
Бездә, Россиядә ислам банклары бармы? Шәригать кысаларыннан чыкмыйча, машинаны ничек сатып алырга? Ринат
Россиядә хәзерге вакытта ислам банклары юк. Шулай ук мин сезгә кредитка машина алырга киңәш итмим. Сабыр итегез, 1 ел яхшылап эшләгез, кирәкле сумманы җыегыз, ә җитмәгән акчаны туганнарыгыздан, якыннарыгыздан әҗәткә алып торыгыз. Бурычка алу турында кәгазь языгыз һәм аны үз вакытында түләп барыгыз. Соңгы 20 елдагы тормыш тәҗрибәмнәм чыгып шуны әйтә алам: хәтта зур күләмдә акча алып торган кешеләр дә әҗәтләрен кире кайтарырга оныталар. Ә бурычны кире кайтармау — зур гөнаһ.
Мин үзем мөселман кешесе, ә хатыным этник мөслимә. Ул ураза тотмый, кайчагында спиртлы эчемлекләр дә куллана. Мин мондый хәл белән килештем инде. Соравым шундый: хатыным хәмер эчкәннән соң мине үпсә, мин дә аның кебек, 40 көнгә иманамны югалтаммы? Кыскасы, исерек хатынны үбеп, никадәрле гөнаһ алам? Әнсәр
Хатыныгызның спиртлы эчемлекләр куллануы сезнең өчен гөнаһ түгел. Ул балигъ булган, үзе өчен үзе җавап бирә ала торган кеше. Ә аның кайчагында хәмер эчүе психикасы сәламәт түгеллекне аңлата. Сезгә аның белән тыныч кына бу хакта сөйләшергә киңәш бирәм. Хатыныгызга минем «Женщины и ислам» дигән китабымны бүләк итегез. Аның бу китапны укыганлыгын күзәтү астына алыгыз.
Әйтегез әле: сырны кулланырга ярыймы? Моны шуңа күрә сорыйм: аны әзерләгәндә пепсин дигән порошок кушалар. Ә бу порошок хәләл булмаган хайванның ашказаныннан алына. Ә кайбер сырларны хәтта дуңгыз ашказанында тоталар. Анжелика
Сырның составына игътибар итегез. Ашказаны согы ферменты (сычужный фермент) кушып эшләнмәгән сырларны кулланыгыз.
Бу сорауларга җаваплар umma.ru сайтыннан алып тәрҗемә ителде

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.