Мин үземнең танышыма карата ямьсез гамәл кылдым. Бу начарлыгымны материаль рәвештә капладым. Гомумән, без моны оныткан идек. Минемчә, барыбер хәзер башкалар минем турында начар уйлый. Һәм мин моңа бик тә оялам. Танышларым минем белән аралашса да, аларның миңа карата үзгәргән мөнәсәбәтен тоям. Хәлләрне уңай якка үзгәртер өчен нәрсә эшлим икән? Азамат.
Җавап: Аллаһ Мәрхәмәтле, Шәфкатьле, Гафу итүче. Аның кичерәчәгенә шикләнмәгез. Үпкәләткән кешегездән гафу соравыгыз, материаль рәвештә гаебегезне каплавыгыз бик тә мөһим. Ә сезнең турында начар фикердә булучыларга игътибар итмәгез.Зур гөнаһлардан сакланырга тырышып, алга барыгыз. Танышларыгызның сезнең хактагы фикерләрен үзгәртер өчен, сезгә үз эшләрегез белән шөгыльләнергә, уңышлы гына авырлыкларны җиңәргә , максатларга ирешү, ягъни башкалар алдында алдагы елларда уңышларыгызны күрсәтә белү кирәк. Һәм әйләнә-тирәдәгеләргә игътибар итмәгез. Бу як-якка бик зур әһәмият бирмичә, тиз генә куелган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре