Корбан бәйрәме көнне мин 13 яшьлек туганнан туган сеңлем өчен дә корбан чалдыра аламмы? Бу сеңлемнең әнисе моны булдыра алмый, ә әтисе алар белән бергә яшәмәгәнлектән, элемтәдә тормый. Бу көнне мин ике хайванны (үзем һәм сеңелем өчен) чалдыра аламмы? Сәйдә
Бер бюджеттан бер генә корбан чалына. Шуңа күрә, әгәр сеңлегез эшләми икән, аның исеменнән корбан чалдырырга кирәкми.
Мин әрмән милләте кешесе. Ислам динен кабул итәргә телим. Чечен телен һәм йолаларын өйрәнәм. Ник дигәндә, чечен кызын өзелеп яратам һәм аңа өйләнергә телим. Аңа мин өйләнә аламмы? Аның туганнары мине кабул итәрме?
Алар сезне кабул итәрме, юкмы: бу хакта үзләреннән сорап кына белә аласыз. Шуңа күрә беренче чиратта ул кыз һәм аның туганнары белән гаилә төзү мәсьәләсендә сөйләшергә киңәш бирер идем.
Сорауларга Мәскәү имамы Шамил ГАЛӘВЕТДИН җавап бирде

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай