Мөселман хатын-кызының гомерендә беренче тапкыр үткәрелә торган никах мәҗлесендә, һичшиксез күз явын алырлык булырга тиеш. Ислам шаригате буенча никахта нинди кием киелергә тиеш соң? Хатын-кыз тыйнак, артык сыланып тормаган киемнән булырга тиеш. Гаурәт булып саналган җирләр каплана, башына яулык бәйләнә.
Татарстанда никах мәҗлесен мәчетләрдә уздыру күркәм бер гадәткә әйләнде. Кәләш никахка дип махсус кием сайлый. Татар кызлары туниканы өстен күрә. Аны чалбар белән кию уңайлы да, матур да. Ә инде Ислам кануннарын үтәүче мөселман кәләшләре, иркен итеп тегелгән күлмәккә өстенлек бирәләр. Әлбәттә, башта матур итеп ябылган яулык, яисә модалы итеп бәйләнгән шарф. Бүгенге көндә яулык бәйләүнең нинди генә ысуллары юк. Киемнәрне дә сайлап алу мөмкинчелеге юк түгел. Никах мәҗлесендәге кием ачык, якты төстә булырга теш. Ул аклык, сафлык төсен биреп торсын. Ал, зәңгәрсу, ак төсләр һәрвакыт модада.
Сезнең игътибарыгызга никах киемен сайлауда берничә киңәш тәкъдим итәбез.
- Никах киемен сайлаганда, һәрвакыт үз стильегезгә туры килгәнен, сезгә канәгатлек бирә торганын сайлагыз . Чөнки никах тантанасы сезнең хәтердә озак вакытлар сакланырга тиеш.
- Сезгә туры килә торган төсне сайлап алу да мөһим. Кияү егетенең дә ниндирәк төстәге киемнән булуын белешегез. Никах мәҗлесендә берегез ал төстә, икенчегез зәңгәр төстәге киемнән булсагыз, бик үк килешеп бетмәс.
- Киемне сайлаганда үз размерыңа туры килгәнен сайлап алырга кирәк. Артык кысып торса, озын булса уңайсыз булачак. Бу уңайсызлык сезнең йөзегездәге елмаюны югалтырга тиеш түгел.
Никахка кием сайлаганда тагын бер киңәшне истән чыгармаска кирәк. Киемне никахтан соң да киерлек булсын иде. Бер тапкыр гына киеп, шкафта тузан җыеп ятса бу исраф булыр иде. Шуңа да киемнең уңайлысын, үзегезгә охшаганын сайлап алыгыз. Шул чакта сез никахыгызда гүзәлнең дә гүзәле, чибәрнең дә чибәре булырсыз.
"Svadebnyigu"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел