Мине борчый торган ике сорауга җавап бирсәгез иде.
1. Үземне белгәннән бирле, әти белән әни әллә ни аңлатмасалар да, Аллаһка ышанып яшим. Мин Аның белән үземчә аралашып, барлыгын сизеп яшәдем һәм бу миңа җитә иде. 13 яшемдә мине әни чукындырырга теләде (әнием — татар, әтием — рус). Христиан дине турында мин ул вакытта әз белә идем, Ислам хакында исә берни белмәдем. Әниемнең теләгенә каршы килмәдем. Миңа Ксения дигән исем бирделәр, тәре, икона алдылар. 7 ел узгач, булачак ирем белән таныштым. Ул миңа Исламны аңлатты. Шулчак минем өчен яңа дөнья ачылгандай буды. Һәр ел саен иманым, ышанум арта барганын тойдым. Исламда мин үземне борчыган барлык сорауларга җавап табам. Моннан тормышым да күпкә җайланды һәм яшәве дә тынычрак, рәхәтрәк булды. Ләкин тартмамда тәре белән, икона ята. Нишләтергә икән аларны? Алар бары тик әйберләр генә булуын аңлыйм, тик ташларга да кулым бармый. Үземдә тотарга да кирәк түгеллеген беләм.
2. Икенче соравым исемем белән бәйле. Мин аны үзгәртергә теләр идем. Ләкин сез аның мәгънәсе уңай булган очракта, моны эшләүнең кирәге юк, дип әйтәсез. «Оксана», «Ксения» грек теленнән тәрҗемә иткәндә «ят, чит ил кешесе» дигәнне аңлата. Чиркәүдә бу исемне изгеләр хөрмәтенә кушалар. Бу исем, минемчә, холкыма туры килми. Бәлки миңа аны алмаштырыргадыр? Оксана.
Җавап: 1. Аларны чиркәүгә илтегез. 2. Исем без аны уңышсызлыкларда сәбәпче дип уйлый башлаганчы, безнең тормышыбызга тәэсир ясамый.Әгәр дә инде үзгәртәсегез килсә, сез моңа хаклы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел