Көнчелек гомерне кыскарта

Гөнаһларның да, бозыклыкларның да төрлесе бар. Бозык¬лыкларның иң олысы - аракы эчү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: аракы эчү -

БӘЙЛЕ
2010 Июл 05

Гөнаһларның да, бозыклыкларның да төрлесе бар. Бозык¬лыкларның иң олысы - аракы эчү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: аракы эчү - бозыклыкларның анасы, дигән. Бөтен бозыклыкның башы шуннан башлана. Гөнаһларның иң олысы бар - ул Аллаһ Тәгаләгә ширек кылу. Бу - Аллаһ Тәгаләдән башка табына торган тагын бер зат бар дип әйтү, йә булмаса, Аллаһ Тәгаләнең барлыгын шик астына алу, йә булмаса, Аллаһ Тәгаләдән башка берәүнең ниндидер эшкә көче җитә, дип уйлау. Гөнаһларның әүвәле бар, гөнаһларның беренчесе бар. Гөнаһларның әүвәле, гөнаһларның беренчесе - башы көнчелектән башлана. Менә шушы көнчелек әдәм балаларының башка гөнаһларының башы булып тора. Гайбәт сөйләү, телне тыймау, начар сүзләр әйтү, утынны ут ашаган шикелле, изге гамәлләрне ашап бетерергә мөмкин. Урынсызга бәндәне рәнҗетсәк, урынсызга кешене үпкәләтсәк, аның гамәл дәфтәренә безнең бер яхшылыгыбыз күчә, йә булмаса, теге

әдәмнең бер яманлыгы безнең гамәл дәфтәренә күчә. Көнчелек тә - нәкъ шушындый яман гадәт. Ул да утынны ут ашаган шикелле, безнең изге гамәлләребезне юкка чыгара. Көнчелек безнең изге гамәлләребезне генә түгел, безнең үзебезне дә юкка чыгара ала. Безнең сәламәтлегебезне ашап бетерә. Китапларда әйтелгән: әдәм баласының гомерен бурычка алу, үлгән ке¬шенең йөзен карау, садәка алу, авыру һәм көнчелек кыскартыр, диелгән.

Көнчелек тә безнең сәламәтлегебезне бетерә, ул -бик яман чир.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: «Минем өммәтемдә дә өч төрле кимчелек бар. Алар әле һаман йолдыз гыйлемнәре белән шөгыльләнәләр, алар төрле шомлануларга, ырымнарга да ышаналар, аларның күңелләрендә көнчелек тә бар», -диде. Әдәм булган кешедә, нәфес булган кешедә көнчелек, әлбәттә, булмый калмый инде. Әмма иманлы кеше үзенең иманы, гыйлеме белән шушы көнчелекне тыеп торырга тиеш. Ул аның киңәеп, әрсезләнеп, авыруга әйләнүенә юл куймаска, тышка да чыгармаска тиеш. Авыруның кечкенә генә билгеләре сизелә башласа, без табибка барабыз, дарулар эчәбез, авыртуны басарга тырышабыз. Көнчелек тә - шундый чир. Бездә нәрсәгәдер шундый борчылу, көнчелек бар икән, тизрәк тәһарәт алырга, намазлар укырга кирәк, алай итеп тә баса алмасаң, ураза тот. һәм Аллаһ Тәгаләдән күңелендәге шушы чирне чыгаруын сорарга кирәк. Чөнки, әйткәнемчә, утынны ут ашаган шикелле, көнчелек безнең гамәлләребезне генә түгел, Аллаһ Тәгалә безгә әманәт итеп биргән сәламәтлегебезне дә бетерүгә сәбәп булып тора. Дөнья яралтылганнан соң, җаннар яралтылганнан соң, Аллаһ Тәгалә әдәм баласын балчыктан яралтты, фәрештәләрне нурдан җеннәрне уттан яралтты. һәм шушы балчыктан яралтыл-ган әдәмне Аллаһ Тәгалә бөтен нәрсәдән өстен куйды.

- «Ләкаде халәконәл-иңсәәнә фии әхсәни тәкүииим». -Без кешене иң яхшы сурәттә барлыкка китердек, - диелә «Әт-Тин» («Инжир агачы») сүрәсендә (95:4). Икенче төрле әйтсәк, мин кешене, әдәм баласын бөтен нәрсәдән өстен итеп яралттым, - ди Аллаһ Раббыбыз.

«Үә сәххара ләкүм мәә фииссәмәәүәәти үә мәә фил әрдый җәмиигәм-минһү, иннә фии зәәликә ләә әйәәтил-ликаүмиййәтәфәккәрууун». - һәм бөтен нәрсәне әдәм баласы өчен, әдәм баласы файдалансын өчен яралттым, -ди. һәм үзе яралткан бар мәхлукатка, бөтен җан ияләренә әдәмгә сәҗдә кылырга кушты. Шушы вакытта бер Иблис кенә сәҗдә кылмады. Әдәм баласыннан көнләште ул. Мин уттан яралтылган килеш, ничек итеп, балчыктан яралтылган әдәм баласына сәҗдә кылыйм, диде. һәм шушының өчен ул Аллаһ Тәгаләнең ләгънәтенә тарды. Иблис ләгыйнь булып калды. Көнчелек Иблисне шушы хәлгә төшерде. Ул исә фәрештәләрдән дә галим, укымышлы иде. Газазил исемле фәрештәләрнең укытучысы иде ул. Һәм менә ул көнчелек аркасында Иблис ләгыйньгә әйләнде. Үзен Аллаһ Тәгаләдән өстен куйды. Бу -дөньяда эшләнгән беренче гөнаһ булды. Һәм бу гөнаһ - көнчелек нәтиҗәсендә.

Икенче гөнаһ җирдә эшләнелде. Ул да көнчелек нәтиҗәсендә булды. Кабил белән Һабил - икесе, Аллаһ ризалыгы өчен, дип, корбан чалдылар да, Һабилнең корбанын Аллаһ Тәгалә кабул итте, Кабилнекен кабул итмәде. Кабилнең корбаны начар сыйфатлы иде. Һабил әйтте Кабилгә: күңелендә бозыклык булган, йә булмаса, үзендә хәрам булган кешенең догасын, корбанын Аллаһ Тәгалә кабул итми, диде.

Кабил бу хакта: минем күңелемдә бозыклык бардыр, мин хәрамга да катышамдыр, шуныннан тыелырга кирәк, пакьлә-нергә кирәк, дип уйланырга тиеш иде. Әмма ул, Һабилнең кабул ителгән корбаныннан көнләшеп, Һабилне үтерде. Көнләште. Җир йөзендә булган беренче гөнаһ та менә шулай көнчелек нәтиҗәсендә булды. Без, әдәм балалары, иманлы кешеләр, үзебез-не-үзебез шушы көнчелек, хөсетлек дигән чир белән бимазаламаска тиеш, без аны тыеп торырга тиеш. Басуны чүп үләне басса, аны утап торалар. Әдәм баласы да үзен көнчелектән арындырырга тиеш. Без шундый зәгыйфь булганыбызга күрә, төрле көнчелекләргә, хөсетлекләргә бик тиз бирешкәнебезне күреп, Аллаһ Тәгалә биш тапкыр тәһарәт алып, намаз укуны фарыз кылды.

Кеше биш тапкыр намазын укымаса, күңелен кирәкмәгән уйларга юнәлтеп, көнчелеккә бирелеп, үзен-үзе бетерергә мөмкин. Әмма аның намазы да риядан түгел, ихластан, чын күңелдән булырга тиеш. Шул чакта гына ул көнчелектән шифа булыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бер хәдисе бар: «Мөселман кеше үзенә теләгәнне башкаларга теләми торып, ул мөселман булмас». Шуңа күрә болай дога кылабыз. Нәрсә дип?

- «Раббәнәгьфир лии үәли үәәли дәййә үә лилмүэми-ниинә йәүмә йәкуумүл-хисәәәбе. - Раббыбыз! Мине һәм минем ата-анамны һәм иман китергән кешеләрне хисап булачак көндә ярлыкка! (14 нче «Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять). «Йа, Раббым, үземне ярлыка, йа, Раббым, әти-әниемне ярлыка, йа, Раббым, остазларымны ярлыка, йа, Раббым, бөтен мөселманнарны ярлыка», - дип. Үзебезгә сораганны башкаларга да сорыйбыз. Безнең иманның бит яртысы - сабырлык, яртысы -шөкранә. Иманнарыбызның зәгыйфь булуы канәгатьсезлеккә китерә, бездә хөсетлекне уята. Без кешедән күпсенәбез, үзебезнекен әзсенәбез. Аллаһ Тәгалә әйтте: кем гамәлне әзрәк кылса, шайтан аның күңеленә вәсвәсә салыр, байлыгы таулар хәтле булса да, аның күңеленә аз булып күренер. Ризыгы таулар хәтле булса да, бетәр күк тоелыр һәм ул канәгатьләнү тапмас. Күңелнең чире - хөсетлектер, көнчелектер,-диде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: ялкау кешенең дусты булмас, ялганчы кешегә ышанучы булмас, көнче кешенең күңеле тыныч булмас, дигән.

Аллаһ Тәгалә бер кешегә дәүләт бирә икән, без аннан көнләшәбез икән, димәк, без Аллаһ Тәгаләнең бу кешегә бирүеннән көнләшәбез булып чыга. Бер сәхабәдән сораганнар: син кешеләрдән көнләшәсеңме?-дип. Нишләп мин кешеләрдән көнләшим? Берәүнең байлыгы күп, ул рәхәт яши, - дип көнләшер идем, бәлки аның тәкъдире җәһәннәмдер, - дигән. - Әллә бу байлык аны җәһәннәмгә алып баручы, тәмугка алып керүче байлыктыр. Шушы кешегә тәкъдирләнгән тәмуг өчен мин аннан көнләшимме? - дигән. Йә булмаса, берәүнең гамәлләре аны җәннәткә алып бара торган булса, Аллаһ Тәгаләнең бу кешегә биргән нигъмәтеннән күпсенимме?-дигән.

Берәүдән күпсенсәң, Аллаһ Тәгалә үзеңнекен юк итәр. Бу кешегә гамәлләр өчен җәннәт насыйп булган икән, без аны күпсенәбез икән, димәк, безнең үзебезгә насыйп булырдай җәннәтне югалтуыбыз бар, Аллаһ сакласын.

Бу - сынау дөньясы. Аллаһ Тәгалә дәрәҗәне дә, байлыкны да безгә сынау өчен бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мондый хәдисе бар: дөньяда сез - һәркайсыгыз көтүчедер, һәркем үзенең көтүе өчен җавап бирер, ди. Кеше нихәтле зуррак дәрәҗәгә ирешкән саен, нихәтле зуррак дәрәҗәле урынны биләгән саен, Аллаһ Тәгалә каршында җавап бирәсе дә күбәя бара. Ул тәмугка да тизрәк керергә мөмкин. Бу - бик куркыныч сынау. Берәүгә шундый сынау куелган икән, берәүне Аллаһ Тәгалә шулай сыный икән, йә булмаса, Аллаһ Тәгалә берәүне байлык белән сыный икән, моңардан иманлы әдәм һич көнләшмәскә тиеш.

һәм инде дога кылып, йа, Раббым, нинди яхшылыклары өчен шушы бәндәңә нигъмәтләр бирдең, йа, Раббым, миңа да изге гамәлләр кылып, шушындый дәрәҗәләргә, нигъмәтләргә ирешергә насыйп кыл, дип Аллаһ Тәгаләдән сорарга кирәк. Менә шулай итеп сораса, бу көнләшү булмый. Изге гамәлләр кылуда кешенең көнләшүе дөрес булып санала. Әйтик берәү күп-күп итеп намазлар укыса, иртә кич Коръән укыса зекердә утырса, икенче кеше, мин нишләп бу кешедән калышам әле, бу әдәм җомга намазына йөри бит, мин дә аңардан калышмыйча, җомгага йөрим әле, ул биш вакыт намаз укый бит, мин дә укыйм әле, бу кеше ураза тота бит, мин дә аңардан киммени, мин дә ураза тотыйм әле, дип көнләшсә - дөрес көнләшү. Мондый көнләшү һич гөнаһ түгел, һәм инде бер кеше малыннан садәка бирсә, ул кеше бирә, нишләп мин бирмим әле, дип, гошерләрен, зәкятләрен бирсә, бу көнләшү дә - дөрес көнләшү булып тора. Хөсетлек булмый бу. Моның өчен гөнаһ юк. Без күңелебездән көнләшеп, бер кешегә начарлык теләп йөрсәк, йә Тулмаса, аның байлыгы бетүен теләсәк, йә булмаса, аның сәламәтлегеннән көнләшсәк, бу Аллаһ Тәгаләгә билгеле була. Яманлыкны язып баручы фәрештә безнең кылган начар гамәлләребезне генә түгел, ә уйлаган яман фикерләребезне дә дәфтәренә теркәп бара. Шул гамәлләребез өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Шуңа Коръәндә Аллаһ Тәгалә әйтә:

- «Үә иң түбедүү мәә фиии әңфүсикүм әү түхфүүһү йүхәәсибекүм биһи лләәәһ». - Әгәр сез күңелегездәген ачыкласагыз яки яшерсәгез, моның өчен Аллаһ сездән хисап алыр. (2 нче «Әл-Бәкара» сүрәсе, 284 нче аять). Күңелегездәге начар уйларыгыз өчен, әлбәттә, җавап тотасы булыр.

Шушы аять иңгәч, сәхабәләр, күңелгә ниләр генә килми,барысы өчен дә җавап бирәсебез бар икән, дип, бик курыкканнар. Шуннан соң Аллаһ Тәгаләдән тагын бер аять иңгән.

«Ләә йүкәллифү-ллааһү нәфсән илләә үүсгәһә, ләһәә мәә кәсәбәт үә гәләйһәә мәкгәсәбәт». - Мөмкин булмаган башка һичбер нәрсәне Аллаһ җанга йөкләми. Нәрсә казанган булса - аңа һәм аңа каршы да - үзе казанганы. (2:286). Кеше күңеленә килгән бозыклыкны тыеп торса, аны тышка чыгармаса, начар уе өчен тәүбәгә килсә, әлбәттә, аның өчен җавап тотмас, ди Аллаһ Тәгалә.

Безнең күңелебезгә бер начар ният килергә мөмкин, әмма аны тормышка ашырырга җай чыкмый, мөмкинлек булмый. Менә бу очракта инде без шул эшне эшләгән шикелле үк гөнаһлы булабыз.

Без аны кылмадык та, күңелебездә генә калды, әмма Аллаһ Тәгалә алдында гөнаһка баттык, чөнки бу бит иманның зәгыйфьлеге билгесе. Тәүбәгә килим әле, мин бу эшне эшләмим әле, дип кире уйласак, әлбәттә, бу уебыз өчен безгә гөнаһ булмый.

Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә барчабызның да күңелләренә сабырлыклар биреп, Аллаһ Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйган-нарыннан тыелып яшәргә насыйп итсә иде. Телебезне тыя алмау, гайбәт, көнчелек шикелле, иманлы кешеләргә хас булмаган, иманлы кешеләрнең иманын зәгыйфьләндерә торган гамәлләрне эшләмәскә Аллаһ Тәгалә безгә сабырлыклар бирсә иде. Барчабыз да хәрамнардан тыелып, Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп яшәсәк иде.

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе