РАМЛА БИНТ ӘБҮ СУФЙАН

Умм Хәбибә барысына да караганда Аллаһ һәм Аның илчесен сайлаган. Кире көферлеккә кайту аның өчен кире утка төшү белән бер булган. Тарихчыларның сүзләре

БӘЙЛЕ
2010 Июн 17

Умм Хәбибә барысына да караганда Аллаһ һәм Аның илчесен сайлаган. Кире көферлеккә кайту аның өчен кире утка төшү белән бер булган.

Тарихчыларның сүзләре

Кораеш халкыннан кемдер аны тыңламас дип Әбү Суфйан ибн Харбның башына да килмәгән. Ул Мәккә җитәкчесе була.

Ләкин Умм Хәбибә кушаматлы Рамла исемле кызы бу ялгыш уйларга киртә куйды. Ул әтисенең потына табынмый башлады, ире Убайдулла белән Бер Аллаһка ышанды һәм рәсүленә иман китерде.

Үзенең көченә таянып, кызы белән киявен кире үз диненә кайтарырга тырышты. Ләкин булдыра алмады. Рамланың күңелендә ныгыган иманы Әбү Суфйанның ачуына каршы тора алды.

* * *

Хәтта кызы да исламга кергәч, Әбү Суфйанны тирән кайгы басты. Кораеш халкына бу бичара бәндә нинди күзләр белән карар икән, чөнки ул кызын кире үз диненә кайтара алмады.

* * *

Әбү Суфйанның Рамлага ачуланганын белгәч, кораеш халкы аны һәм ирен кысрыклый башлады. Өйләнешкән парларның тормышы авырлаша башлады. Аллаһ илчесе Эфиопиягә күченергә карар кылгач, Рамла кызы Хәбибә һәм ире Убайдулла белән күченееп киттеләр. Ләкин Әбү Суфйан һәм башка кешеләр бу күченеп китүләр белән риза булмадылар. Алар патшасына Гайсә турында ялган сөйлиләр дип мөселманнарны кире кайтарырга тырыштылар.

Икенче көнне негус янына килгәч, Амр болай ди:

- Я патша, ул мөселманнар Гайсә хакында начар сүз сөйлиләр.

Негус теге мөселманнарны яңадан чакыртып китерә.

Умм Салама сүзен дәвам итә:

“Моны ишеткәч, без кайгыга калдык. Кайберләребез:

- Гайсә турында нәрсә әйтербез?

- Дөресен, Аллаһ аның хакында нәрсә әйткән, шуны сөйләрбез, - дидек без.

Бу юлы да Җәгъфәр ибн Әбү Талиб сөйләсен.

Негус янына килгәч, шул ук епископлар белән теге ике кяферне күрдек. Негус безгә мондый сорау бирә:

- Гайсә турында нәрсә сөйлисез?

- Дөресен, пәйгамбәребез безгә әнә шулай җиткергән, - ди Җәгъфәр ибн Әбү Талиб.

- Нәрсә әйткән ул, - дип сорый негус.

- Ул аның колы һәм рәсүле, шулай ук, аның Рухы һәм сүзе дә Аллаһтан Мәрьямгә килгән, - ди Җәгъфәр ибн Әбү Талиб.

- Гайсә белән сезнең пәйгамбәр охшаш. Барыгыз, сезгә куркыныч янамас. Кем сезне ачулана, шуны җәза көтә. Сезнең берегез җәрәхәтләр алса, миңа тау хәтле алтын да кирәкми.

* * *

Умм Хәбибә тыныч көннәр башланды дип уйлый. Ләкин ул бит алдагысын белүче түгел...

* * *

Аллаһ хикмәт иясе, Умм Хәбибне төрле сынаулар белнә сынады. Монда килеп туган сорауларга хәтта кайбер акыллы ирләр дә җавап бирә алмадылар. Шулай ук, аңа моннан да җиңүче булып чыгарга насыйп була...

* * *

Беркөнне Умм Хәбибә төшендә ире Убайдулланың диңгездә батуын күрә. Курыккан хатын тиз генә уянып китә. Ул төшен иренә сөйләргә теләмәде. Ләкин тиздән бу төш чынбарлыкка әверелә. Ире христиан динен кабул итеп мөртәт була. Шуннан соң шәрап кибетләрендә ешрак күренә башлый, “яшел елан”га ияләшә һәм эчкече булып китә. Умм Хәбибә сайлау алдында кала: я ирдән аерылырга, я христиан динен кабул итәргә...

* * *

Соңрак котылуның тагын бер ысулын аңлап ала. Шулай итеп, беренчедән, иренә ярдәм итә ала, чөнки анысы да христиан динен кабул итәргә куша, ләкин бу начар күренеш, чөнки җәһәннәмгә керер иде. Умм Хәбибә андый ысулны кабул итмәде. Икенчедән, ул Мәккәгә әтисе янына кайтырга булдыра ала, ләкин анда аны кыерсыталар. Өченчедән, Эфиопиядә ялгызы гына яшәү.

Умм Хәбибә Аллаһка тапшырып, Эфиопиядә кала.

* * *

Умм Хәбибә әллә ни озак көтми.

Аңа шатлык һәм җиңеллек ире үлеп, гыйддәт вакыты үтү белән килә. Менә шатлык Умм Хәбибә өенә дә килә. Беркөнне аның ишегенә шакыйлар. Аның янына Эфиопия патшасының хезмәтчесе Абраха килгән икән. Сәламләгәч, Умм Хәбибә аңа өйгә керергә куша.

Хезмәтче хатын болай ди:

- Аллаһ илчесе синең кулыңны сорый, патша миңа бу хәбәрне әйтеркә кушты. Үзеңнең ышанычлы кешеңне сайла.

* * *

Умм Хәбибә шатланып болай диде: “Аллаһ сине шатлыклы хәбәрне ирештерергә җибәрде! Аллаһ сине изгелек белән җибәрде!”

Ул шатлыгыннан Абраханы бизәнү әйберләре белән бүләкләде. Әгәр бөтен җир байлыклары булса, аларны да бирер иде.

Абрахага ул болай диде:

- Мин ышанычлы кеше итеп Халид ибн Сайдны сайлыйм, чөнки ул минем туган.

* * *

Патша сарае яшеллек белән бизәлгән калкулыкта урнашкан. Сарайның матур итеп бизәлгән бер бүлмәсендә Эфиопиягә килгән атаклы сәхабәләр урнашкан. Менә алар: Җәгъфәр ибн әбү Талиб, Халид ибн Сайд, Габдулла ибн Хузафа. Менә шунда Аллаһ илчесе Умм Хәбибәгә никаһлана.

Бу мәҗлесне Эфиопия патшасы алып барды. Җыелган халыкка ул болай дип сөйләде:

- Кодрәтле Аллаһка гына мактау булсын. Мин Аллаһтан башка буйсынырга яраклы зат юк, ә Мөхәммәд – Аның илчеспе һәм колы дип шәһадәт бирәм. Гайсә аның турында хәбәр әйткән иде. Аллаһ илчесе Умм Хәбибәне үзенә хатынлыкка сорады. Мин риза булдым һәм Умм Хәбибәгә 400 динар бирәм.

Аннары ул динарларны Халидка бирә.

Торып баскач, Халид та сүз башлый:

- Аллаһка мактау булсын, аннан гына ярдәм сорыйбыз, Аның каршында тәүбә итәм. Мөхәммәд – Аның илчеспе һәм колы дип шәһадәт бирәм. Кяферләр яратмасалар да, Аллаһ аңа динне иңдергән. Мин Умм Хәбибәне Пәйгамбәргә кияүгә бирәм. Аллаһ хатыны аша бәрәкәт бирсен. Аллаһ биргән нигъмәт белән Умм Хәбибә бәхетле булсын...

Аннары теге динарларны Умм Хәбибәгә бирә. Аның артыннан иптәшләре дә менә. Ләкин негус әйтә:

- Барыгыз да урыннарыгызда калыгыз, чөнки пәйгамбәрләрнең кануннары буенча мондый мәҗлестә аш та булырга тиеш.

Шуңа күрә, никах ашы дәвам итте.

* * *

Умм Хәбибә сөйли:

«Миңа акчаны алып килгәч, 50 мискаль алтынны миңа яхшы хәбәр китреүчә Абрахага бирдем һәм «Мин сине шул ук көнне бүләкләргә теләгән идем, ләкин миндә акча гына юк иде», - диде.

Ләкин бик тиздән минем янга Абраха үзе килә һәм алтыннарны һәм бизәнү әйбеләрен кире кайтара. Аннары ул болай ди: «Патша миңа синнән бернәрсә дә алмаска кушты, ә бдөтен хатыннарга да сине ислемайлар белән бүләкләргә карар кылды».

Икенче көнне миңа ислемайлы агач китерделәр. Абраха миңа болай ди:

- Минем сиңа бер үтенечем бар.

- Нинди? – дип кызыксындым мин.

- Мин исламны кабул иттем, Мөхәммәд Пәйгамбәргә моны җиткер әле.

Аннары ул минем бирнәмне әзерләде».

* * *

Умм Хәбибә сөйли :

«Мине пәйгамбәр янына алып киттеләр. Аннары мин пәйгамбәргә Абраха хакында сөйләдем һәм сәламен җиткердем.

Пәйгамбәр моңа сөенеп:

- Аңа да Аллаһның рәхмәте булсын, - диде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе