"Тимер ат"ка мөселман хатынының мөнәсәбәте

"Рульдә хатын-кыз никадәрле куркыныч! Кичә эшкә барганда, хатын-кыз бер кулы белән рульне тотып, икенче кулы белән бизәнеп бара. Г энаһтан ерак бу­лыйм дип шулкадәрле тормозга бастым ки,

БӘЙЛЕ
2010 Сен 15

"Рульдә хатын-кыз никадәрле куркыныч! Кичә эшкә барганда, хатын-кыз бер кулы белән рульне тотып, икенче кулы белән бизәнеп бара. Гэнаһтан ерак бу­лыйм дип шулкадәрле тормозга бастым ки, хәтта кырынгычны кофега төшереп җибәргәнмен..."

 

Кайчандыр машина йөртүче булган кешеләрдән алынды

 

Халыкта шундый фикер йөри: хатын-кыз үзенең акылы һәм холкы буенча машина йөртергә тиеш түгел, чөнки алар юл һәлакәтләрен туды­рырга мөмкиннәр. Моның турында без ЮОләп вакыйга беләбез. Бу хатыннар юл йөрү кагыйдәләрен бозып, ир-ат йөртүчеләрне дә һәлакәткә юлыктыр­дылар.

Шул ук вакытта ирләр ягын­нан хатын-кыз машина йөртә бел­ми дип гаепләү дөрес тә түгел. Ба­рыбызга да билгеле, трамвай һәм троллейбусларның күбесен хатын-кыз йөртә бит. Моны хатын-кыз йөртә дип беркем дә тулган вагонга утырмыйча калмый. Гүзәл затларыбыз "Вольво" яки "Мерседес"ка утыргач, нигә соң аларга каршы килүчеләр табыла.

 

Күптән түгел генә социологик со­рашу үткәрелде. 74 % ирләр машина­ны хатын-кызлар саграк йөртәләр дип әйтә. Аларның 70%ы - гүзәл затлар юл йөрү кагыйдәләрен азрак бозалар дигән фикердә тора.

Беренче чиратта, алар (хатын-кызлар) машина йөртү кагыйдәләрен тизрәк үзләштереп, машина йөртү хо­кукын бирүче таныклыкка имтиханны җиңелрәк тапшыралар. "Тимер ат"ка утыргач, алар аңа ирләргә караганда икенче төрлерәк карыйлар. Ханымнар машинаны ирек бирүе өчен сөяләр. Яшь ирләр машина йөртә белүләре белән мактаналар. Хатын-кыз алай ук тиз йөртми. Медицина буенча да көчле һәм зәгыйфь кешенең психологияләре төрлечә. Ир-атларда минең сул ярым­шары яхшырак эшли, ул рациональ һәм логик фикер йөртүләр өчен җавап бирә. Хатын-кыз исә мәсьәләне уң ярымшары белән чишә, ул хисләр һәм тойгылар өчен җавап бирә. Ничек кенә булса да, машина йөртү буенча хатын-кыз ир-аттан калышмый.

 

Хәзер сезгә таныклык алу буенча берничә сүз әйтеп китәсем килә. Эш шунда ки, Россия Федерациясендә та­ныклыкка яулык белән төшү күздә то­тылмаган. Бик кызык хәл бу, паспортка рөхсәт иттеләр, ә "права"га юк. Ыша­ныгыз, мин үзем дә шуңа юлыктым.

-Дин иреге турында нәрсә әйтә ала­сыз? - дип сорадым мин. - Сез моны дини хисләрне кыерсыту дип уйламый­сызмы?

-Бу   сорауны   безгә   бирмәгез, - дип җавап бирделәр миңа ДАИ фотостудиясендә. - Без законнарны чыгармыйбыз. Әгәр мин яулык белән фотога төшсәм, Татарстаннан читкә китә ал­мыйм.

 

Мин һәрбер очраган "гаишник"ка үземне күрсәтергә теләмим. Хатын-кыз хатын-кыз инде, ул үзгәрергә мөмкин. Яулык белән ул бертөрле, ә яулыкны салгач, икенче төрле.

Мин аңлыйм, без гражданнар, ләкин законда шундый мәсьәлә дә каралырга тиеш. Яулыкны салу ул кешеләр ал­дында шәп-шәрә калганчы чишенеп бетү дигән сүз. Бу мәсьәләне ничек булса да хәл итәргә кирәк. Бу хакта мин мөселман хатын-кызлары белән сөйләштем.

 

Айгөл, 23 яшь

 

Мин күптән түгел генә "права" алдым. Миңа: "Яулык белән фотога төшәргә ярамый, чөнки закон кушмый,"

- диделәр. Әгәр Татарстаннан читтә

туктатсалар, бу начар тәмамланырга мөмкин икән. Мин риза булдым. Монда башка мәсьәләләр башланды. ЮХИДИ хезмәткәрләре паспорттагы сурәтне мин түгел дип уйладылар, чөнки яу­лыксыз мин үземә охшамаганмын. Алар миннән паспортны сорадылар. Соңрак яулыкны салырга куштылар, мин риза булмадым. Аннары машинамнан чы­гардылар. Икенче көнне таныклыкны (правамны) алыштырдым, хәзер инде имин генә йөрим.

 

Камилә, 18 яшь

 

Автомәктәпкә укырга кергәч, мәсьәләләр юк кебек иде. Син белем аласың. Соңрак сиңа: "Яулык белән фо­тога төшәргә ярамый," - дип әйтәләр. Яулык белән син бертөрле, ә яулыксыз - бөтенләй башка кеше. Мин инде та­ныклыкка яулыктан фотога төштем.'

 

Миләүшә, 29 яшь

 

Мин 7ел машина йөртәм. Бөтен доку­ментларымда да яулыктан төшкәнмен. Юлларда бер мәсьәлә дә булмады. Шу­лай ук, Мари Республикасына, Пенза белән Мәскәү шәһәрләренә дә барга-лыйм. Иң мөһиме, юл кагыйдәләрен бозмагыз.

Диния ГЫИЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе