Өченче ярым

Быел дөньяви җәмгыятьтә ислам күпхатынлылыкны китереп чыгарды дигән караш киң таралган. Әгәр христиан динен алсак, Библия күпхатынлылыкны тыймый, ә Ветхий завет һәм раввиннар

БӘЙЛЕ
2010 Сен 10

Быел дөньяви җәмгыятьтә ислам күпхатынлылыкны китереп чыгарды дигән караш киң таралган. Әгәр христиан динен алсак, Библия күпхатынлылыкны тыймый, ә Ветхий завет һәм раввиннар әдәбиятында моның законлы икәнен раслый.

Мәсәлән, Сөләйман патшаның 700 хатыны һәм 300 хатын-кыз колы булган (1 Патшалар 11:3), шулай ук, Давыт патшаның күп кенә хатыны һәм хатын-кыз колы бар иде(2 Самуил 5:13), дөрес, Талмуд 4 хатыннан да күбрәк алмаска кушты.

Нәрсә, күпхатынлылыкның исламга кадәр дә бар икәненә ышандыгызмы?

Ислам диненә килсәк, ул рөхсәт итсә дә, кайбер шартлар белән: “Ятимнәр белән гадел була алмавыгыздан курыксагыз, сезгә ошаган хатыннарга өйләнегез – 2гә,3кә 4кә. Әгәр дә хатыннарыгыз белән гадел булмыйбыз дип курыксагыз, бергә генә өйләнегез” (Коръән 4:3).

Ислам дине хатыннар санын киметте һәм алар белән гадел булырга кушты. Күпхатынлылыкның бөтен аспектлары Аллаһ тарафыннан тәртипкә салынды.

Берничә хатын алырга була, әгәр монда социаль һәм әхлакый сәбәпләр булса.

Әйтергә кирәк, күпхатынлылык үзара килешү нигезендә булырга тиеш. Беркемдә үз кызын көчләп өйләнгән кешегә кияүгә бирә алмый.

Тагын бер әйберне әйтергә кирәк: ирнең беренче хатыны икенче хатынга өйләнергә җыенганын белергә тиеш.

Шулай ук, ир-ат хатыннарның һәрберсен дә яшәү урыны һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә һәм аларны бертигез бүләргә тиеш була. Алар арасында фетнә булырга тиеш түгел.

Ислам динендә күпхатынлылык рөхсәт ителә, шуңа күрә, без, мөселман хатын-кызлар, моны инкарь итә алмыйбыз. Аллаһы Тәгаләне ачуландырып, Аңа каршы бара алмыйбыз. Ләкин без башкача эш итә алабыз. Иребезне шатландырырга тырышырга, аны һәрвакыт тыңларга, фарыз һәм сөннәт гамәлләрне үтәргә, балаларны шатландырып торырга кирәк. Шундый хатын-кызлар турында ир-атлар хыялланалар да инде. Кешеләр болай дип әйтәләр: хатынның никадәрле тәкъва булганын беләсегез килсә, аңа шундый сорау бирергә кирәк: иң соңгы булмаган хатын буласыгыз киләме?

Без барыбыз да төрле: ачык һәм үз-үзенә йомылган, горурлыгыбыз да төрлечә. Әлбәттә, һәрбер хатын-кыз да иренең бердәнбере булырга тели. Аның табигате шулай көйләнгән. Шулай ук, икенче, өченче, дүртенче хатын булып та кияүгә чыгарга теләүчеләр бар.

Мәрьям, 24 яшь, икенче хатын.

“Бу никахка кадәр мин кияүдә булган идем, ләкин ул уңышсыз чыкты, һәм без аерылыштык. Мин соңгы тапкыр кияүгә чыккач, беренче хатын булмаганын белә идем. Ләкин мин бәхетле, һәм мөселманнар икенче хатын итеп яшьрәк кызны алалар дигән фикер дөрес түгел. Аның беренче хатынына 18 яшь, аның белән без апа-сеңел кебек. Иң мөһиме, ирең сине хөрмәт итсен. Без төрле фатирда торабыз. Мин бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел”.

Гадилә, иренең беренче хатыны, ләкин соңгысы түгел.

“Мин иремнең икенче хатын алырга теләгәнен белгәч, мин шок хәленә килдем: моңа әзер түгел идем, беренче уем аерылышу иде. Ләкин безнең арада уртаклыклар күп, мәсәлән, малаебыз бар, иремне дә яратам. Мин акрынлап килешә башладым, ләкин бу җиңел түгел. Ирем икенче хатын итеп 19 яшьлек кызны алды, ә миңа 21. без аерым яшибез, ирем дә мине хөрмәт итә. Малыбыз да җитәрлек. Ләкин хәзергә кадәр икенче хатынына сеңлемә караган шикелле карый алмыйм әле”.

Гөлназ, 37 яшь, беренче хатын.

“Мин 19 яшемдә кияүгә чыктым, бәхетле тордык, өч балабыз бар. Ирем мине нык яратты, чирләгән вакытта да яныма килеп йөрде. Ул матур гына ир-ат. Ул икенче хатын алгач, аңа каршы килмәдем, чөнки ул мине яратуымны дәвам итте. Ул минем белән аерылышырга да мөмкин иде, ләкин ул алай эшләмәде. Аңа 40 яшь булганда, икенче хатынына – 23. 3 ел инде тату гына яшибез. Икенче хатыны укый. Мин канәгать”.

Гайшә, 19 яшь.

“Ачы язмышлы тормышым турында сезнең белән уртаклашмакчы булам. 17 яшемдә үземнән 20 яшькә зуррак кешегә кияүгә чыктым, чөнки ул вакытта гашыйк идем. Икенче хатын булып кияүгә чыктым, ул беренче хатыны белән аерылышуы турында әйтте. Ярты ел яшәсәк тә, аерылышырга уйламады. Беркөнне ул икенче тапкыр өйләнеп ялгышлык эшләгәнен әйтте. Кыз кардәшләр, кемгә кияүгә чыкканыгызны уйлагыз”

Барысының да язмышлары төрлечә. Кемдер гадел, ә кемдер гаделсез, алар Аллаһ каршында җавап бирерләр. Шулай ук, без “Борнай” мәчетенең имам хатибы Фәрхат хәзрәт Мәвлетдиновның фикерен тыңларга булдык: “Беренчедән, күпхатынллык турында Аллаһ Коръәндә әйтте, икенчедән, бу күренеш Мөхәммәд (с.г.в.) тормышында бар. Моңа беркем дә каршы бара алмый, чөнки бу – Аллаһның хөкеме. Әгәр бу дөрес икән, димәк, сәбәпләре бар.

Ир-атларга берничә сәбәп буенча берничә хатынга өйләнергә ярый:

1. Физиология таләп итә. Читтә гөнаһ кылып йөргән, икенче хатын алса, хәерлерәк була.

2. Хатын-кыз бала табарга яраксыз булырга мөмкин.

3. Хатын-кыз әхлаксызрак булырга мөмкин.

Минем өч хатыным булды, бүгенге көндә берсе бар. Бу тормыш хатыннарның үзләреннән тора, әгәр алар тату булсалар, без дә тату булырбыз, ә читтән тыш көнчелек яхшылыкка китерми. Ир хатыннарыннан риза булса, Аллаһ та алардан риза”.

Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе