Пенза ахунлыгы: таркалудан ныклы берләшүгә

Дөньядагы иң зур, сигез мәчетле татар авылы Әләзән урнашкан, дин галиме Муса Бигине, татар әдәбияты классиклары Закир Бигиев, Гадел Кутуй, Кәрим Тинчурин, Шамил Усмановны биргән, дистәгә якын мөфти тәрбияләгән Пенза өлкәсендә дини тормыш хәзер дә кайнап тора. Имамнар тәкъдиме һәм Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин фатыйхасы белән Пенза өлкәсендә ахунлык оештырылды. Пенза Ахуны булып Бистән авылы имам-хатыйбы Ислам Давыдов сайланды.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 20
Дөньядагы иң зур, сигез мәчетле татар авылы Әләзән урнашкан, дин галиме Муса Бигине, татар әдәбияты классиклары Закир Бигиев, Гадел Кутуй, Кәрим Тинчурин, Шамил Усмановны биргән, дистәгә якын мөфти тәрбияләгән Пенза өлкәсендә дини тормыш хәзер дә кайнап тора. Имамнар тәкъдиме һәм Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин фатыйхасы белән Пенза өлкәсендә ахунлык оештырылды. Пенза Ахуны булып Бистән авылы имам-хатыйбы Ислам Давыдов сайланды.

Бер төбәктә күрелмәгән вакыйга – 5 мөфтият?

Пенза ягы бик данлыклы булса да, төбәктә дини яктан бердәмлек ныклы түгел. Бүгенге көндә Пензада бер төбәктә дә күзәтелмәгән хәл – 5 мөфтият бар. Шуларның икесе рәсми теркәлгән, калган өчесе дәүләттә регистрация узарга җыена. Әле 2012 елга кадәр Пензада ике генә мөфтият бар иде: Үзәк Диния нәзарәтенә караган Пенза төбәк мөфтияте (мөфти Әделша Юнкин) һәм Мөфтиләр Шурасына кергән Бердәм Диния нәзарәте (Аббәс хәзрәт Бибарсов). Ләкин Аббәс хәзрәт Бибарсов мөфтилектән киткәндә Диния нәзарәте икегә аерылды. Хәзер Ислам Дашкин да, Рәүф Зәбиров та үзләрен Бердәм Диния нәзарәте мөфтиләре дип саный. Дәүләт исә берсен дә танымый, шуңа рәсми теркәлү узуга аяк чалып тора. Менә шулай итеп бер мөфтияттән ике мөфтият туды.

Үзәк Диния нәзарәтенә караган Пенза төбәк мөфтиятендә нинди тарткалаш булды соң? Биредә Әделша Юнкин вазыйфасыннан китмәде, ләкин улы Кузнецк шәһәре имам-хатыйбы Әбүбәкер Юнкинны имамнарның фикерен сорамыйча гына, 2011 елның мартында мөфтият рәисе итеп билгеләп кую таркалуга сәбәп булды. Әделша Юнкин җитәкләгән нәзарәтнең 13 имамы (мөфтияткә барлыгы 28 мәчет карый) моңа ризасызлык белдереп, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдингә кадәр барып җитте. Ләкин Әбүбәкер Юнкин рәис булып кала бирде. Шул сәбәпле 13 имам үзләре бер төркем булып оешты. Нәтиҗәдә, Пензада Үзәк Диния нәзарәтенә караган ахунлык төзелде. Менә булды дүрт мөфтият! Әле боларга өстәп, Пенза өлкәсендә бер мәхәлләсе дә булмаган Ставраполье мөфтияте булдырылды. Монысы инде бөтенләй логикага берничек тә сыймый. Шулай итеп барысы бергә килеп чыкты биш мөфтият!

Монархия мөфтиятне таркатты

Мәкаләдә сүзебез Әделша Юнкин җитәкчелегендә 1993 елда төзелгән төбәк мөфтияте (русчасы РДУМ) турында барачак. Әделша Юнкин – Үзәк Диния нәзарәтенең иң дәрәҗәле, өлкән, аксакал, 30 ел буена дингә һәм милләткә хезмәт иткән дин әһеле. Аның Пенза халкы өчен эшләгән эшләре мактауга, үзе зур хөрмәткә лаек. Әмма дә ләкин 2011 елның мартында имамнар белән киңәшмичә, сайлаусыз-нисез генә улы Әбүбәкер Юнкинны нәзарәт рәисе итеп куюы Әделша Юнкинның дәрәҗәсенә каты китереп сукты һәм мөфтиятнең таркала башлавына китерде. Апрель аенда ук Пенза мөфтиятенең президиум членнары, имам-мөхтәсибләр бу факт белән килешмичә, Баш мөфти Таҗетдингә хат яза. Алар мөфтияттә карарларның имамнар белән сөйләшми генә Әбүбәкер Юнкин тарафыннан кабул ителүен әйтә, аны рәислектән алуны сорый. Хатның нәтиҗәсе була – Баш мөфти яшь Юнкинның рәис булуын раслый торган указ бирми.

Шуннан соң 13 имам Тәлгат Таҗетдин янына Уфага да баралар. Татар милләтенең дини лидеры Баш мөфти, шәйхелислам Таҗетдин проблеманы мөфти Әделша Юнкин белән утырып, киңәшеп, ыгы-зыгыны читкә чыгармыйча чишәргә киңәш бирә. Күреп торабыз: Баш мөфти пензаларга бик акыллы киңәш биргән. Ләкин Әделша Юнкин җыелыш җыюдан баш тарта. Әле моның өстенә мөфти Юнкин исеменнән Бистән имамы Ислам Давыдов өстеннән Уфага хат язып җибәрәләр. Анда Давыдовның татар конгрессы белән эшчәнлек алып баруы тәнкыйтьләнә. Шуннан соң мөфтияттә чынлап торып ике фронтка аерылу башлана. Шулай да мөфтияттән аерылган 13 мәчет имамы Әделша Юнкинны бик хөрмәт итә, аның хезмәтләрен таный. Имамнар әйтүенчә, Әделша хәзрәт җыелыш җыеп, яңа мөфти сайлауга да риза, бердәмлекне саклау уе белән яна, ләкин аның тирәсендәгеләр аңа бу адымнарны ясарга ирек бирми. Әбүбәкер Юнкин исә 13 имамны фетнә чыгаруда гаепли. 13 имам исә фетнәнең, таркалуның төп сәбәбчесе итеп Әбүбәкер хәзрәтне атый. Чөнки дин буенча рәис сайланып куелырга тиеш.

Әделша Юнкинны имамлыктан алу тарихы


Мөфти Әделша Юнкин Әләзән авылында 30 ел имам-хатыйб булып эшләде. Ләкин соңгы елда әлеге мәчеттә аңа каршы хәрәкәт башланды. Июнь аенда Юнкинны Үзәк Диния нәзарәте мөфтиләре катнашында яңадан имам итеп сайладылар. Әмма бер төркем халык июль аенда имам итеп Али Якуповны сайларга була. һәм иң хикмәте шунда ки: Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин хаык фикерен исәпкә алып, Якуповны имам итеп раслады,чалма кидертте. Хәзер Әделша Юнкин мөфти генә булып калды. Моның өстенә Баш мөфти Әләзәндәге мәчетне турыдан-туры Үзәк нәзарәткә буйсынуы турында карар чыгарды. Ягъни мәчет Пенза мөфтиятенә баглы булмый, ә турыдан-туры Уфага карый башлый. Юнкин тарафдарлары моңа каршы торып караса да, хәзер мәчеттә эшләр тулысынча Якупов кулына күчкән, халык тынычланган.

Пензаны ахунлык берләштерә алырмы?


Әләзән мәчетенең турыдан-туры Үзәк Дини идарәгә буйсына башлагач, Әделша Юнкин җитәкләгән мөфтияттән читләшкән 13 имам да Тәлгат Таҗетдингә хат яза. Алар Үзәк Диния нәзарәтенең татарның тарихи мөфтияте икәнен истә тотып, Тәлгат Таҗетдинне Русия мөселманнарының, шул исәптән Пенза татарларының, дини лидеры итеп танып, 13 мәчетне турыдан-туры Уфага буйсындыруын сорый. Шуннан соң имамнар быелның 12нче сентябрендә җыелыш җыеп, Ислам Давыдовны ахун итеп сайлый. Бу сайлау карарын Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин раслап, Давыдовка таныклык тапшыра. Пенза ахунлыгына Әләзән имамы Али Якупов та керә. Имамнар ахунлык булып оешсалар да, Пенза төбәк мөфтиятен саклау максатыннан, корылтай җыеп, яңа мөфти сайлау фикерен әйтә. Әлеге изге фикер гамәлгә ашырылса, Пенза татар-мөселманнары ныклап берләшә, башка регионнарга үрнәк була алыр иде. Шуңа имамнар мөфти Әделша Юнкинны корылтай уздырып, яңа мөфти сайлауда катнашырга чакыра. Бу очракта Әделша хәзрәт Юникн почетлы мөфти статусын алып, ак сакаллы карт булып калыр иде.

Тимур Сафармәтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе