Пирамидалар илендә: Рус-мисыр мәхәббәте

“Мисырның әсир кызлары” – мин Каһирәгә очарга бер көн кала Беренче каналдагы “Әйтеп калсыннар” (“Пусть говорят”) тапшыруының чираттагы чыгарылышы темасы әнә шулай дип аталган иде. Дөнья

Читайте также
2010 Окт 01

“Мисырның әсир кызлары” – мин Каһирәгә очарга бер көн кала Беренче каналдагы “Әйтеп калсыннар” (“Пусть говорят”) тапшыруының чираттагы чыгарылышы темасы әнә шулай дип аталган иде. Дөнья булгач, ниләр генә булып ятмый икән җиһанда, дип уйлаган идем ул чакта. Бәхәс ни турында дисезме? Сүз менә шул хакта: өч рус кызы Мисырга, аның да әле Каһирә каласына ял итәргә киткән булганнар, тик анда җирле хокук сакчылары аларны фахишәлектә шикләнеп кулга алган.

Тоткарланган кызларның туганнары һәм якыннары аларны “фәрештә”гә тиңли, бу хәлнең килеп чыгуына бары мисырлылар гына гаепле. Тапшыру барышында әлеге кызларның, кемне дә булса үз кармакларына каптыру нияте белән ярым шәрә фотоларын интернетка урнаштырган булуы ачыкланды.

20,57 Kb Һәр икенче турист хатын-кыз Мисыр ирләрен бер генә рәхәтлекне дә татымый калдырмаучы һәм тотнаксыз ловелас (хатын-кызларны алдап-йолдап йөрүче) итеп күз алдына китерә. Гарәпләр күзлегеннән караганда, рус кызлары әхлаксыз, бозык. Әлеге караш мисырлылар аңына ныклап кереп урнашкан булса кирәк. Бу аңлашыла да: утсыз төтен булмый. Бер бетле сыер бөтен көтүне буяган кебек, әнә шундый берән-сәрәннең “бәйдән ычкынуы” бөтен бер милләт йөзенә тап төшерүе генә бик тә аяныч, андыйлар Россиянең намуслы гражданнарын кызарырга мәҗбүр итә.

Безнең кызлар турындагы кулдан-кулга йөриләр һәм азгынлык юлына басканнар, дигән фикерне ничек юк итәргә? Ни өчен гарәпләр безнең хакта шулай фикер йөртә? “Мәңгелек җәй” хөкем сөргән әлеге илдә чынында ниләр бар? “Ислам-info” газетасы хәбәрчесе әзерләгән түбәндәге язмада шулар хакында сөйләнә.

Мөселман илләрендә чит ил хатын-кызлары – анекдотка охшаш төшенчә. Рус туристлары белән Мисыр халкы арасындасы низагның төп чыганагы да гарәп илләрендә һәм Россиядәге хатын-кызның тоткан урыны һәм роле арасындагы аерманы аңламаудан гыйбарәт.

Чит илләрдән Мисырга килгән күпчелек хатын-кыз һәртөрле конфессиональ һәм этник низаглар килеп чыкмасын өчен үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген күзаллап килә. Безнекеләрдән исә кием-салымына булган таләпләргә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту нормаларына караган иң гади кагыйдәләрне үтәү генә таләп ителә.

Пирамидалар илендә бар да шәригатьтә язылганча

“Әссәламегаләйкүм!” – Таможня контроле хезмәткәрләренә шулай дип сәлам бирдем. Россиядән шундый мөселман кызы килүенә нык кына гаҗәпсенделәр дә. “Сездә шундый кызлар да бармыни әле?” – дип сорарга да өлгерделәр. “Килүегезнең максаты нидә һәм ни өчен ялгызыгыз гына килергә булдыгыз?” – дип, брюнет кыяфәтле бер җитдие сәерсенеп карады. Шулай да кара спецовкалы бу егетләр визаны рәсмиләштергәндә, багаж белән эш йөрткәндә миңа бик теләп ярдәм иттеләр, дусларым каршы алганчыга кадәр гел янымда булдылар.

Беренче тәэсир онытылмаслык шул! Төрле дәверләргә караган борынгы Гелиополис һәм Мисыр Вавилоны кебек берничә каланы үзенә йоткан мең манаралы шәһәр менә ул!

Безнең куе зәңгәр төстәге “Опель” машинасы шәһәр үзәгенә таба җилдертте. Төньяк-көнбатыштан искән көчле “хамсин” җиленә дә карамастан, суларга бик авыр иде. Җәен ничек чыдый торганнардыр, күз алдына китерүе катлаулы түгел. Елның бу вакытында аларда шактый салкынча була. Хикмәт Мисырның барлык территориясендәге һава температурасына сизелерлек тәүлек тирбәлеше хас булуда.

Машиналар ракетадай бик тиз узып китә. Һәм менә безнең “Жигули”, “Нива”, “Москвич” машиналары. Биредә шоферлар безнекеләрнең төшенә дә кермәстәй тизлектә җилдерәләр генә. Машиналардан тыш, бик зур йөк арбаларына җигелгән бәләкәй ишәкләр, эчәсе килүдән йөдәгән атлар һәм шактый ук таза дөяләр юлга атылып килеп чыга...

Шүрләү юк иде миндә, киресенчә, мин үзгә бер кәеф күтәренкелеге белән әлеге сәфәргә әзерләндем, шуңамы биредә мин үземне өемдәгедәй хис иттем. “Мөселман илендә мөселман кызына ни булырга мөмкин?” – дигән сорауны үземә кат-кат бирдем.

 

Мөгаен, безгә гарәпләрдән беркайчан да качып һәм котылып калып булмаячак. Хәтта хиҗаб белән киенгән булсак та, ниндидер искитмәле юл белән безнең барыбер Россиядән икәнлегебезне алар белә. Беркемгә орышмыйсың, дәшми-тынмый гына фараоннар мирасын өйрәнәсең һәм шунда кинәт: “Алай-болай сез Россиядән түгелме?” – дигән сорауны ишетәсең.

“Һич кенә аңлый алмыйм, алар моны булдыра”, – ди Мәрьям (Татьяна). – Мин инде бу илдә биш еллап яшим. Никаб белән йөрсәк тә, безнең Россиядән икәнлегебезне беләләр (көлә). Бәлки йөрешләребезгә караптыр, дигән җыр сүзләре Мисырда 100 процентка үз эшен эшли торгандыр.

Мине биредә, мөселман илләренә хас булганча, кадерле кунакларыдай кабул иттеләр. Шәрык сый-нигъмәте белән сыйладылар: аһ, аларның чәйләре үк нинди тәмле!.. Үзем белән чәкчәк һәм милли сувенирлар алып барган идем. Сүз уңаенда, минем чәкчәк диңгез аръягы сый-нигъмәте янында һич кенә дә йөз кызартырлык түгел иде. Без татар халкы, аның гореф-гадәтләре, традицияләре, милли аш-сулары хакында шактый сөйләштек. Мисыр гаиләләрендә миңа иң ошаганы шул булды: гарәп ир-атлары хатыннарына йорт эшләрендә булышырга ярата, балалары һәм хатыннары белән рәхәтләнеп саф һавада йөри.

Вакыт ягы бик тар булганлыктан, гадәттә без кафеда яки ресторанда тукландык. Ресторан хуҗалары: “Биредә бар да – хәләл ризык”, – дип ышандырды. Төнге сәгать 12 дән соң шәһәрдә тормыш әле башлана гына.

Шәрм-әл-Шәех һәм Хургада – очрашу урынын үзгәртү мөмкин түгел

Мәгълүм булганча, Россия халкы Мисырда ял итәргә ярата. Туристлык операторларының рәсми мәгълүматларына караганда, 2010 елның беренче өч аенда, 2009 елның шул чоры белән чагыштырганда, Мисырга Россия туристлары 93,5 процентка күбрәк ял итәргә килгән.

Моңарчы формалашкан имиджны, үз-үзеңне тоту манерасын санга сукмаучы – йөгәнсезләр, дип шикләнелгән безнең турист кызларга нишләргә соң? Безнекеләр исә сәяхәт итеп кайтканнан соң, Мисыр ит-атларының бик үк тотнаклы булмавы хакында сөйләргә ярата.

Килешәсездер, нинди дә булса чит илгә чыккансыз икән, сез ул илнең һәм аның халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиешсез. Бераз алга китеп булса да әйтим, мисырлылар телевизордан комедия сериалын караганда аның төп герое урынында Россия фахишәләрен күз уңында тотуларын күреп, җир тишегенә үк кереп китәсем килде. “Кара әле, кара! Син дә бит шул Россиядән!” – дип төрттерде алар миңа. Үзем яулык бөркәнгән булсам да. Ул чакта нинди хисләр кичергәнемне белсәгез иде икән сез, моны сүзләр белән аңлатып бетерерлекмени?!

Мисыр ир-атына чит илдән килгән хатын-кызның башын әйләндерү бернигә тормый, бигрәк тә ел әйләнәсе туристлар агылып торган Хургадада яки Шәрм-әл-Шәехта. Ни дисәң дә, безнекеләр үзләрен шулкадәр ирекле, мөстәкыйль итеп хис итәләр, ә нәтиҗәдә – үз тормышын шулкадәр җайлаган, корган гарәп егете – герой, ә баррикаданың икенче ягында – күз яшьләре, чәлпәрәмә килгән хыяллар, кайгы-хәсрәткә чумган ата-ана, балалар.

Хатын-кызның колаклары белән яратуы күз ачып йомган арада булдыра да куя. “Син дөньяда иң матуры!”, “Сиңа хәтле бу кадәр беркемне дә яратканым булмады!”, “Мин бик күп рус хатыннарын беләм, әмма син алар кебек түгел, үзенә бер төрле!”, “Миңа кияүгә чык”, “Минем өчен малай тап”, дигән сүзләрне ишетүдән кайсы гына хатын-кызның җаны эремәс икән?! Әмма болар Мисырда яшәүче “казановлылар” сөйләмендәге гадәти сүзләр җыелмасы.

Яшь гарәп курорт шәһәренә берәр “бәхеткәй”нең койрыгын эләктереп булмасмы икән, дигән өмет белән килә. Ә аннары шул “бәхет” акчасына нинди дә булса отель яки дайвинг-үзәкнең хуҗасы булырга ниятли. Эшлекле гарәп егетләре мал-мөлкәт туплап, 40 яшь тирәсенә җиткәндә 5000 доллар туплагач, үзләренекенә өйләнә. Чит илгә барырга җыенганчы, күңелеңдә нинди теләк һәм фикер икәнлеген ачыклавың кирәк. Үзегездән үзегез сорагыз һәм аңа җавап бирегез. Әгәр дә сез Хургадага һәм Шәрм-әл-Шәехка ял итү һәм күңел ачу максатыннан барасыз икән, әзер торыгыз. Күпләр бирегә шундый ук күңел ачу, юаныч табу нияте белән килә бит. Кияүгә чыгарга, дигән хыялыгызны биредә онытып торыгыз. Җирле халык әйтүенчә, сезнең самолёт кире очып китүгә, ул самолёт кабат очып киләчәк.

Мисырлылар үзләре ни уйлый?

Мисырлылар үзләре: “Барыбызны да бер калыптан сөрергә ярамый”, – дип саныйлар. “Үз-үзен хөрмәт иткән гарәп башкалардан, бигрәк тә хатын-кызлардан акча сорамый. Ул сезне үз өенә кунакка чакырмас, үпмәс, сез чибәр һәм сексуаль, дип мактамас, – ди доктор Мөхәммәт. – Кемнәр милли образны пычрата дисезме? Болар – курорт ловеласлары (хатын-кызларны алдаучылар)”.

Фатыйма хатын-кызның алдану яки алданмавы аның үзеннән тора, дип саный. Альфонслар темасын кузгатсак, әллә андыйлар Россиядә яки Европаның башка илендә юкмы?!

“Гарәпләрнең барысы да – аферист, дип сөйләргә кирәкми, – дип сүзен дәвам итә Мәликә. – Биредә гарәпкә кияүгә чыгып, бик тә бәхетле яшәүче кызларны шактый беләм. Мөселман Мисыр ир-атлары – дингә бик нык бирелгән, исерткеч эчемлекне авызына да алмаучы, гаилә җанлы кешеләр. Өйләнешүгә эчкерсез мөселман егете Ислам динендә аның хатыны белән мөнәсәбәтләренә караган гадәтләрне төгәл үти”.

Психологлар фикеренчә, курортка хас мәхәббәт романнары туристлыкның бик борынгы чорларыннан ук булган һәм булачак та. Ялгыз хатыннарның акчага корылган аерылышуы бер Мисырга яки Төркиягә генә хас түгел бит. Аферистларның алдау-йолдау ысуллары бар җирдә дә бертөрле. Мисырда андый хәлләр ешрак була, дип саныйлар, бу исә ул хакта күбрәк кычкырып сөйләп йөрүдән килә.

Башка гореф-гадәтләр иле

<“Шәригать кануннары – Мисыр законнарының нигезе ул. Әгәр дә хатын-кыз отельгә ялгызы гына урнашса, безнең моральдән чыгып караганда, бу инде – полициянең игътибарын юнәлтүе өчен сәбәп, – ди Иминлек хезмәте хезмәткәре Мидхәт Рәхим. – Әгәр дә сез бер үзегез генә яшисез икән, фатирыгызга ир-ат чакырта алмыйсыз. Бик күп кызлар гарәпләр белән язылышмыйча бергә тора. Ислам кануны буенча бу – зина кылу, җинаять санала. Каһирәдә полицейский, теләсә ни вакытта йортыңа кереп, тентү уздырырга мөмкин. Безнең илгә япа-ялгызы гына килүче хатын-кызларны без һич кенә аңлый алмыйбыз, алар ни өчен шундый юлга бара? Фахишәлеккә каршы көрәш – дәүләткүләм әһәмияткә ия булган эш, шуңа да безнең беребездә дә андыйларга карата кызгану хисе юк. Иминлек хезмәте, сайтларны күздән үткәреп, сутенёрларга һәм фахишәләргә үтә нык күз-колак булып тора. Без хәтта андыйларның безгә кайчан килүеннән һәм кайда тукталуларыннан да хәбәрдар”.

Фахишәлек, мәдәни үсешләренә һәм күрелгән чараларга да карамастан, барлык илләрдә дә булды һәм булачак. Яшәеш өчен, Бөтендөнья челтәре мәгълүматына караганда, “тере товар” белән сату итү – табыш алу масштаблары буенча, корал һәм наркотиклар белән сәүдә итүдән кала, өченче урында тора.

Күптән түгел Каһирә полициясе 17 хатын-кызны һәм ике ир-атны тоткарлады. Украинадан, Россия һәм Әрманстаннан булган әлеге хатыннар, никабка яшеренеп, Мисыр шәһәрләрендәге курортларда фахишә булып хезмәт иткәннәр. Полицейскийлар сүзләренә караганда, әлеге төркемгә Мисыр миллионерлары, туристлык компанияләре хуҗалары спонсорлык иткән.

Рус-мисыр мәхәббәте

“Россиядән килгән хатын-кызлар гадәттән тыш киң күңелле һәм кеше хәленә керүчән”, – ди Газиз. – Шул ук вакытта зирәкләр һәм чибәрләр. Хатыныңның рус булуы үзенә бер дәрәҗә, җәмгыятьтә югары статуска ия булу билгесе бу. Гарәп хатыннарыннан аермалы буларак, рус хатын-кызлары ярата һәм яраттыра белә”.

Кагыйдә буларак, гарәп кызлары ата-аналары сайлаган кешегә генә кияүгә чыга. Кияү кеше һичшиксез бай, акыллы һәм матур булырга тиеш. Әмма андый принцлар, билгеле, аз һәм алар барысына да җитми дә. Туйның иң тыйнак дигәне дә кияү кешегә кимендә 5000 долларга төшә. Шуңа да гарәп кызлары үз дәрәҗәләрен белә. Менә шуңа да үзенә хатынны шундый зур акчалар бәрабәренә булдырырга, ире аны иң кадерле хәзинә буларак ихтирам итә. “Хатын-кыз – ир-атның күзе һәм колагы”, – ди гарәпләр.

Ислам дине буенча гарәп егете булачак хатынын бар кирәк-ярагы белән йорт, кием-салым, бизәнү әйберләре белән тәэмин итә алган очракта гына аңа өйләнә ала. Күпләр өчен бу – зур һәм күтәрә алмастай акча. “Үз кешеңә өйләнү бик кыйммәткә төшә шул”, – диләр яшь гарәп егетләре.

Мисыр хакимиятендәгеләр чит ил кызлары белән өйләнешү модага кереп бара һәм мондый никахлар артканнан-арта, ә үзебезнекеләр шул ук вакытта карт кыз булып утырып кала, дип чаң суга.

Чит ил кызлары белән никахлашучылар санының гадәттән тыш артуының сәбәбе нидә? Чынлап та безнең кызлар шулкадәр арзан йөриме? “Чынлыкта, Россиядән килгән кызлар күпкә кыйммәткә төшә”, – дип җавап бирә миңа Мөхәммәт. “Ни өчен шулай? Әледән-әле аны туган иленә җибәреп кайтарырга кирәк булгангамы?” – “Ул гына да түгел, сәбәпләре күп инде аның. “Арзан” сүзе үзе миңа ошамый. Ничек инде кешене товар белән чагыштырырга мөмкин? Мисырлылар Россия хатын-кызларына карата нинди карашта соң? Үз-үзен тотнаксыз тоткан 2-3 турист кызга карап кына тулаем халык турында фикер йөртү мөмкинме соң? Андыйлар безнең үзебездә дә күп. Россиядә әйбәт кызларның күп булуына ышанам, күркәм рус кызлары Мисырның әйбәт егетләре белән булсын иде. Минем күп мәртәбәләр Мәскәүдә булганым бар, әлеге искитмәле шәһәрдә минем яхшы дусларым һәм танышларым күп. Шунысын да әйтим: мин дә әле үз тиңемне эзлим”.

Әгәр дә сезнең “хәбиби” сезгә кулын һәм йөрәген тәкъдим итсә

Соңгы вакытта бар дөньяда хәлләр кискен үзгәрә. Күп кенә мөселман илләре Көнбатышка караштыргалап ала. Интернет һәм телевидение мөселман яшьләренең дөньяга карашын кискен үзгәртә. Яшьләр “Орфи” дигән вакытлыча никахларга торган саен ныграк тартыла. Моннан артык намуслы булмаган егетләр, бигрәк тә курорт шәһәрләрдәгеләр бик тә оста файдалана. Гражданлыгы булмаган чит илдән булган хатынны ташлап китәргә дә мөмкин – барыбер ул телне белми, үзен яклый алуы да икеле, дип уйлый алар.

“Орфи” – Мисыр күзлегеннән караганда, Мисырда гражданлык никахының иң киң таралган төре

Иң мөһиме, әлеге кәгазь кисәге буенча гарәп егетенең хокуклары бихисап. Әйтик, уртак балалар булдыруга кадәр; ә хатынының бернинди хокукы юк.

Гомумән, чит ил хатыннары белән Орфи-контракт төзүнең киң таралган булуы бозык (җәмәгатьчелек күзаллавы буенча фахишәлек очракларын закон көченә кертә), хокукый күзлектән караганда, мәгънәсез дә (Орфи – контракт хатынга, гаилә әгъзасы буларак, озак вакытка исәпләтелгән виза алырга хокук бирми) булып тора.

Моннан берничә ел элек Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары Мисырдагы бер аферистның никахлашу-финанс махинациясе корбанына әверелгән Самара кызы тарихын ай-һай күперткән иде. Ял иткән чагында Катя аңа кулын һәм йөрәген тәкъдим иткән Газиз белән таныша.

Катя Самарада фатирын сатып җибәрә, эшен ташлый һәм Мисырга китеп бара. Чын никах дигән булып, Газиз кыз белән “Орфи”-контракт төзи. Әлеге акчага “ир” дигәне үзенә фатир сатып ала. Катя Газизнең аңа хыянәт иткәнлеген белгәннән соң, ул үз акчасын кире алырга уйлый, әмма юкка гына. Закон буенча алар ир һәм хатын түгел, аннары Катяның Газизгә фатир алырга, дип акча бирүен раслаучы бернинди дәлиле дә булмый.

Кияүгә чыгарга җыенучылар өчен

Мисыр Гарәп Республикасы конституциясе нигезендә, ислам дине – илдә иң мөһим дин, ул шәригать законнарның төп чыганагы булып тора, гаилә-никах мөнәсәбәтләренә (аерылу, уллыкка алу, алимент түләү, мирас һ. б.) кагылышлы барлык суд эшләрен башкару мөселман хокукы кагыйдәләре нигезендә алып барыла.

Мисыр егете белән чит ил гражданы арасындагы никах-өйләнешү килешүе (ике телдә булуы кулай) төзелгән очракта гына законга туры килә, дип санала. Мисыр законнары нигезендә ир белән хатын анда үз теләкләре буенча хатын-кыз өчен билгеле бер хокукларны (эш, чит илгә чыгу, айлык хезмәт хакы, аерылышу һ. б.) өстәп язарга мөмкиннәр.

Әлеге килешү ЗАГС органнарында яки судта теркәлгән булырга тиеш. Мисыр Гарәп Республикасында никахларны рәсми теркәү ЗАГС органнарында өйләнешү килешүен теркәү (тиешле штампны сугу) юлы белән тормышка ашырыла.

Барысы да үз кулыбызда икән бит

Бәхетле никахның бердәм рецепты юк икән бит. Һәм биредә инде барысы да хатын-кызларның үзләреннән тора. Кызларыбыз матур сүзләр һәм моңсу карашлар артында нинди чын ният-теләк ятканын абайлап алырлармы? Әгәр дә сөеклесенең профессиональ алдакчы булуын алдан сизеп алмаса, ахырының бик аянычлы төгәлләнәсен көт тә тор.

Әлеге илдә булган чакта шәхсән минем үземә берәү дә бәйләнмәде һәм кимсетүле сүзләр әйтмәде. Һәм мин үзем дә барлык Мисыр ирләре дә, чебеннәр кебек тотнаксыз һәм теңкә корыткыч, дип әйтә алмыйм. Бөтенләй киресенчә, миңа гарәпләрнең, дустымның иреннән чыгып караганда, менә дигән ирләр һәм әтиләр булып күренде.

Кайбер гарәп хатын-кызлары, минем чит илдән, барыннан да элек Россиядән булуымны аңлап, көнче карашларын миңа төбәде. Җирле халкы, музейда булсынмы яки парктамы, минем янга килеп, кайдан килүем белән кызыксынды. “Сез мөселманмыни?” – “Әйе”, – дидем мин һәм: “Мәшаллаһ”, – дигән җавапларын ишеттем.

14,35 Kb Россияне акыл белән аңлау мөмкин түгел, дип әйтәләр икән, Шәрыкны инде бигрәк тә! Менә шуннан кемнең хаклы, кемнең хаксыз булуын үзең ачыкла инде. Кызларыбызга карата булган стереотипны ничек җимерергә, монда инде барысы да үз кулыбызда. Хатын-кызның үзеннән күп нәрсә тора бит. Әгәр дә ул үз-үзен хөрмәт итсә, аны хөрмәт итүче, бәяли белүче һәм яратучы ир-ат игътибарын да җәлеп итәчәк.

Әлеге илдән китәргә вакыт җиткән иде, халык әйтсә, хак әйтә, дигәндәй, кунакта әйбәт, ә үз өеңдә тагын да әйбәтрәк. Самолётта мин бер егет белән янәшә утырдым. Күрәм, “Egypt Airlines” авиакомпаниясе очучысы аның янына килеп, гарәпчә нидер әйтте. Күршемнән аның ни әйткәне белән кызыксындым. Очучы мин әлеге яшь гарәп кешесенең ире, дип уйлаган булган икән. Тегесе минем аның хатыны булмаганлыгымны әйтте. Шулчак безнең өчебез арасында гарәп-инглиз телләрендә гәп куерды.

Мисыр очучылары минем кайдан булуым, әти-әнием намаз укыйлармы, дип кызыксындылар. Казанда яшим, кызганычка каршы, әти-әнием әлегә намаз укымый, дип сөйләдем. Әмма, Иншаллаһ, барысы да алда әле. Шулвакыт өлкән яшьтәге бер очучы, яныма килеп, кәгазь кисәге сузды, ә анда: “Афәрин, сезнең кебекләр – милләт горурлыгы һәм куанычы”, – дип язылган иде. Миңа бик күңелле булды. Ләкин бу – диңгездәге бары бер тамчы гына иде. Бер тамчыны кояш киптерергә, җил очыртып китәргә мөмкин, әмма диңгездәге тамчы – һичбер нәрсә куркыныч булмаган диңгез инде ул...

Язманы әзерләгәндә Хургадада Россия гражданнарының социаль һәм хокукый яктан яклау үзәге мәгълүматлары файдаланылды (www.sosegipt.ru).

Рузилә ГӘРӘЕВА


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе