Гаиләнең нуры - хатын-кыз

Күптән түгел бер иптәш кызым белән балачак хатирәләрен искә төшереп утырдык. Сүз иярә сүз китеп үзебез дә сизмәстән, әниләребез хакында

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 08

Күптән түгел бер иптәш кызым белән балачак хатирәләрен искә төшереп утырдык. Сүз иярә сүз китеп үзебез дә сизмәстән, әниләребез хакында сөйләшүгә күчтек. «Укытучы кызы булу бер караганда яхшы, икенче караганда уңайсыз иде, әйеме?» — дип көләм.

«Юк, мин аның бер уңай ягын да тапмадым. Укудан мине һәрчак әниемнең арган йөзе каршы ала иде. Дәрес хәзерләргә булышу да бик аз эләкте миңа. Чөнки әнием төне буе үзе дәрес планы төзеп утыра иде. Аның игътибары, яратуы миңа түгел, күбрәк мәктәп балаларына эләкте. Шуңадырмы, кайчак алардан көнләшеп тә куя идем, — диде дустым.

Аның сүзләре мине уйланырга мәҗбүр итте. Чынлап та, ана тәрбиясе җитми түгелме соң бүген балаларга? Юк, бу укытучы һөнәре белән генә бәйле түгел. Гомумән, нинди генә һөнәр иясе булмасын, хатын-кызларыбыз бүген эш, акча артыннан чаба. Гаилә, ир, бала үзеннән-үзе арткы планга кала бирә.

Хәзерге көндә кыз-балаларның күбесе югары белем алырга омтыла. Әлбәттә, кеше укырга, үз-үзен үстерергә тиеш. Укуны тәмамлаган кызлар алган белгечлекләре буенча эш эзләргә тотыналар. Бу вакытта эшнең авырлыгы-җиңеллеге, зыяны-файдасы мөһим булмый, бары акчасы гына мул булсын да, кыз бала үз тамагын үзе туйдырырлык булсын.

Гаилә корып, тәүге балалары дөньяга килгәч, хатын-кызның тормышы тагын да түгәрәкләнә. Хәзер инде аның алдында яңа максатлар, яңа бурычлар куела: кешедән ким күренмәс өчен яхшы киенергә, балаларны ашатырга, фатирга түләргә кирәк. Димәк, эшләргә дә эшләргә!

Хатын-кыз соң гына эшеннән кайта, аны өендә ашарга пешерү, өй җыештыру, үтүкләү кебек гамәлләр кебек көтеп тора. Ял итеп алу, ирең, балаларың белән сөйләшеп утыру, бик теләсәң дә, соңгы урынга күчә. Кыз чагында мөһим булып саналган тышкы кыяфәтне карау, рухи яктан тагын камилләшү — вакытны бушка үткәрү булып санала башлый. Хатын-кыз бары тик тышкы яктан гына хатын-кыз булып кала. Аның йомшак күңеле, бу кырыс җәмгыять тәэсиреннән тупасланып китә, бары тик йөрәге генә нәфис тойгыларны югалтмаска тырыша.

Балалар үсә, тик кайберләре, үзләре дә сизмәстән, кыек юлга кереп китә башлыйлар. Алар, ни өчендер, үрнәкне көн-төн эш артыннан чапкан әти-әниләреннән түгел, ә фильмнарда үз матурлыкларын сатып акча эшләүче гүзәлләрдән, кеше өлешен ашап баеган текәләрдән алалар. «Кеше булыр өчен көчеңне кызганмаска, эшләргә кирәк, балам» — дигән сүзләрне әйтүче кеше юк, чөнки өлкәннәрнең мал табасы бар. Нәтиҗәдә, үз-үзенә бикләнгән, комлексы яки киресенчә, мәрхәмәтсез, каты күңелле шәхесләр формалаша. Алар үз гаиләләрен коргач, ата-анага булган игътибарны, яратуны оныталар, шалтыратуларын, килүләрен зарыгып көтеп торучылар барлыгын белсәләр дә, битараф булып кала бирәләр. Сорау туа: Ә кем гаепле?! Укыткан укытучылары, дуслары яки балалармы?!

Асылда, гаеп нәкъ менә әти-әниләр өстендә ята. Чөнки ана назына сусаган вакытта «йөрәк җимешләренә» җитәрлек иркәләү, игътибар булдымы икән?! Юк, аларны ата-ана физик яктан гына тәэмин итәргә ашыкты, аның сабый күңеле, хыяллары белән исәпләшмәде бит. Мәктәп яшеннән «Җәннәт — аналарның аяк астында» — дигән сүзләр белән таныш булсалар да, ник шулкадәр каты күңелле булып үсә соң бу балалар?! Нигә әниләре янына килүдән, алар белән сөйләшеп утырудан читләшәләр соң?! Ана кеше үз-үзен аямыйча, «иремә булышыйм, балаларны туйдырыйм« дип чапкан иде, ләбаса! Ә нәтиҗәдә менә нәрсә килеп чыкты...

Аллаһы Тәгалә юкка гына хатын-кызның урынын гаиләдә билгеләмәгән. Безнең ни өчен бу дөньяга килүебезне, гаиләдәге ролебезне, нәрсәгә сәләтле булуыбызны Бөек Заттан да яхшырак белүче юк бит! Раббыбыз ирләрне көчле, акыллы итеп яраткан. Бу көч юкка гына бирелмәгән. Алар аны гаиләләрен туендыруга сарыф итәргә тиешләр. Хатын-кызлар, киресенчә, нәфис, гүзәл, эмоциональ, нечкә күңелле итеп яратылганнар. Аларга бу сыйфатлар ирләренә авыр вакытта йомшак сүз белән юату, балаларын әдәп-әхлакка өйрәтү, назлау, иркәләү өчен бирелгән. Бала күңеленә матурлык, мәрхәмәтлелек хисләрен нәкъ менә әни кеше тәрбияли, ул гына дөньяда булган һәр җан иясенә ярату хисен тудыра, өлкәннәрне, бигрәк тә үзеңне тәрбия кылган әти-әниләреңне олыларга үгетли. Гаилә — хатын-кызга мохтаҗ, ул аның тоткасы булып тора.

Ни кызганыч, без бу кануннарны тирән аңласак та, аларны файдаланып яшәмибез. Чөнки бер генә хатын-кыз да балаларының начар киенгәннәрен, тамаклары ач булуын күргән килеш өйдә ятмаячак. Аның өстенә, иптәш хатыннары аяк тибеп эшли, ничек оялмыйча, сау-сәламәт көе өендә ятарга кирәк инде?!

Әлбәттә, бу фикер белән килешмәү дә дөрес булмас иде. Аз керемле әти кешенең тиеннәрен көтеп, балаларыңны хәерчелектә яшәткәнче, үзең эшләү хәерлерәк тә санала кебек, бер карасаң... Тик балаларны мәрхәмәтле итеп тә үстерәсе килә бит, картайгач шулар тәрбиясендә калачакбыз. Нишләргә?! Кем гаепле безнең шундый хәлдә калуыбызга?!

Чыннан да гаепне кемнән эзләргә соң?! Аз акча табучы әтидәнме, хатын-кыз үзеннәнме яки гүзәл затларыбызга тулы хокук бирдек дип мактанган җәмгыятебездәнме? Ни кызганыч, ул шушы хокук урынына хатын-кызларыбызның кадере югалуына, ир-атларыбызның «алар да безнең белән бертигез бит» дигән булып, гаилә алдындагы җаваплылыкка битараф калуларына китерде. Революция, үзгәртеп коруларны шатлык белән каршы алып, «Ислам-хатын-кызның иреген чикли» дип диннән дә ваз кичеп караган идек бит, нигә соң дәүләтебездә һаман кеше кадере юк, һаман хатын-кызлар изелеп яши бирә?! Бәлки бу дөрес законнарга корылмаган җәмгыятебез нәтиҗәседер?! Кем белә, җавапны табуы кыен шул...

Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА

Musulman.su


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе