Биредә иҗат яши

Мөслимәләрне күз явын алырлык киемнәр белән сөендерүче тегү остасы Дилбәр Хәйретдинова турында

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

Мөслимәләрне күз явын алырлык киемнәр белән сөендерүче тегү остасы Дилбәр Хәйретдинова турында

15,83 KbЭшне яратып башкарсаң, ул иҗат дәрәҗәсенә күтәрелә, диләр. Дөрес сүз бу. Әмма моның өчен тормышта үзеңне, яратып башкарырдай эшеңне табарга кирәк.

Язмамның герое Дилбәрнең әнә тегүче булачагы бишектән төшүгә үк беленә. Кыз бала курчак ярата, дип әти-әнисе аны җае чыгуга яңа курчак белән сөендерергә тырыша. Ә кыз, кибеттән алган курчакның киемнәрен өйгә кайтканчы ук салдырып, үзенчә үзгәртергә тотына. Кулына энә-җеп тотарга өйрәнгәч, әлеге курчаклар манекенга әйләнә: Дилбәр кулына эләккән һәр тукыма кисәгеннән курчакларга кием тегә. Үсә төшкәч үзе өчен дә тегә башлый, башкаларны да күз явын алырлык кием-салым белән сөендерә. Бөтен кешене аптырашта калдырган бер сыйфаты була кызның: ул киемне өлге ясап тормыйча гына тегә. Тукыманы тота да кисә башлый! Өлге аның уйларында күптән ясалып куйган була инде!

Киемне ул гади иттереп кенә текми. Андый кием бөтен кешедә дә бар бит ул! Шуңа да Дилбәр кечкенәдән үк киемне үзенчә, башкаларныкына охшамаган иттереп тегәргә тырыша. Ул тегеп кенә калмый, иҗат итә...

Урау юллар аша...

Яраткан эшен төп шөгыль итү кызга тиз генә насыйп булмый әле. Дилбәр Хәйретдинова урта мәктәпне тәмамлап, педагогика университетының музыка факультетына укырга керә. Канатланып, музыка укытучысы булырга әзерләнә башлый. Музыка өлкәсендә эшләү мөмкинлеге булса да, аның күңеле барыбер тегүчелеккә тартыла. Бу вакытта (Дилбәрнең бәхетенәдер инде) Казан дәүләт технология университеты карамагында Италия дизайны мәктәбе ачылган, дигән сүзләр йөри башлый. Кыз ике уйлап тормый: документларын җыя да, шунда юнәлә.

Шушы көннән Дилбәр өчен бөтенләй яңа дөнья ачыла: галиҗанәп мода дөньясы. Югары мода бер урында торганны яратмый. Эзләнергә, укырга, бертуктамый эшләргә кирәк. Тукыма кибетләре булачак дизайнерның икенче туган йорты булып китә. Нинди яңа тукыма кайткан, кайда нинди яхшы товар табып була – барысыннан да хәбәрдар торырга кирәк. Төннәр исә яңа кием иҗат итеп үтә. Эскизны ясагач, аны тегеп тә карыйсы килә инде! Тегә башлагач исә – тизрәк тәмамлап, киеп карарга кирәк! Студент вакытларын Дилбәр шуңа күрә сагынып, яратып искә ала.

Укып бетергәч исә яшь дизайнер үз эшен башлау нияте белән яна башлый. Бергә укыган дус кызы белән бергәләп “D&D” тегү ательесы ачып җибәрәләр. Бу вакытта бөтенесе дә канатланып башкарыла. Бизнеста бернәрсә дә белмәгән ике кыз көн дими, төн дими яраткан эшләре – тегү белән шөгыльләнәләр. Әле бит тегеп кенә котылып булмый. Сатырга да кирәк! Кибеткә беренче тапкыр үзләре теккән киемне чыгару... Беренче сатып алучы... Беренче керем... Болар Дилбәр өчен үтелгән этап булып тарихта калган инде. Бик очынып башланган эш, кызганычка, озын гомерле булмый. Компаньон кыз кияүгә чыга, бәби алып кайта. Дилбәрнең исә эшне үзе генә алып барасы килми. Ул бизнес-леди булудан баш тарта.

Иҗат тәмен бер татыган кеше ансыз яши алмый. Дилбәр дә иҗаттан баш тартмый. Яңа кием тупланмалары эшли башлый. Ә ул эшкә тотынса, бөтен барлыгы белән тотына инде! Яңа коллекцияләренә дә ул җанын, йөрәк җылысын кызганмый куша. Иҗат нәтиҗәсе дусларына да ошый. Бу эшләрне берәр конкурска юлларга киңәш итәләр. Юллый. Нәтиҗәдә, “Көмеш җеп” (“Серебряная нить”) Россиякүләм кием дизайнерлары ярышында да, “Русский силуэт” Халыкара конкурсында да аның коллекцияләре уңышка ирешә. Аның япон стилендә эшләнгән киемнәр тупланмасын жюри югары бәяли. Мәскәүдә вакытта ук аларны сатып алырга теләк белдерүчеләр табыла. Киемнәр жюри тарафыннан да мактау сүзләре белән билгеләп үтелә.

Кем өчендер баш әйләндергеч булып тоелган бу уңыш Дилбәрне җиргә төшерә. Сәхнәдән күз явын алырдай матур күренгән мондый мода бәйрәмнәренең сәхнә артында күңелсез күренешләр тамыр җәйгән икән. Синең менә дигән киемнәреңне дә юкка чыгарып калдырырга мөмкиннәр шул. Мисал өчен, Дилбәрнең япон стилендә эшләнгән киемнәрен тәкъдим итәргә тиешледән озынрак буйлы модельләр бирәләр. Урта буйлы туташларга исәпләнгән коллекция шулай итеп тиешле бәяне ала алмый. Ә сүзләшеп, тавыш куптарып йөрү Дилбәрнең мәсләгенә туры килми.

Үзең тексәң, очсызрак! 19,55 Kb

Бу вакыйгалардан соң Дилбәргә беразга мода дөньясыннан китеп торырга туры килә. Ул Мәскәүгә китә, тегүчелек белән бәйле булмаган эшкә урнаша. Аяк киемнәре кибетләре ачып йөрүче төбәк менеджерының эше гел юлда йөрү белән бәйле була. Поездга утыра да, әле бер шәһәргә, әле икенчесенә чыгып китә. Кайда гына йөрсә дә тегүче икәне оныттырмый тагын. Шәһәргә килеп, эшен бетерүгә үк ул тукыма кибете эзли башлый.

Мәскәү тормышы Дилбәрнең тормышын тамырдан үзгәртә. Казанда мөселманнар арасында яшәгәндә дингә зур игътибар бирмәгән була ул. Ә Мәскәүдә үзе өчен ислам дигән тагын бер яңа дөнья ача. Барысы да Коръән сурәләре, аятьләр яздырылган гап-гади дисктан башлана. Казанның меңъеллыгына багышланган бәйрәм чаралары вакытында юлда тыңлап йөрермен, дип сатып ала ул аны. Ике ел буена юлда йөргәндә гел Коръән аятьләрен тыңлый. Коръәни Кәримнең шифасына ул шул вакытта инана. Гел тыңлап йөргәч, ул аятьләр истә дә кала. Берничә аять белгәч, калганына да төшенү теләге уяна. Дилбәр укый, өйрәнә башлый. Һәр мөслимә өчен иң мөһим вакыйга – хиҗаб кию исә Казанга кайткач була. “Биредә мөселманнар күбрәк, ислам мохите ныграк шул”, - ди ул. Шунда ук үзен төзәтеп тә куя: “Хәер, хәзер Мәскәүдә дә мөселманнар саны еллап түгел, көнләп арта”, - дип өсти. Яулык ябу аның тормышын яхшыга гына үзгәртә. Үз-үзеңне табу шул буладыр инде ул.

Дилбәр хәзер Казанда яши. Ул – бәхетле әни дә: янында Дилбәр өчен үлеп торучы буй җиткән улы. Ханым яраткан эше белән шөгыльләнә: ул мөслимәләр арасында танылган мөселман дизайнеры. Укытучылык эшен дә үз итәргә өлгергән: шәхси мәктәптә тегү дәресләре алып бара. Теләкләре булган туташ-ханымнарны тегүчелек серләренә өйрәтә. Тегәсем килә, өйрәтегез әле, дип үтенеп килгән кешене кире бормый, ял көннәрендә булса да, дәресләр бирә.

“Кызлар киемне ничек матур итәргә, нинди детальләр кертергә”, - дип сорашалар. Аларның киемне күз явын алырдай иттерәселәре килә. Киемнең кешене түгел, ә кешенең киемне бизәвен аңлап бетермиләр әлегә. Кием гади һәм сыйфатлы булырга тиеш. Кычкырып тора торган әйберләрне яратмыйм. Бигрәк тә мөслимәләр өчен мондый киемне тәкъдим итмим. Соңгы елларда мөслимәләр өчен көндәлектә киеп йөрердәй кием-салым тегү белән шөгыльләнәм. Мөслимә туташ-ханымнарны капчык киеп йөри, дип гаепләүчеләр җитәрлек. Мин шул капчыкны кияргә яраклырак, зәвыклырак итәргә тырышам”, - ди ул. Укучыларына да шуны төшендерә. Аларны ул тегәргә генә өйрәтеп калмый – үзе белгәнне кызганмыйча, бик теләп укучылары белән бүлешә.

Мөслимә кызлар бүген кием таба алмыйбыз, дип зарланырга ярата. Андыйларга Дилбәрнең киңәше бер: тектерегез, ә иң яхшысы үзегез тегегез! Кибетләрдә нинди генә тукыма юк. Бәясе дә кесәгә сугарлык түгел. Дөрес фасоннны, туры килә торган силуэтны сайлаган очракта кием килешле килеп чыгачак, ди Дилбәр. Үзең теккән күлмәк исә сатып алгандагыга караганда ике (!) тапкыр очсызрак булып чыга икән!

Соңгы сүз урынына

... Дилбәр яраткан эше турында рәхәтләнеп сөйли. Безнең бер генә сәгатькә дип билгеләнгән очрашу тиешле вакытын өч тапкыр узып китте. Ә сөйләшер сүзләр һаман бетми. Сүз арасында Дилбәрнең остаханәсен күзәтәм. Бөтен кораллары, эш урыны уңайлы. Баксаң, остаханәне әтисе эшләп биргән икән. Биредәге җиһазлар да әтисенең эш нәтиҗәсе. Өйдәге җиһазларның матурлыгына да сокланган идем, аларны да әти кеше үз куллары белән ясаган икән! Шуңадыр инде бу йортта иҗат рухы сизелә.

Мин киткәндә Дилбәр үзенә пәлтә тегеп калды. Пәлтәне үзе яратып куллана торган җөйсез технология буенча эшли. Ягъни пәлтәнең ян-як җөйләре булмый, ул киселгәндә үк пәлтә рәвешен алган була. Җиңнәрен генә тоташтырасы кала. Мондый технологияне Казанда Дилбәр генә куллана икән! Шулайдыр шул, мондый катлаулы эшне һәркем булдыра алмыйдыр.

Соңгы арада Дилбәр кабат үз эшен булдыру турында хыяллана. Эшне башланга берәр эшкуар очрамасмы, ди. Кем белә: булып та куяр әле. Хыяллар иртәме-соңмы барыбер тормышка аша бит ул!

Алсу МӘҖИТОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе