Чаллы мәхкәмәсендә Мисбах Сәхәбетдинов эшен карау башланды

Узган ел Чаллыда табиб Андрей Железновны кул таягыннан ясалган коралдан атып үтерүдә гаепләнүче 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновка карата 10 мартта мәхкәмә утырышы булып узды.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 11

Узган ел Чаллыда табиб Андрей Железновны кул таягыннан ясалган коралдан атып үтерүдә гаепләнүче 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновка карата 10 мартта мәхкәмә утырышы булып узды. Киләсе утырыш 5 апрельгә билгеләнде.

Мәхкәмә утырышы башланыр-башланмас борын ук аның канунилыгы хакындагы мәсьәлә килеп басты. Хөкемдар утырыш залына килеп керү белән шундый сорау юллады: гаепләнүчегә мәхкәмә утырышлары башланачагы хакында кайчан җиткерелгән һәм ул әлеге карарга кайчан имза куйган? Мисбах Сәхәбетдиновның үзеннән дә бик тәсфилләп әлеге карарга имза куюы белән кызыксындылар. Мисбах бабай олы яшьтә булу һәм дә колагы начар ишетү сәбәпле, ни белән кызыксынуларын тиз генә төшенә алмады, сорауга да тәгаен җавап алынмады.

Аннан инде гаепләүче як, прокуратура хезмәткәре ашыгып-ашыгып каядыр шалтыратты, белеште. Нәтиҗәдә, хөкемдар “канун буенча мәхкәмә башланачагы хакында гаепләнүчегә биш тәүлек алдан белдерелергә тиеш. Аңа бу хакта 5 мартта белдерелгән. Әле биш тәүлек узмаган. 10 мартта мәхкәмә утырышын башлау кануни булмаячак. Мәхкәмә утырышын башлап, нинди дә булса карар чыгарсак та, дөрес булмаячак. Аны теләсә кайчан кире кага алачаклар. Шунлыктан нинди дә булса карар кабул итү өчен без киңәшмә бүлмәсенә керергә тиешлебез”, дип белдерде.

​Хөкемдар киңәшмә бүлмәсеннән чыккач гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдинов мондый үтенечен җиткерде: "Мин җәмгыять өчен куркыныч кеше түгел. Инде бакчаларда да язгы эшләр башланырга тора. Шунлыктан, тикшерүләр, мәхкәмә эшләре барышында мине иреккә чыгарсагыз иде”. Бабайның яклаучысы Гөлшат Шакирова да әлеге сорауны яклап чыкты. “Мисбах бабай төрмәдә дә биш вакыт намазын калдырмый. Яше дә өлкән. 14 мартта 85 яшь тула. Чистай төрмәсеннән Чаллы мәхкәмәләренә ара ерак, ул аларны авыр кичерә. Төрмәдән азат итү гозерен мин дә хуплыйм”, диде. Әлеге гозерләргә колак салучы булмады. Казый әфәнде Мисбах Сәхәбетдиновның сак астында тотылуын тагын дүрт айга озайту турында карарын җиткерде, алдагы мәхкәмә утырышының 5 апрельгә билгеләнүен әйтте. Мәрхүм Андрей Железновның хатыны һәм кызы бу карардан риза булуларын әйтте. Утырыш шуның белән тәмам булды.

​Кайбер нечкәлекләргә дә тукталыйк. Мисбах Сәхәбетдиновны һәм тагын берничә тоткынны мәхкәмә бинасына ГАЗ автобусында алып килделәр. Аларны шушы транспортта Чистай төрмәсеннән үк алып килгәннәрме, Чаллыда күчереп утыртканнармы, ачыклау мөмкин булмады. Мәхкәмә бинасы тугыз катлы. Лифт дигәннәре берәү генә, дүрт кешене генә күтәрә. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, көтеп торулары үзе бер газап. Ике полиция хезмәткәре Мисбах бабайны богавыннан тотып шушы лифт ишеге төбендә байтак басып тордылар да, күтәрткеч җайланмасы килмәгәч, 85 яшьлек гаепләнүче картны җиденче катка әйдәкләп алып менеп киттеләр. Чөнки мәхкәмә шул каттагы бүлмәдә билгеләнгән иде.

​Утырыш барышында казый гаепләнүчедән ни өчен урысча белмәве хакында да ныклап кызыксынды. Мисбах Сәхәбетдинов бу очракта кемнәрдер көткәнчә: “Мин урыс телен яратмыйм”, димәде. “Шулай килеп чыкты, тирә-ягымда гел яхшы кешеләр, татарчаны белүчеләр, хөрмәт итүчеләр булды”, диде.

Мәхкәмәдән соң урамда Мисбах бабйның туганнары белән сөйләшеп алдык. Аның икетуган оныгы Салават Галләмов әлеге үтерү турында мондый фикер йөртә:

​“Моннан биш ел элек авылда утын кискәндә Мисбах бабай электр пычкысына баш бармагын эләктерә. Дәвалану өчен Чаллыга, табиб Андрей Железновка бара. Бүлмәгә кергән бабайның беренче эш итеп җәрәхәтле бармагын карарга тиешле табиб аңа тупас рәвештә түбәтәен салырга боера. Менә шул күренешкә игътибар итәргә кирәк. Нәкъ менә тупас рәвештә боера. Кайбер рәсми хезмәтләр дә, кайбер аерым кешеләр дә үтерүне түбәтәй белән генә бәйләп, милли җирлектәге җинаятькә бәйләмәкче була. Эш түбәтәйдә булмый, эш - табиб Андрей Железновның тупас кылануы белән бәйле. Мисбах бабай табибның шушы кыланышлары белән риза булмый, җәрәхәтле кешегә ярдәм күрсәтүне таләп итә. Нәтиҗәдә, табиб шифаханә сакчыларын чакырта. Ике сакчы аны өстерәп-тарткалап урамга чыгарып ташлый. Бабай шушы башбаштаклыкны кичерә алмый. Биш ел буе йөрәгендә йөртә һәм инде түзә алмагачтыр, шушы җинаятькә бара”.

Салават Галләмовның бу сүзләре никадәр дөреслеккә туры килә? Аны ачыклау өчен яклаучы Гөлшат Шакировага мөрәҗәгать иттек. “Әйе, тикшерү барышында гаепләнүче Мисбах Сәхабетдинов шушы хакта беркадәр мәгълүматлар, күрсәтмәләр бирә. Әле тикшерү бара. Шуңа барысын да бәян итү мөмкин түгел”, диде яклаучы. Әңгәмәдәшләребез әйтүенчә, Мисбах бабайны урамга чыгарып ташлаучы шифаханә сакчыларын ачыклый алмаганнар яки теләмәгәннәрме, диләр.

​Яклаучы сүзләренә караганда Мисбах Сәхәбетдиновка Русия җинаятьләр кодексының дүрт маддәсе буенча гаепләү белдерелә:

30нчы маддә 3нче бүлек – җинаятькә әзерләнү
105нче маддә 1нче бүлек – үтерү
222 маддә – канунсыз корал алу, саклау, йөртү
223нче маддә – канунсыз рәвештә корал ясау.

Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе