Моннан 20 көн элек ирем үлде. Аның кабере янында нинди сүрә укырга була? Аны өйдә укырга ярыймы? Ул сүрәне үзем өйрәнергә һәм укырга телим. Кабер янында сүрә укуның ешлыгы нинди? Тәүлекнең кайсы вакытында уку хәерлерәк?
Соңгы көннәрдә ирем гел тере кыяфәттә төшкә керә. Бу төшне ничек аңларга? 40 көнгә кадәр аның рухы әле өйдә кала дип ишеткәнем бар. Дөресме ул? Бибигөл
1. Коръәндәге беренче сүрәне — «әл-Фатиха»ны, яисә «Ясин»не укый аласыз.
2. Сез үзегез укырга да өйрәнә аласыз. Сезгә биредә Илдар Галәветдиновның «Тәҗвид. Изге Коръәнне укы кагыйдәләре» дигән китабы ярдәм итәр.
3. Кабер янында укуның ешлыгына килгәндә, үзегез ничек теләсәгез, шул кадәрле укыгыз.
4. Сез әйткән төшкә уңай яктан бәя бирергә була.
5. Бу дөрес түгел. Җирләгәч, кешенең җаны чыгып китә. Болар хакында минем «Теге дөнья. Әңгәмәләр» дигән китапны укыгыз.
Җаваплар umma.ru агентлыгыннан алынды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай