Яхшы сүз - җан азыгы

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Берәү Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә ышанса, күркәм сүзләр генә

БӘЙЛЕ
2010 Июл 06

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Берәү Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә ышанса, күркәм сүзләр генә сөйләсен, күркәм сүзләр сөйли алмаса, дәшми торсын», - ди. Икенче бер хәдисендә: «һәр яхшы сүз - сәдака», -дип белдерде.

Дин нигезенең беренче өлеше - иман китерү, ышану булса, икенче өлеше - гыйбадәт (Аллаһ кушканнарын үтәү, тыйганнарын-нан тыелу), өченче өлеше - күркәм холык. Аллаһны хакыйкый тану белән тануыбыз безне гыйбадәткә этәрә. Чөнки иманлы кешегә намаз уку, руза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу, хәрамнардан тыелу авыр түгел. Ул боларны үтәүдән чын рухи тәм, ләззәт таба. Аллаһ куш­каннарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу күңелне сафландыра, кальб-не пакьли. Ә инде ихлас, саф күңелдән матур сүзләр генә чыга ала. Күркәм холыкның үлчәве, билгесе - кешеләр арасындагы мөгамәлә. Бүген без бу мәсьәләдә үз-үзебезне ничегрәк тотабыз соң, бер-бе­ребезгә нинди сүзләр әйтәбез? Әйткән сүзләребездә мизанга куе­лачак. Ул көнне инде кирәкмәгән сүз, ялган, гайбәт, начар сүзләр сөйләүгә караганда дәшми торуның никадәр кыйммәтле икәнен аңларбыз. Шуның өчен дә бит халыкта: «Сөйләвең көмеш булса да дәшмәвең алтын», -диләр.

Берәү авылыннан чыгып, су буенда тын гына утыра икән. Бер үтеп баручы моңардан: «Нишләп утырасың?» - дип сора­ган. Әлеге кеше: «Этемне саклап утырам», -ди икән. Сорау би­рүче: «Мин монда бернинди дә эт күрмим бит», -дигәч, су буен­да утыручы телен чыгарып күрсәткән һәм әйткән: «Кешеләр янында булганда кирәкмәгәнне сөйләп, гайбәткә кереп, үземә дә, башкаларга да бик күп зыян сала», - дигән.

Бүген еш кына: «Бик саваплы дога кирәк иде», -дип, саваплы дога яки сүрә эзләп йөрүчеләр шактый. Кулларына берәр яңа ки­тапмы, календарьме эләксә, ашыга-ашыга саваплы дога эзли баш­лыйлар. Остазым Галделхак абый Садыйков (урыны җәнәттә бул­сын): «Савап эшләүне Аллаһ Тәгалә безгә бик җиңел кылган, бер­береңә күркәм сүз әйтүдән да зур савап юк», -ди торган иде. Кыз­ганыч, без бүген озын-озын сүрәләр, догалар укысак та, бер-бере­безнең хәтерен калдыруны бернигә дә күрмибез.

Бер-берсен яратышып, күп чыгымнар тотып туйлар ясап өйләнешкән кешеләр - ир белән хатын бу мәсьәләдә үзләрен ни­чек тота? Югыйсә, ир белән хатын арасында иң күркәм мөгаләмә булырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (30 нчы «Рум» сүрәсе, 20 нче аять) ир белән хатынга өлфәт мәхәббәт, күркәм мөгамәлә белән яшәргә куша. Ә тормышта ничегрәк соң? Җир йөзендә 30 меңнән артык чәчәк бар икән, аларның исемнәре бөтен бер җөмләләрне алыштыра ала, ди. Димәк, ир белән хатын үзара чәчәк исемнәре генә әйтеп тә сөйләшә ала икән, әмма тормышта алай килеп чыкмый. Үзебез дә үзара сөйләшә башласак, тел нишләптер бакча тирәсендә түгел, абзар тирәсендә йөри: «Сарык», «сыер», «хайван», -дигән кебек. Яңарак өйләнгән бер ир мактана икән: «Ми­нем хатын фәрештә», -дип. Аңа каршы озак яшәгәне: «Минеке дә кеше түгел», -дип җавап кайтарган. Өйләнешкәч тә, әлеге мәзәктәге кебек, матур, назлы сүзләр бәлки әйтелер, әмма тормыш узган саен үзара сөйләшкәндә андый сүзләрнең кулланмавы кызганыч.

Аллаһ Раббыбыз: «Әти-әнигә «уф» дип тә әйтмәгез», -дип безне кисәткән. Әти-әнигә карата да матур сүзләрне сирәк кулла­набыз. Без әле чит кешеләр янында үзебезне күпмедер дәрәҗәдә кысада тотарга тырышабыз, авызны «чамалап» ачабыз, әмма гаи­ләдә чама югала, ир хатынына, хатын иренә, каенана килененә, килен каенанасына, улы атасына, атасы улына нинди сүзләр генә әйтми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Сәдаканы баш­та үзеңә, аннан гаиләңә, аннан башкаларга бир», - дигәнен, «Иң элек үзең күркәм сүзләр сөйлә, өй җәмәгатеңә күркәм мөгамәләдә бул, башкалар янында да күркәм сүзләр сөйлә», - дип тә аңларга кирәк. Чөнки һәр яхшы сүз - сәдака.

«Бозыклыкны карамагыз, бозыклыкны тыңламагыз, бозык­лыкны сөйләмәгез», - дигән сүз дә бар бит. Әгәр без аларны эшләсәк, бозыклык куәт алачак һәм таралачак. Бүген наркома­ния, СПИД, фахишәлек, җинаятчелек турында көн-төн сөйләп, язып, телевизордан күрсәтеп торалар, әмма аңа карата бу күре-

нешләр әле кимеми. Массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, үзебез дә бозыклыкны таратучылар хәлендә.

Нәрсә турында күбрәк сөйлибез, берәр кешенең игътибар итеп караганы бармы? Авылда да, шәһәрдә дә бик матур яши торган гаиләләр бар. Үзебездә дә аракысыз туйлар ясап өйләнешеп, биш вакыт намазны калдырмыйча, аракы кулланмыйча, балалар үсте­рүче, хөкүмәт эшендә дә эшләүчеләребез арта бара, әлхәм-дүлилләәһ. Әмма без аларны күрмибез, алар турында сөйләми­без, язмыйбыз. Авылда яки шәһәрдә берәр гаиләдә ызгыш-талаш чыкса, кемдер үтерешсә, аны халык сөйли, бөтен гәзитяза. Килен белән каенана да гел әрләшеп кенә яшәмиләр, бер-берсенә күп кенә игелекләр дә эшлиләр, күркәм сүзләр дә әйтәләр, әмма бу турыда берсе дә урамга чыгып сөйләми. Ходайның бер бирмеш көнендә ниндидер аңлашмаучылык чыкса, берәр ярамаган сүз ычкынса, менә монысын бөтен кеше белә. Нәрсә дип әйткән, ни­чек әйткән, берсе дә калмый, урамда сөйләнә.

Бер кеше җитәкчегә барып нәрсәдер сораса, җитәкче аның үтенечен канәгатьләндерсә, берәү дә бу хакта башкаларга әйтми. Ә инде кире борып чыгарса, ул җитәкченең кем икәнен, ата-анасының кем икәнен, нәрсәне бирмәгәнен урамда очраган бар кешегә дә диярлек җиткерелә.

Сау-сәламәт килеш йокыдан уянсак, сөенеп, әлхәмдүлилләәһ, дип бик сирәк әйтәбез, яки бөтенләй әйтми­без. Әлбәттә инде, беркемгә дә: «Бүген бер җирем дә авырт­мый әле», -дип мактанмыйбыз. Әгәр инде берәр җиребез авыр­тып уянсак, өйдәгеләрдән башлап, кичкә кадәр ничә кеше очра­са, барысына да кай җиребез бимазалый, ничегрәк авырта, түкми-чәчми җиткерәбез.

Күрше малае күчтәнәч итеп нәрсәдер алып керсә, аны без берәүгә дә белдермибез. Әгәр инде шул күрше малае нәрсәне­дер эләктереп, урлап китсә, монысын бар кеше дә белә.

Ир кеше хатынына акча алып кайтып бирсә, аның күпме акча алып кайтканын берәү дә белми. Бу бер хәрби сер шикел­ле. Әгәр дә инде эчеп-туздырып бетерсә, иренең ничә сумлык аракы эчкәнен бөтен авыл белә.

Менә болар барысы да безнең кальбләрнең кара икәнен, дөрес яшәмәвебезне күрсәтә.

Берәүнең акчасын урлаганнар. Малае: «Бу турыда башка­ларга сөйлимме?» -дигәч, әтисе: «Сөйләмә, сөйләү - бәла-ка­заны арттыра гына, җитмәсә, дошманнарны сөендерер», -дигән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Аллаһ гүзәл, гүзәллекне сөя», -ди. Тормышта бит, әлхәмдүлилләәһ, бик күп гүзәл вакыйгалар да булып тора, тирәбездә яхшы кешеләр дә җитәрлек. Әйдәгез, әнә шул матурлыкны күрә, бәяли белик, гүзәл үрнәкләр, гүзәл холыклар, күркәм кешеләр турында күбрәк сөйлик, күбрәк языйк. Җир йөзендә гүзәллекне таратучылардан булырбыз.

Яхшы сүзләрнең дә иң әфзалы, иң күркәме: «Ләәә илләәһә илләллаааһ, Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ». Без һәркайсыбыз бу кәлимәне белергә, мәгънәсенә төшенергә, Аллаһны чын тану белән танырга тиеш булабыз. Кешелек дөньясына: «Ләәә илләәһә илләллаааһ» кәлимәсеннән олуг гыйлем бирелмәгән. Шуны аңлый, шуңа төшенә алган кеше бәхетле була, гыйбадәт­ләрен җиңеллек белән үти, кальбен чистарта һәм инде андый күңелләрдә яман сүзләргә, яман фигыльләргә урын калмый.

Аллаһ Раббыбыз барчабызны да иман белән дөньяга ки­терде, шушы иманнарыбызга тугры калган хәлдә, Аллаһ риза булырлык итеп дөньяда яшәргә, иман белән дөньядан үтеп, Аллаһның мәңгелек сәгадәтенә дә ирешергә насыйп булса иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе