Ни өчен кызлар яулыкларын сала?

Мөселман ир-атларына, хатын-кызлар өчен дә Аллаһы Тәгаләнең кануннары бар. Ислам - урталык дине, шуңа күрә, һәрнәрсәдә урталыкны сакларга кирәк.

БӘЙЛЕ
2010 Авг 22. Фото:vk.com/wall-27871414_10486

Мөселман ир-атларына, хатын-кызлар өчен дә Аллаһы Тәгаләнең кануннары бар. Ислам - урталык дине, шуңа күрә, һәрнәрсәдә урталыкны сакларга кирәк. Хатын-кызлар белән ир-атлар арасында булган мөнәсәбәтләрдә дә, Мөслимәләр киеменә кагылышлы мәсьәләләрдә дә. Борынгы заманнардан ук мөселман хатын-кызларының киеме аларның аерылгысыз өлеше булган, чөнки бу-Аллаһ кануны. Тәүратта да моның турында күп әйтелә: киемнәр хатын-кызларның бизәлеше булган һәм аны туйда да киеп йөргәннәр (Песн.П. 4:1,3), (Быт.24-65). Иске китаплардан килгән гореф-гадәт "Яңа заветта"да сакланган: "Хатын-кызлар да яхшы киенсеннәр, оялчан булсыннар,"-дип яза апостол Павел (1 Тим.268,9).

Коръәнгә килсәк, анда болай диелә: "Аллаһка ышанучы мөселман хатыннарына әйт: Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар (24:31).

Раббыбызның бу сүзләреннән күренгәнчә, Аның кушканнарын үтәү бик мөһим. Хәзерге заманда кешеләрдәге хатын-кызның киеме турындагы караш яхшыга өметләнүне генә калдыра. Сынмас иманлы хатын-кыз гына мөселманча киенеп йөри. Мондыйлар мактауга лаек. "Яңа" мөселман хатын-кызларына шулай киенеп йөрергә нәрсә комачаулык итә соң? Шулай ук, аңа яулыкны салырга кушучы адәми шайтаннар да бар, монысы тагын да начаррак.

Мин башта мөселманча киенүне кыен, ә чишенүне өчләтә авыр дип уйлаган идем, алай түгел икән шул. Миңа яулыгын салып, мөртәтлеккә чыккан хатын-кызлар белән очрашырга туры килде.

Башыма сыймый: дини уку йортында укып та, алар ничек яулыкларын салырга батырчылык итә икән? Боларны акларга ярыймы? Монда шундый урынлы сорау туа: "Нигә син элек яулык киеп йөрдең?"

Түбәндә китерелгән мисалларга тәнкыйть күзлегеннән карарга исламга алданрак килүем рөхсәт итә. Хөрмәтле укучым, сез динен, милләтен саткан мондый кешеләргә ничек карыйсыз?

Айгөл (25 яшь):

"Мәдрәсәне бер ел элек тәмамладым. Мин ул уку йортына гарәп телен өйрәнер өчен генә кергән идем, шул максат белән яулык та бәйләдем. Гарәп телен өйрәнеп, мәдрәсәне тәмамлагач, яулыкны салдым. Аны озак йөрткәч, салуы авыр булды. Мин аңа шундый ияләшкән идем, аны салгач, чәчне бөтенләй алдырып ташлаган шикелле тоелды. Үземнең укытучыларымны очраткач, тагын да авыррак хис иттем, оялуымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Вакытлар үтү белән моңа ияләштем. Хиҗабны салырга мине нәрсә этәрде соң? Бәлки тормышка ашмаган хыялымдыр. Кайвакытта мин мәдрәсәдәге тормышны, укытучыларны, мөселман кыз кардәшләрне сагынам. Шулай ук мин намаз укыйм, ураза тотам, тик яулыктан йөрмәгәч, берсе дә минем белән: "Әссәләмү галәйкүм" дип исәнләшми.

Алсу (22 яшь, КАИ шәкерте):

Мин намазны инде ике ел укыйм. Хиҗаб кияргә көч җитми, әтием юк, исламны әнием аша өйрәндем. Ул мине хиҗаб кияргә үгетли. Мин бит укыйм. Курсташларым арасында ничек күреним ди?"

Раилә (20 яшь):

Исламга килүемнең төп сәбәбе - дус кызның вафаты. Күңел төшенкелеге башланды. Мин мәчеткә бардым. Намаз укырга өйрәндем, Коръән укыйм. Ата-анам туры юлга кереп киткәнгә шат булдылар. Яулык бәйләп йөрергә теләгемне белдергәч, сектага эләккәндер дип курыктылар. Мине өйгә бикләп куеп, берничә көн чыгармыйча тордылар. Аннары әтием: "Әгәр яулык бәйләсәң, мин сине тәэмин итмим," - дип әйтте.

Диния Гыйльметдинова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе