Килен кайнана туфрагыннан...

Кайнана һәм килен ... Бу ике сүз арасында никадәр серлелек, никадәр җылылык, ярату, рәхмәт хисе... Һәм шул ук вакытта никадәр күз яшьләре, гайбәт, җимерелгән

Читайте также
2010 Ноя 30

Кайнана һәм килен ... Бу ике сүз арасында никадәр серлелек, никадәр җылылык, ярату, рәхмәт хисе... Һәм шул ук вакытта никадәр күз яшьләре, гайбәт, җимерелгән гаиләләр, әтисез үскән балалар, эчкә җыелган, ташып, ургылып чыккан үпкә, рәнҗеш.

Бүгенге көндә, әлбәттә, килен белән кайнана дус-тату яшәргә, хисләрен тышка чыгармаска тырыша. Әмма, ни генә дисәң дә, тискәре яклары күбрәк шикелле. Кем гаепле: картлык көнендә кыерсытылып, бер ялгызы калган, бернинди хокукларсыз анамы, әллә яңа гаиләгә үз тормышын, үз бәхетен корырга теләп, курка-курка гына аяк баскан яшь киленме? Бүген без бу сорауларга җавап эзләргә тырышып карарбыз. Дөресрәге, җавап эзләргә кенә түгел, киңәшләребез белән ярдәм итәргә дә тырышырбыз. Чөнки, нәрсә әйтсәң дә, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәүгә ни җитә. Ялгышларны төзәтик, язмышларны үзгәртик. Тыныч гаилә учагы күңелләребезне гел сөендереп торсын.

Яши-яши нинди генә җирләргә барып чыкмыйсың да, кемнәр белән генә очрашмыйсын. Һәр кешенең үз язмышы, үз тарихы. «Чын тормыш әле ул кияүгә чыккач кына башлана», — дип әйтә иде әнием. Чыннан да шулай икән. Төрле вакытта, төрле урында ишеткән, гыйбрәт булырдай бу кечкенә генә язмыш вакыйгаларын сезгә дә җиткерәсем килә.

Беренче тарих

«...Үзем усал кайнана белән интегеп яшәдем. Гел төксе йөзле, караңгы чырайлы булды ул. Саран иде, бер әйбер алырга рөхсәт итмәде. Аннан узып берни эшләп булмады. Үзем беркайчан да андый булмаячакмын, улым өйләнгәч, яшьләргә үзләренчә яшәргә юл куярмын, киленемне яратырмын дип үз-үземә сүз бирдем. Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый икән. Киленемне бик яратып кабул итсәм дә, тора-бара аның соң дәрәҗәдә ялкау булуын абайлап алдым. Бөтен эш минем өстә булды, ә киленем, беркайда да эшләмәсә дә, тотынып савыт-саба юып куярга да теләмәде. Мин җайлап кына өйрәтергә теләдем. Әмма тора-бара эш кычкырышуга кадәр барып җитте. Бу хәлләр улыма да барып иреште. «Әгәр хатының берничек тә миңа булышырга теләми икән, аерым яшәп карагыз», — дидем беркөн, чыгырдан чыгып. Тик ни гаҗәп, улым китәргә ашыкмады. Мине гаепләргә тотынды, мин аны танымадым. Хатыны белән генә яшәсә, бар эшнең үзенә калачагын сиземләгән, ахрысы. Көннәрем тоташ кара кайгыга әйләнде. Гел талаш, гел кычкырыш. Бераздан улым түзмәде, хатыны белән аларга дип алып куйган яңа фатирга күченде. Ничек тә яшәп киттеләр алар. Тора-бара, бик авырлык белән булса да, киленебез дә эшләргә өйрәнде. Әмма миңа гына алар өенә юл юк иде инде. Үз газиз балам минем янга керми дә, хәлемне дә белешми. Оныкларны да безгә күрсәтмәделәр. Кешеләр әйтүе буенча, җибәргән бүләкләремне дә чүплеккә чыгарып ташлаган килен. Никадәр генә аңлашырга тырышып яннарына барсам да, ишетергә дә теләмәделәр. Менә шундый кыен хәлгә калдым, болай булыр дип уйламаган идем, нишлим?» — дип ачыргаланып сөйләде бер ана күз яшьләрен тыя алмыйча.

икенче тарих

«Булачак кайнанамны мин бала вакыттан ук белә идем. Матурлыгына сокланып карадым, уңганлыгы өчен хөрмәт иттем. Тик миңа бу авылда үсәргә насыйп булмады. Без башка якка күчеп киттек. Зуррак үскәч, кунакка гына кайтып йөри башладым. Ирем белән шунда таныштык. Ул нәкъ шул мин ярата торган апаның улы булып чыкты. Инде бер-беребездән башка тора алмый башлагач, гаилә корырга уйлаштык. Әмма булачак иремнең әти-әниләре никтер риза булмады. Бераз сабыр итәргә куштылар. Бик яшьли өйләндерәселәре килмәгәндер инде, кеше булып, үз куышын коргач кына башлы-күзле булуын теләгәннәрдер. Әмма безне туктатырлык түгел иде инде. Мәхәббәт томаны тәмам күзне каплаган чак. Бернинди киртәләргә карамастан, бергә булырга сүз куештык, мин аныкы булдым һәм тиздән бала көтүебез дә ачыкланды. Әмма әти-әниләре берни ишетергә теләмәде. Ул вакытта күпме күз яшьләрем түгелүен, күпме кыерсытылуымны үзем генә беләм. Хәзерге акылым булса, андый адымга гомердә бармас идем дә, яшьлек юләрлеге шул. Шулай яшәп киттек, бераздан әти-әниләре дә килештеләр. Олыларның мәхәббәтен яулап алу өчен, көчемнән килгән бар нәрсәне эшләдем. Тик шул чакта ирем эчүгә сабышты, көн дә ызгыш-талаш башланды. Кайнанам бу хәлләргә мине гаепләде. Көчемне җыеп, иремә барысын да аңлаттым. Аллага шөкер, ирем тиз арада үз ялгышын аңлап алып эчүдән туктады. Тормышыбыз җайланды. Кайнанам да араларны җылытырга, дус яшәргә тырыша башлады. Балаларымны да бик яратты, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. Әмма электән җыелып килгән үпкә хисе күңелемнән һич китәргә теләмәде. Кайнанам әйткән бөтен сүзне әсәренеп кабул итәм, аздан гына да үпкәләргә торам...

Шулай да еллар үтә, олыгая барган саен, тормышны күзаллау да үзгәрә икән. Кайнанамны аңларга тырыша башладым, үземдә сабырлык тәрбияләдем. Килешеп яшәдек, картлык көннәрендә ярдәмебездән ташламадык, тәрбияләп, соңгы юлга озаттык, рәхмәтен әйтеп, бакыйлыкка күчте. Вакытында ялгышыбызны аңлап алып төзәтә алдык. Бүгенге көндә мин бик бәхетле», — дип тәмамлады сүзен, инде хәзер үзе кайнана булып, оныкларын сөюче ак яулыклы апа.

Менә шундый ялгышлар, менә шундый язмышлар. Һәркем үзенчә фикер йөртеп, нәтиҗә чыгарырлык һәм дә гыйбрәт алырлык. Кыскасы, бәхетле булыйк һәм бәхетле булырга тырышыйк, хөрмәтле хатын-кызлар. Ә бәхетле булу исә һәркемнең үзеннән тора, дисәк тә ялгышмабыз, мөгаен.

Киленгә киңәшләр

Әгәр дә син үзең яраткан егет өенә яшәргә күчкәнсең икән инде, кайнана булган кешене «өстәмә йөк» итеп кабул итмә. Аны яратырга тырышырга кирәк. Булдыра алмыйсыңмы? Ул чагында аны хөрмәт итәргә яки, һич булмаса, жәлләргә кирәк. Үз иреңне яратасың ич... Ә аның сиңа ошаган сыйфатларын кем тәрбияләгән соң? Анасы, әлбәттә.

Үзара мөнәсәбәтләр җылы булсын өчен, ачык чырай күрсәтергә, ярдәм итәргә әзер торуыңны белдерергә кирәк.

Кайнананың акыллы киңәшләрен түземлелек белән тыңла, ул үз башыннан кичкәннәрне сезнең файдага сөйли, сезгә яхшылык тели.

 Кайнананың: «Эшләр ничек бара?» — дигән соравына җавап биргәндә, бер-ике сүз белән генә чикләнмәскә кирәк. 5-10 минут сөйләшеп торыгыз, аның шуңа күңеле була.

Иреңә кайнанаңны яманлама: ул барыбер объектив була алмас, ул бит икегезне дә ярата. Кемнеңдер генә ягында булу авыр аңа. Я мин, я әниең дип тә сайлау алдына куймагыз. Әгәр ирегез әнисен сайлый икән, гаиләгез таркалачак. Сезне сайлый икән, әнисе рәнҗеп калачак. Үзегезнең дә картлык көнегезне уйлагыз, һәр гамәл кайчан да булса, бумеранг кебек үзеңә кире әйләнеп кайта.

Кайнананың сәламәтлеге турында ешрак сораштырып тору әйбәт. Моңа күп вакыт кирәкми.

Әгәр нинди дә булса низаг килеп чыкса, кайнана белән беренче булып килен сөйләшә башлау кирәк. Иң кырыс кайнана да тынычлык сөючән булуыгызны югары бәяләр.

Кайнанага киңәшләр

Кыз бала — нәзберек зат, әти-әнидән аерылып чит йортка килә. Ул сезгә ошап бетмәгән очракта да, хөрмәтләп каршы алыгыз. Үз улыгызны яратасызмы? Улыгыз яраткан кызны да үз итәргә тырышыгыз. Аңлагыз: ул кыз да нәкъ сезнең кебек үк улыгызны ярата. Аңа бары тик бәхет кенә тели.

Яшь гаилә тормышының бөтен ваклыкларына, бәхәсләренә катнашу кирәкми. Файдадан битәр зыян китерүегез генә ихтимал.

Тулысы белән яшьләргә бәйле булмагыз, үз тормышыгыз белән яшәргә тырышыгыз. Үз кыенлыкларын үзләре җиңәргә өйрәнсеннәр. Мин өлкән дип, аерым ихтирам таләп итмәгез. Авыр чакта ташламасларына ышаныгыз.

Проблемаларны хәл иткәндә, үз фикерегезне, үз методыгызны көчләп такмагыз. Киңәш сорап мөрәҗәгать итсәләр генә, үз киңәшләрегезне бирегез. Матди яктан хәлләре начарайса булышыгыз. Әмма аларны кимсетмичә, шартлар куймыйча гына.

 Күңел ачуга, кием-салымга акча күп тотасыз дип, яшьләрне битәрләмәгез. Бер дә юкка акча туздыралар икән, үзегез гаепле. Димәк, улыгызны сакчыллыкка өйрәтмәгәнсез.

Угез турында кешеләргә дә, улыгызга да начар сүзләр сөйләмәгез. Аның әти-әнисе дә борчылмасын. Гаиләләре таркалса, улыгыз да бәхетле булмаячак бит.

Киленегезне мактаудан курыкмагыз. Аның уңышларына чын күңелдән сөенегез. Ниндидер эштә сездән уңганрак икән, аннан өйрәнергә әзер торыгыз. Кеше гомер буе нәрсәгә булса да өйрәнә бит.

Балаларына сез теләгән исемне куймасалар да рәнҗемәгез. Үз балалары, үзләре уйласын.

Тәккәббер булмагыз. Хаклы икәнлегемне белсәгез дә, гаилә тынычлыгы хакына юл куя белегез. Яшьләрнең дә башына тай типмәгән — үз ялгышларын үзләре дә аңлар. Алай-болай низаг чыга калса, беренче булып сөйләшә башлагыз. Киленнең яшьлегенә, тәҗрибәсезлегенә ташлама ясау кирәк. Һәрчак акыллырак кеше юл куя бит.

"Кәеф Ничек"


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе