Уразаны бозмый торган очраклар мондыйлар:
1. Онытып җибәреп, ризык һәм су куллану, җенси якынлык кылу. Ураза исенә төшүгә, кеше бу гамәлләрне туктатырга һәм уразаны дәвам итәргә тиеш.
2. Ирексездән мәни (сперма) чыгу. Мәсәлән, поллюция күренеше.
3. Күзләргә сөрмә тарту һәм аларга дару тамызу.
4. Кан чыгару, анализлар өчен яки донор сыйфатында кан тапшыру.
5. Паста кулланмыйча гына тешләрне мисвәк яки теш щеткасы белән чистарту.
6. Борынны юу һәм авыз чайкау.
7. Душ керү, госел коену.
8. Ураза тотучының катнашыннан тыш, ирексездән тәмәке төтене яисә башка төрле тузан кисәкчәсе керү.
9. Кан яки дару йотмыйча, тешне дәвалау һәм суырып алу.
10. Йоткылыктан килгән лайланы йоту.
11. Аз күләмдә косу (ирексездән косу һәм косыкның киредән ашказанына төшеп китүе яки авыз куышлыгын тутырмыйча гына косу).
12. Теш арасына кысылган, тик борчак зурлыгында булмаган ризыкны йоту.
13. Медицина максатларында, венага, тире астына яки мускулларга укол кадау.
14. Хушбуй иснәү.
15. Йотмыйча гына, ризыкның тәмен тату.
16. Дезинфекция яки ачык җәрәхәтне төзәтү максатларында дару мае (мазь), йод, яшел су (зеленка) куллану.
Тәһарәт алганда авызны чайкаганда ураза бозылырга мөмкинме? Мөхәммәт
Авызны чайкау уразаны бозмый. Биредә иң мөһиме — су йотмау.
Тәһарәт алганда авызны чайкаганда очраклы рәвештә су йоту уразаны бозамы? Илшат
Бу очракта ураза бозылмый дигән караш төп фикер булып санала.
Ураза вакытындагы тәһарәт гадәти тәһарәттән аерыламы? Авыз куышлыгын чайкаганда, борынны, колакларны юганда аермалыклар юкмы?
Тәһарәт шулай ук алына. Бары авыз куышлыгын чайкаганда су белән артык мавыгырга кирәкми.
Ураза вакытында борынга дару тамызырга, ингаляция ясарга ярыймы? Гайшә
Ярый.
Уразада какырыкны йотарга ярыймы?
Мөмкин.
Сорауларга җаваплар «Умма.Ру» сайтыннан алып тәрҗемә ителде

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай