Мөслимәләр кояшта кызына аламы?

Россия мөселманнары ял итү хокукына ия, ләкин моңа аларның мөмкинлекләре юк. Комлыкта (пляжда) пәрәнҗә белән ял итә алмыйсың һәм отельләрдә

БӘЙЛЕ
2010 Сен 23

Россия мөселманнары ял итү хокукына ия, ләкин моңа аларның мөмкинлекләре юк. Комлыкта (пляжда) пәрәнҗә белән ял итә алмыйсың һәм отельләрдә спиртлы эчемлекләрдән качып булмый. Шәригать кануны буен¬ча су керү һәм кызыну мөмкинлекләре бармы? Россия шартларында хәләл рәвештә ял итеп буламы?

Быелгы җәй көннәре мине шаккат-тырды. Бернәрсә дә киеп булмый, бак¬ча белән дә шөгыльләнү мөмкин түгел, чөнки ялның кайчан буласы билгесез әле. Иптәш кызым: "Ялның әһәмияте дә юк, чөнки безгә, мөселманнарга, беркайда да ял итеп булмый," - дип зарлана.

-Кая барабыз соң без? Комлыклар¬да - ачык гаурәтләр (ярымшәрә хатын¬нар), кунакханәләрдәге ашханәләрдә - спиртлы эчемлекләр, бөтен яктан музыка акыра, бассейннарда ирләр белән хатыннар-бергә су керә, спорт мәйданчыкларында кыска шортик кигән кызлар бу кием артыннан күзәтүче му-скуллы "өйрәтүчеләр" белән бергә шөгыльләнә... Ә көндезге һәм кичке ашлар? Диңгездән шашлык исләре килә, ә барып карасаң, хәләл түгел. Юк, мөселман хатын-кызына бакчадан башка беркая да барып булмый, - диде ул.

Бу сүзләрне тыңлаганнан соң, ба¬шыма шундый уй килде: әллә чын¬нан да барысы да начармы? Монда кем гаепле? - Ислам оешмаларымы, мөселманнармы, дәүләт сәясәтеме, без¬не чолгап алган кешеләрме? Мөселман хатын-кызларына, аларның балаларына кайда ял итәргә,хәләл курортларны, бассейннарны каян табарга?

Кояшта пәрәнҗә кию

Хәләл ялга карата таләпләребез алай ук күп тә түгел: аерым комлыклар һәм хәләл ризыклар булса, калганна¬рын без үзебез дә хәл итәрбез. Ләкин никтер аерым комлыклар мәсьәләсен җәмгыятьнең кабул итәсе килми.

3 ел элек мөселман хатын-кызлары өчен комлыклар ачу фикерен Сочи мөселманнар җәмәгатчелегенең

җитәкчесе Равза Рамазанова әйтте. Ул вакытта бу мөселманнар арасында яклау тапмады, шулай ук, моның ту¬рында ММЧда күп итеп сөйләделәр. Мондый комлык бар дип төрле сүзләр дә таралды.

Чынлыкта исә Россиядә мондый урыннар юк һәм булмаган да. Мөселман хатын-кызы тыныч кына су коеныр өчен бер урын да юк. Аңа начаррак су буйларын табарга, иртән иртүк килеп, кием белән су керергә генә кала. Кояш ван¬налары инде хыялында гына кала.

Башка илләрдә хәл алай ук катлау¬лы түгел. Хәләл ял итү индустриясе үсә бара, мөселман отельләре ачы¬ла. Мөселман курортлары Төркиядә, Малайзиядә, Мисырда, БГӘдә, Ливанда һәм Гыйракта бар. Кайбер отельләргә юллама алып,Мәскәүдән барырга була.

Бу илләрнең иҗтимагый комлыкла-рында махсус хатын-кызлар көне бар. Дөресен генә әйткәндә, мондый ком¬плекслар Мәскәүдә дә бар, тик сакчы¬лары гына ир-атлар. Күп кенә Россия туристлары җирле хатын-кызларның күлмәктән генә су керүләре турында сөйләгәннәр. Имеш, ислам дине су керүне тыя дигән фикер барлыкка килгән. Кайбер мөселманнар: "Хатын-кызларның су керүләре аларның тыйнаксызлыгын күрсәтә, шуңа күрә комлыклар кирәкми," - диләр.

Көнчыгышның хәләл оазислары

Мөселманнар ял итүгә хокуклы. Ял итәр өчен андый зур шартлар кирәкми, ләкин гади мәнфәгатьләрне үтәү дә шулай авыр икән. "Интел-Тур" Мәскәү компаниясе аерым комлыклар булдыру белән шөгыльләнергә карар кылган. Мондый отельләрдә җомга намазлары үтә, бүлмәләрендә намазлыклар бар, хәләл менюда спиртлы эчемлекләр юк.

Мондый отельләр турында мөселманнарда төрле караш барлык¬ка килгән. Кемдер мөселманчарак отельләр эзли. Кемдер монысына да риза була. Бер төрки отельдә Россия туристлары бармак белән генә ара¬лашырга мәҗбүрләр. Икенчесендә мөселман хатын-кызлары гаурәтләре ачык килеш суда йөзә.

"Мин ике иптәш кызым белән бер төрки комплекста ял иттем, - дип сөйли башлады Фәридә. Күп кенә кеше аны гаилә өчен уңайлы урын дип сөйли, чөнки монда балалар өчен шартлар ту¬дырылган. Ләкин отель мөселманча бу-луга караганда күбрәк төрки. Төрекләр бик күп . Хатын-кызлар өчен бассейн шактый сай. Кайбер кешеләргә төрки музыка ошамый, тик ашханә барысына да ошый».

Күптән түгел эшмәкәрләр Мисырда "Лә Фамм" исемле комлык оштырдылар. Бер урында мөселман хатын-кызлары урнашты, алар тыныч кына су коена һәм кызына алдылар. Аларны ир-атлар саклый. Су керә торган урында фото-аппаратлар, видеокамералар, кәрәзле телефоннар юк.

Джүнглиядә мөселманнар

Россиядә мөселманнарның ялларын оештыруда дәүләтнең катнашы турында күптән инде сүз юк. Мөселманнарның структуралары мөһимрәк мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә. Монда һәр кеше үзе өчен.

Кайбер иҗтимагый оешмалар мөселманнарга уку лагерена барырга киңәш итә. Алар яшьләр өчен уздыры¬ла. Минем танышларым кыргыйларча ял итәргә барырга булдылар. "Ә нигә? Диңгез яры буендагы шәһәрдә мәчет булмыйча калмый, анда, шулай ук, хәләл итләр сата торган кибетләр дә булыр. Хатын шәһитләрсез су кергәндә, учак ягарга мөмкин," - дип уйлыйлар алар. Әмма шәһәрдә мәчетне тапмады¬лар, кешесез урынны эзләп, нудистлар-га юлыктылар.

Яулыклы хатын-кызлар туристлар¬ны кабул итүчеләр өчен генә түгел, җирле милиция хезмәткәрләрен дә кы¬зыксындыра. Джунглиядәге шикелле, бар урында да куркыныч.

Мәскәү шәһәрендә яшәүче берничә хатын-кыз башкача ял итү әмәлен тап¬ты. Кечкенә авылда ял итәргә булды¬лар. "Ничек киенүебез алар өчен ба¬рыбер, тик ял иткән өчен акча гына түләргә кирәк," - диделәр алар. Хәләл ит кенә табасы калды. Кызлар: "Итсез дә яши алабыз," - дип көлделәр.

Бәхет су керә торган киемдәме?

Мөселман хатын-кызы кайда гына су кермәсен, аңа махсус кием кияргә туры килә. ММЧда мөселманча су керә торган киемнәр турында сөйләнә башлагач, хатын-кызларда аны сатып алу теләге барлыкка килә. Австралиядә дә махсус киемнәр тегелгән. Ул "Буркини" (су костюмы) дип атала. Аны бөтен хатын-кыз да ка¬бул итмәде, чөнки тәнгә сылана.

"Науаt" су керү киемнәрен тәкъдим итүче бердәнбер оешма. Тукымасы лайкрадан, полиамидтан һәм эластан-нан тора. Тиз кибә һәм кояш нурларын үткәрә. Фирманың җитәкчесе Гөлнара Нуруллина киемне мөселманнарның теләкләре буенча башкарылганын әйтте. Гомумән, кызлар Көнчыгыш илләренә барыр өчен шундый киемнәрне күбрәк ала.

Әйша БАБИЧ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе