Ислам дине коткарды

Көтмәгәндә «Тәүбә» мәчете има­мы­ның ишеген шакыдылар. Керергә рөх­сәт булуга, ишектә кечерәк буйлы ха­тын-кызның гәүдәсе

БӘЙЛЕ
2010 Янв 05

Көтмәгәндә «Тәүбә» мәчете има­мы­ның ишеген шакыдылар. Керергә рөх­сәт булуга, ишектә кечерәк буйлы ха­тын-кызның гәүдәсе күренде. Ита­гать­ле итеп исәнләшкәннән соң, ул үзе­нең рус милләтеннән булуын, шулай ук ис­лам динен кабул итәргә теләвен әйт­те.

– Зинһар, миңа өйрәтегез динегезне кабул итү өчен нәрсә эшләргә ки­рәк­ле­ген, – диде ул үрсәләнеп. Сәетҗәлил хәз­рәт (исемнәр үзгәртелде) бер мәлгә ни дияргә дә белмичә аптырап калды. Йөзендә сары сагыш галәмәтләре кү­рен­гән, күзләрендә мөлдерәмә яшь түгелергә торган мондый ханымны беренче күрүе аның. Арыганлыгы, ал­җы­ган­лыгы, күпне күреп, күпне ки­чер­гән­леге әллә каян сизелеп тора. Ә шулай да үзен Мария дип таныштырган бу хатын-кызны нәрсә мәҗбүр иткән мө­сел­маннар гыйбадәтханәсе ишеген ачып керергә?

– Без сезгә, һичшиксез, өйрәтербез мөс­ли­мә булуның юлларын. Шулай да сез нигә нәкъ менә бүген ислам динен кабул итәргә булдыгыз? Шул хакта бик бе­лә­себез килә, – диде Сәетҗәлил хәзрәт үзен мөмкин хәтле тыныч тотарга тырышып. Мария дулкынлана-дулкынлана аңа үзенең кичергәннәрен сөй­ләп китте.

Гаи­ләдәге бердәнбер кызлары Га­ля­ның наркомания белән чирләгәнен баш­та аңламаганнар алар. Ә бу хакта белеп алганда инде соң булган. Галя үзе белән бергә бөртекләп җыйган әй­бер­ләр­не, кием-салымнарны да өй­дән алып чыгып китә башлаган. Ничек ке­нә сөйләшеп карамадылар өй­дә Галя белән. Башта ипләп кенә нар­ко­ма­ниянең чир, афәт икәнлеген, ан­нан дәваланырга кирәклеген тө­шен­дермәкче булдылар. Юк, барып чыкмады алай. Галя үзен бик дорфа тот­ты, хасталыгын танымады. Әнисе аны наркоман дусларыннан аерып алырга никадәрле тырышып караса да, моннан файда чыкмады. Галя зур кыз шул инде, 20нче яше белән бара! Әфьюн кулланган мизгелләрдә Галядан да бәхетлерәк кеше юк сыман. Ул ки­нәт кенә, юләр адәм кебек, шаркылдап көлеп җибәрә, йә тыпырдап биеп китә. Ә инде теге зәхмәтнең көче бет­кәч, моторы әнә сүнәм, менә сүнәм дип эшләгән машинага охшый да кала. Йө­зен­нән нуры кача, бөтенләй дә мескен кыяфәткә керә, күзләре ярдәм сорап тилмерә. Тик аның кәефен даими кү­тә­рү өчен ничек акча төткәзәсең! Ул көн саен 5 мең сум акча таләп итә. Ире Василий белән көне-төне эшләсәләр дә, аена 150 меңне ала алмыйлар лабаса. Галя үтә дә кызганыч, аның өчен җаны сызлана Мариянең. Инде баштан-аяк бурычка да батып беттеләр кызлары аркасында. Тик бер ни дә эшләр әмәл юк. Тәкъдире шулайдыр бичараның. Тик болай дәвам иткәндә аларның бер­дән­бере үлеп китүе дә ихтимал. Дөресен генә әйткәндә, сырхау кызны дәвалый-дә­­ва­лый Мария үзе дә авыруга сабышты, йөзе сулды, саргайды. Маңгаенда җыерчыклар пәйда булды, вакыт җитми картайды.

Менә шундый көннәрнең берсендә Галяның башында яулык күреп, Мария аптырашта калды. «Әллә чиркәүгә йө­ри башладымы? Шулай гына була күр­сен», – дип уйлады. Мария үзе олы бәй­рәм­нәр­дә генә чиркәүгә бара һәм поптан гө­наһ­ларын кичерүне сорый. Бу хакта Галяга әйткәч, ул: «Юк, мин чиркәүгә йөр­мим», – дип кырт кисте һәм сүзем тә­мам дигәнне аңлатып, гаип булды. Ни кызганыч, уртак телне таба алмады ул кызы белән.

Беркөнне Мария кызы өйдә юк чакта аның бүлмәсенә керде. Анда кириллицада язылмаган аңлаешсыз китаплар, бро­шюралар күреп, янә гаҗәпкә калды. Галя өйгә кайткач, аның белән ачыктан-ачык сөйләшеп карарга булды. Берәр төр­кемгә (группировкага) иярмәдеме ди­г­ән шиге бар иде күңелендә. « Юк, әни, мин бернинди дә группировкада тү­гел, моннан ярты ел элек ислам динен кабул иттем», – диде кызы берни булмагандай тыныч кына.

«Ничек инде алай?! Безнең динебез ислам түгел, православие ләбаса. Террористка булып китмәсме», – дип борчылды ана күңеле. Дөресен генә әйткәндә, туйды, тәмам гарык булды ул кызының кыланмышларыннан. Тик шунысы әй­бәт хәзер: әнисеннән меңәрләп акча сорамый башлады, аны тынычлыкта калдырды. Менә шуның өчен генә булса да, ул кызын мөселманнар янына барудан тыймаска уйлады. Ә Галяда уңай үзгәрешләр көннән-көн арта торды. Яңа ахириләре дә өйгә килеп йөри башладылар. Алар һәммәсе дә яулыктан. Матур гына елмаеп исәнләшәләр.

Ә беркөнне Галя өйгә шатланып, кү­бә­ләк­тәй очып кайтып керде һәм: «Әни­ем, моннан бер ай элек мин эшкә урнашкан идем, менә беренче хезмәт хакым», – дип Мариягә акчалар сузгач, ана кешенең күзләренә ирексездән эре яшь тамчылары бәреп чыкты. Шатлыктан иде бу, әлбәттә.

... «Кызым, шулай итеп, ислам дине ярдә­мендә наркоман булудан котылды. Аллаһының хикмәте, могҗизасы дип уйлыйм бу хәлне. Кызым кебек миңа да мө­сел­ман булырга булышсагыз иде», – дип ялварды ул мәчетнең имам хатибына.

Сәетҗәлил хәзрәт тәүбәгә килгән бу ханымга «Ләә иләһә илләллаһу, Мөхәммәде-рәсүлуллаһу» дип иман кә­ли­мәсен әйтергә өйрәтте. Мария вата-сындыра булса да, хәзрәт әйткән сүз­ләрне кабатлады. Шунда ул үзенең рухи халәтендә уңай якка ниндидер үз­гә­решләр барлыкка килүен сизде. Димәк, ул хәзер кызы Галя белән дә уртак телне таба алачак! Ә менә монысы аның өчен барыннан да мөһимрәк булып тоелды.

 


avatar
1 Pasha • 03:05, 2013 Июл 24
BION I'm imsedspre! Cool post!
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе