Адәм галәйһиссәламнең балалары күбәеп, алар арасында изге-салихлары һәм хаклыктан ераклашып, Аллаһны онытып иблискә иярүчеләре дә булды. Аллап тәгалә Идрис галәйһиссәламне адашканнарны туры юлга чакырыр өчен, кешеләр арасыннан пәйгамбәр итеп сайлады.
Аллап тәгалә Коръәндә болай диде (мәгънәсе): «Янә Коръәннән Идрис галәйһиссәламне сөйлә, хакыйкатьтә, ул гаять хакны сөйләүче иде һәм пәйгамбәр булды. Вә Без аны югары урынга күтәрдек. Алар шулардыр — кемнәргә Аллап нигъмәт кылды, Адәм балаларыннан булган вә Нух белән коткарылган, шулай ук Ибраһим вә Ис-раиль балаларыннан булган пәйгамбәрләр һәм Без сайлаган вә туры юлга күндергәннәр. Әгәр аларга Коръән аятьләре укылса, сәҗдәгә китәләр вә елыйлар». (Мәръям: 56 — 58)
Аллап аны мактап вә дөреслекне генә сөйләүче кеше итеп һәм пәйгамбәр итеп сыйфатлады.
Идрис Ш Адәм һәм Шис галәйһиссәламнәрдән соң килүче пәйгамбәр иде. Ибен Исхак исемле галим аны иң беренче каләм белән язуны башлаучы һәм ул Адәм галәйһиссәламнең тормышыннан 308 елын күрде, дип әйтеп узды.
Коръәндә: «Без аны югары урынга күтәрдек», — дигәне, ул пәйгамбәребезнең Ш Исра вә Мигъраҗ кичәсендә Идрис Ш белән күкнең дүртенче катында очрашуыдыр. Аңарга без сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәдиең Ш тарихында тукталырбыз.
Тәфсир галимнәре әйтүенчә, аның хакында бик күп хикәяләр бар, әмма аларның дөреслеге билгеле түгел. Шуның өчен дә балалар, без ул хикәяләргә тукталып тормыйбыз һәм Идрис галәйһиссәлам хакындагы кыйссабызны шушында тәмамлыйбыз.
Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай