Эшлекле ханым

Соңгы вакытта хатын-кызларны нәфис затлар иттереп түгел, ә зур фирма, оешма, министрлар кабинеты, хәтта дәүләт белән җитәкчелек итүче эшлекле ханым-туташ буларак күрергә

БӘЙЛЕ
2010 Июн 04

Соңгы вакытта хатын-кызларны нәфис затлар иттереп түгел, ә зур фирма, оешма, министрлар кабинеты, хәтта дәүләт белән җитәкчелек итүче эшлекле ханым-туташ буларак күрергә ияләнеп киттек. Алар һәрвакыт күз явын алырлык киенә... Алар үз-үзенә ышанган, җирдә нык басып тора... Алар уңышка ирешүнең серен белә... Тирә юньдәгеләргә купшы һәм кыйммәтле кием артында көчле ихтыярлы, нык рухлы хатын-кыз яшеренгән кебек тоела. Бу чыннан да шулаймы соң?

Танылган табиб-психолог һәм психоаналитик Николай Нарцин эшлекле ханымның җыелма образын төзегән. Әлге портреттан безгә акыллы, белемле, берничә чит тел белүче, максатчан һәм куйган максатына ирешә белә торган 32-37 яшьлек хатын-кыз карап тора. Мондый хатын-кыз эшне үз-үзен раслау чарасы буларак кабул итә. Алар еш кына гаиләдә бәхетле түгел. Психолог фикеренчә, эшлекле ханым һәрвакыт диярлек иреннән аерылган була (кайберләре хәтта ике тапкыр да). Аерылышуның сәбәбе буларак мондый ханымнар ирләренең куелган таләпләргә туры килмәвен атый. Әмма эшкуар ханымнарны нәзберек, тормышта нәрсә теләгәнен аңламый торган дип уйлый күрмәгез. Алар бары тик үзләренә лаеклы, туры килә торган тормыш иптәше таба алмыйча йөри.

«Бизнес сегодня» журналының баш редакторы Руфуз Олинз әйтүенчә: «Эшкурлык дөньясы бүген ирләр кулында. Хатын-кызларга ир-атлар арасында югалып калмас, үз урынын табу, уңышка ирешү өчен ирләрнеке кебек холык һәм гадәтләр кирәк», - ди.

Эшкуарлык бик катлаулы, күпкырлы өлкә. Мөслимәләргә әлеге өлкәгә кереп китәргә кирәкме? Беренче карашка, бу бит бер дә хатын-кыз эше түгел.

Иң элек шәригать кануннары буенча хатын-кызның өйдән тыш нәрсәләр эшли алуы турында искәртеп үтик. Исламда хатын-кыз беренче чиратта гаилә учагын саклаучы. Һөнәри һәм иҗат үрләренә менү гаиләгә зыян китермичә эшләнергә тиеш. Биредә шәхси эш ачу теләге генә җитми. Хатын-кыз күңеленә хуш килгән эшне гаилә тормышын кайгырту, балалар карау, хуҗалык эшләрен алып бару белән ничек тә бәйләп алып барырга бурычлы. Шулай ук ирең дә синең эшлекле ханым булып китүеңә каршы булмаска тиеш.

Әлбәттә, тормышта ни генә булмый?! Мисал өчен матди яктан тәэмин итүче якын кешеләре булмаган хатын-кыз үз тамагын үзе туйдырырга мәҗбүр. Бу очракта мөслимәләргә авыргарак туры килә. Чөнки мөслимә буларак абруеңны, дәрәҗәңне саклап кала алырдай эш урыны да табарга кирәк. Иң беренче чиратта, исламда хатын-кызның хокуклары кысылмавын аңларга кирәк. Хатын-кызга өйдә торырга кирәк дигән караш хуҗалык алып бару, бала тәрбияләүнең ир-ат эшеннән бер дә ким булмавына, киресенчә, авыррак, ялыктыргычрак булуына да бәйле.

Безнең арада да эшлекле ханымнар җитәрлек. Аларның берничәсенең фикерен сезгә дә тәкъдим итеп китәм.

Миләүшә, шәхси стоматология клиникасын оештыручыларның берсе, 27 яшь, кияүдә, өч бала үстерә:

«Медицина университетын тәмамлагач, кайда барып бәрелергә белмичә йөрдем. Башта гадәти хастаханәдә эшләдем. Соңрак бергә укыган иптәш кызым шәхси стоматология клиникасы ачарга тәкъдим итте. Без бурычка акча җыйдык, кирәкле җиһазларны сатып алдык та, үзебезнең кечкенәрәк кенә клиникабызны ачып җибәрдек.

Баштарак бик авыр булды. Беренче вакытларда керем бөтенләй юк иде. Ул вакытта әле мин кияүгә чыкмаган, ислам динен кабул итмәгән идем. Шуңа күрә бөтен вакытымны эшкә багышладым. Хәзер, Аллага шөкер, эшләр җайга салынды. Кияүгә чыктым, балалар алып кайттык. Әлбәттә, эш белән гаилә мәшәкатьләрен бергә алып бару бик үк җиңел түгел. Әмма мин эшемне бик яратам һәм аны ташларга җыенмыйм. Тормыш иптәшем эшкуарлык белән шөгыльләнүемне, эшемне бик ошатуымны белә иде. Үзе дә эш кешесе булганга күрәдер инде, каршы килмәде. Хәзер дә ул миңа ярдәм итеп тора».

Карина, 32 яшь, косметика алып сату белән шөгыльләнүче фирма директоры, кияүдә, ике баласы бар:

«Үз эшемне ачарга ирем ярдәм итте. Ул вакытта безнең кеченә ике балабыз бар иде. Мин эшкуарлыкта алтынчы ел эшлим. Ышандырып әйтә алам: бу бик авыр һәм ялыктыргыч эш. Ул сазлык кебек сине үзенә һаман саен ныграк суыра. Бу өлкәгә кереп китүемә үкенмим. Бары тик үз вакытында балаларга тиешле игътибар күрсәтеп бетермәдем дип кенә уйлыйм. Ләкин хатын-кыз барыбер гаилә учагын саклаучы булырга тиеш, дип уйлыйм. Сайлау мөмкинлеге булса, тыныч гаилә тормышын эшкуарлык кебек катлаулы шөгыль белән бозмагыз».

Алсу, 30 яшь, матурлык салоны хуҗаларының берсе, кияүдә, кыз үстерә:

«Апам белән без балачактан ук ислам динен тотабыз. Мөслимәләр өйдән тыш нәрсә белән шөгыльләнә алу-алмаулары турында да беләбез. Кияүгә чыккач, без мөслимәләр өчен матурлык салоны ачарга булдык. Мөселман кызлары өчен мондый матурлык салоны ул вакытта юк һәм моңы кытлык зур иде.Ә исламда хатын-кыз иренә һәрвакыт охшар өчен үз-үзен кайгыртып торырга, матур булырга тиеш бит.

Эшне дә гаиләне дә алып бару авыр булуын яшереп тормыйм. Ләкин мөслимәләребезгә файда китерү уе минем өчен чиксез шатлык. Бездән киткәндә хатын-кызларның канәгать йөзләрен күрү нинди бәхет икәнен әйтеп-аңлатып кына булмый».

Мәдинә, 24 яшь, мәдрәсә тәмамлый, кияүдә, малай үстерә:

«Мәдрәсәдән тыш, мин Казан дәүләт университетын да тәмамладым. Мин үзләштергән һөнәр бик иҗади. Кияүгә чыкканчы ук үземнең эшемне ачу турында хыялланып йөрдем. Идеяләремне кешегә әйтәсем килми, әмма мин үз эшемне ачып җибәрүгә тулысынча әзер идем. Аннан эшкуар егеткә кияүгә чыктым. Иремә карап, әлеге шөгыльнең никадәр авыр булуын күрәм. Тормыш иптәшем минем эшкуар булып китүемне теләмәде, ә балабыз тугач, моның турында мин үзем дә сүз башламадым. Хәзер мин моңа үкенмим. Үзеңне гаиләңә багышлау хатын-кыз өчен олы бәхет бит ул».

Күрүегезчә, исламда хатын-кызның эшләвенә карата бернинди дә тыюлар юк. Бары тик эш гаиләгә, рухи халәткә зыян китермәскә тиеш. Һәр ир-ат үзенең хатынын яхшы хуҗабикә, гаилә учагын саклаучы итеп күрә. Өйгә кайтуга тәмле аш, якты йөз, җыештырылган өй булуын тели. Ә эшкуар хатын-кыз еш кына өен, гаиләсен карарга җитешми.

Рухи халәткә килгәндә, бизнеста еш кына алдау, хыянәт белән очрашырга, кешеләрнең башыннан үтәргә, кемнедер рәнҗетергә, кемнедер урынына утыртырга туры килә. Ә исламда хатын-кыз әдәплелек, тәрбиялелек нигезе булырга тиеш.

Ниндидер алтын урталык табып буламы бу очракта? Мөгаен, буладыр. Хәзер үз тегү остаханәсен, матурлык салонын, кием кибетен ачучы мөслимәләр күп. Ә болар барысы да мөслимәләрнең тормышын яхшырту, аларга ярдәм итү максатыннан эшләнә. Димәк, ниятең изге булганда, үз эшеңә курыкмыйча тотынырга мөмкин.

Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе